Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Яратырга телим

Яратырга телим

Бу дөньяда, бу гөнаһлы жирдәЙә, әйтегез, кем мин?Әйдә, мине яратмасын беркем —Яратырга телим.Кочагыңны аччы, и сылукай,Бер юаныйм, эрим.Син дә әллә яратмыйсың?! —Ә минЯратырга телим.Синең өчен, бәлки,...

Бу дөньяда, бу гөнаһлы жирдә
Йә, әйтегез, кем мин?
Әйдә, мине яратмасын беркем —
Яратырга телим.
Кочагыңны аччы, и сылукай,
Бер юаныйм, эрим.
Син дә әллә яратмыйсың?! —
Ә мин
Яратырга телим.
Синең өчен, бәлки, чыклы иртә,
Бәлки, шыксыз төн мин.
Күкләреңдә тик йолдызлар янсын -
Яратырга телим.
Бу дөньяда, бу гөнаһлы жирдә
Ник яшәлгән — белмим.
Яратырга телим.
Газинур Морат
Фото: pixabay
#Газинур Морат #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи