Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Үткәннәргә салават!

Үткәннәргә салават!

Үткәннәремә үпкәм юк,Михнәттән күп рәхәте,Дусларым күп дошманымнан,Каргышлардан — рәхмәте.Нужа килсә, уза торды,Утырмады сагалап. —Бар нужaмны гафу итәм.Үткәннәргә салават!Әгәр секунд яра салса,Еллар...

Үткәннәремә үпкәм юк,
Михнәттән күп рәхәте,
Дусларым күп дошманымнан,
Каргышлардан — рәхмәте.
Нужа килсә, уза торды,
Утырмады сагалап. —
Бар нужaмны гафу итәм.
Үткәннәргә салават!
Әгәр секунд яра салса,
Еллар китте дәвалап.
Яраларны мин оныттым. —
Үткәннәргә салават!
Бер языкка дучар булсам,
Янә кылдым йөз савап.
Языкларны ярлыкагыз! —
Үткәннәргә салават...
...Телдән язгач, кул болгармын,
Аңларсыз, дим, чамалап:
«Үткәннәргә» китәбез без.
Калганнарга салават!
Киләчәккә - сәлам әйт!
Мостай Кәрим
Фото: pixabay
#Мостай Кәрим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи