– Кадерле балалар, әгәр Габдулла Тукай исән булса һәм без аның янына очрашуга барсак, сөекле шагыйребезгә нәрсә бүләк итеп бирер идегез?

Тәнзилә дүртенче сыйныф укучыларына шундый сорау бирде. Сыйныф бермәлгә тын калды.
Тынлыкны бөтен битенә сипкел сибелгән Гомәр бүлде. Һәрвакыт бинтка чорналган уң кулын тагы да өскәрәк күтәрергә тырышып, ул урыныннан кычкырды:
– Тукай абыйга нәрсә белән барабыз соң? Автобуска утырыпмы?
Тәнзилә авызын ачарга да өлгермәде, укучылар, бигрәк тә – малайлар, шау-гөр килергә тотынды:
– Вертолет белән! Безнең авылдан – туп-туры Казанга!
– «Кадиллак» белән!..
– «Кабриолет», диген!
– «Лексус», юк, «Лимузин»! «Лимузин»га безнең бөтен сыйныф сыя!
– Балалар, тынычланыгыз әле…
– «Лада Ларгус»! Минем әти шундый машинада йөри...
– «Ларгус»ка Илсур сыймый! Ул бит шкаф хәтле!
– Иң шәбе – «Хаммер»! Ул начар юлдан да очып кына йөри! Супер!
– Балалар, кояшларым минем!..
Кулларын һавада буташтыра-буташтыра, укучыларын тынычландырырга теләгән Тәнзиләнең тавышы, ниһаять, укучыларга барып иреште – тынычлана төштеләр.
– Балалар! Гомәр, селкемә кулыңны, бинтың сүтелә бит... Ә син, Илнур, басып торма, утыр... Зөбәрҗәт, Гайшә! Зинһар, интектермәгез Каюмны... Уянды инде ул!.. Балалар, дим! Бер минутлык тынлык! Без... беркая да бармыйбыз! Без шушында – сыйныфта гына утырабыз. Мин бит хыялга бирелеп кенә әйттем... Әгәр Тукай исән булса, дидем... Без аның янына очрашуга барсак, сөекле шагыйребезгә нәрсә бүләк итеп бирер идегез, дидем... Мәгез, һәммәгезгә дә бер бит кәгазь... Теләкләрегезне, бүләкләрегезнең исемен шуңа язасыз... Ун минуттан җавапларыгызны җыеп алам!..
Сыйныф тынып калды. Мыш-мыш килгән, ара-тирә борын тарткан яисә төчкергәләп алган тавышлар гына ишетелде. Бераздан укучыларның куллары берәм-берәм күтәрелә башлады:
– Мин беттем!
– Дөрес әйтмисең! «Мин беттем» түгел, «мин бетердем», – дип әйтергә кирәк...
– Габдулла абый минем бүләккә сөенәчәк инде...
– Тукай абый, диген! Габдулла – ул минем әтинең исеме дә... Ә минем әти үзе сатып алган әйбергә генә сөенә…
– Апа! Асия: «Кояш бүләк итәм!» – дип язган... Дөрес түгел бит инде, әйеме?! Кояшны бүләк итеп булмый! Ул – күктә! Шулай бит, Тәнзилә апа?!
– Балалар, чү! Әмир, аңладым, утыр! Балалар, без кояшны да, айны да, урманны да, күлне дә, кошларны да, җәнлекләрне дә бүләк итә алабыз...
– Бүрене дәме? – дип, чын күңелдән гаҗәпсенеп, сорап куйды Даут. – Бүре бит ул – сарыкларның дошманы!
– Даут, күп сөйләшмә...
Тәнзиләнең сүзләре сыйныфка ишетелмәс булды, укучылар дәррәү шаулаша башлады:
– Мин айфон бүләк итәчәкмен!
– Синең акчаң юк бит!
– Үскәч бай булам мин!
– Ә мин... түбәтәй бүләк итәм!
– Тукайның түбәтәе бар бит инде… Әнә, рәсемгә кара!
– Ә мин Җир шарын бүләк итәм!..
– Балалар! Бигрәк юмарт инде сез! – Тәнзилә дивардагы Тукай портретына карап алды. – Менә нинди әйбәт балалар укый бездә, Тукай абый!
Тәнзилә Гөлбану янына килеп басты да аның яулыклы башыннан сыйпап алды:
– Гөлбану, язуың әзерме? Нишләптер, тирән уйга баткансың әле...
– Тәнзилә апа... Кичә... Сөйлимме?
– Сөйлә, Гөлбану... Без тыңлыйбыз!
– Кичә минем дүрт яшьлек энем Сөләйман бакчадан бик күңелсезләнеп кайтты. Тәрбияче апа Габдулла Тукай турында сөйләгән икән. Сөләйман әни янына килде дә: «Әни», – дип, аның күлмәк җиңеннән тартты. «Нәрсә булды, улым?» – диде әни аңа. «Әни-и... Габдулла Тукай үлгән!» – дип, Сөләйман елый башлады. Әни дә, мин дә көлмәкче идек, Сөләйманны шундый кыяфәттә күреп, туктап калдык. Энемә карап, минем дә күзләремә яшь килде…
Тәнзилә янә Гөлбануның башыннан сыйпады. Укытучының үзенең дә күзләре дымланган иде.
Бераздан Тәнзилә, исемнәрен әйтмичә генә, укучылар язганны үзләренә ирештерә башлады:
– Менә берегез болай дип язган: «Мин Тукай абыйга иң яраткан уенчыкларымны бүләк итәр идем!» – дигән. Афәрин!
Кемдер хихылдап алды. Ләкин үзенә бүтәннәрнең кырын караганын күреп, көлүеннән туктарга мәҗбүр булды.
Тәнзилә, аңа шелтәле карашын ташлап алды да, укуын дәвам итте:
– Менә тагын берегез: «Матур китап бирер идем, чөнки Тукай абый китаплар яраткан. Аның китап турында шигыре дә бар!» – дип язган. Әйе, Тукай абыйның андый шигыре бар. Узган дәрестә укыган идек без аны. Шул шигырьне исегезгә төшерим әле:
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шунда гына дәртләремә дәрман табам...
– Безнең өйдә миллион китап бар! – диде шулчак Илсур. – Тик...
Ул туктап калды. Әле Тәнзилә апасына, әле сыйныфташларына карап алды да, көрсенеп:
– Тик... Әтинең дә, әнинең дә китап укырга вакытлары гына юк... Эшлиләр дә эшлиләр, эшлиләр дә эшлиләр…
– Үзең укыйсыңмы соң? – дип сорады аннан мөгаллимә апасы.
– Үземнең дә вакыт юк шул. Бала карыйм. Энекәшне. Әти-әниләр эштә бит!
– Әти-әниең эштән кайткач, рәхәтләнеп укый аласың бит, Илсур! – диде аңа Тәнзилә апасы. – Шулай бит?!
Илсурның йөзендә кояш нурлары уйнап алгандай булды. Ул, тагын да балкып:
– Алайса бүген берәр китап укып карыйм әле, – диде һәм, өстәп дигәндәй, әйтеп куйды. – Габдулла Тукайныкын!
Тәнзилә, Илсурга елмаюлы карашын ташлап алды да, алдында җәелеп яткан кәгазьләрдәге язуларны укуын дәвам иттерде:
– Менә берегез: «Тукай абый каурый каләм белән язган. Ә мин аңа алтын авторучка бүләк итәм», – дигән, икенчегез болай дип язган: «Мин Тукай абыйга җыр бүләк итәр идем. Җырчы абыйлар, апалар шулай итә: «Сиңа җыр бүләк итәр идем», – дип җырлыйлар...»
Шулвакыт Әмир кулын күтәрде дә:
– Алар бит ул җырны бүләк итми, бүләк итәр идем генә, дип җырлыйлар, – диде.
Кинәт Зөбәрҗәт урыныннан сикереп торды:
– Ә мин үскәч, барыбер җырчы булачакмын һәм Тукай абыйга җыр бүләк итәчәкмен!
Бер кәгазьгә карап, Тәнзилә беравык тын калып торды.
– Кадерле балалар! – диде ул бераздан. – Менә бу укучының язганына игътибар итик әле: «Мин Тукай абыйга өй бүләк итәр идем. Үзебезнең ишегалдына әти белән зур йорт салып бирер идек...» Бу юлларны безнең Гөлбану язган. Синең исемеңне әйттем инде, каршы түгелсеңдер бит, Гөлбану?
Гөлбануның җавап биргәнен дә көтмәстән:
– Сезнең үзегезнең өегез дә яңа түгел бит... Зур да түгел! – дип, Кәрим үз сүзен кыстырып өлгерде.
Гөлбану аңа карады:
– Әтиебез генә терелсен, зур йортыбыз булачак! «Терелсәм, Аллаһы теләсә, йорт салыр идем!» – дип әйтте әтием...
Тәнзиләнең бугазына төер утыргандай булды, ул дулкынланган тавыш белән:
– Гөлбануның язуы бетмәде әле... – диде. – Менә тагын ни дип язган ул: «Әни әтине караган кебек, мин дә Тукай абыйны тәрбияләр идем... Кымыз эчертеп, догалар укып...»
Бу вакытта укучыларның барысы да, тын калып, йөзе тагы да алсуланган Гөлбануга текәлгән иде. Тәнзилә апаларының күзләрендә яшь бөртекләре күренде…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала