Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Туфрак

Туфрак

Түш кесәгә салып йөртәсе барҮзебезнең туган туфракны;Тирләр тамып яргаланып кипкән,Кайгылардан кара янып беткән,Туйдыручы туган туфракны.Шул туфрактан чыккан малайлар без,Кендегебез шуңа ябышкан.Аерма...


Түш кесәгә салып йөртәсе бар
Үзебезнең туган туфракны;
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән,
Туйдыручы туган туфракны.
Шул туфрактан чыккан малайлар без,
Кендегебез шуңа ябышкан.
Аермабыз, булса, чак кынадыр
Шул туфракта үскән арыштан.
Арыш үскән җирнең хуҗасы без,
Килмәгәнбез аңа кунакка.
Тереләр дә атлый шул туфрактан,
Үлеләр дә – шул ук туфракта.
Безне язмыш кайчак илтеп бәрә
Күз күреме җитмәс якларга.
Каф таулары аша бәндәләрне
Шушы туфрак тартып кайтара.
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән
Туйдыручы гомум торакны –
Үзебезнең туган туфракны
Түш кесәгә салып йөртәсе бар.
Белеп бетермибез кадерен.
…Кай туфракта булса туган йортым,
Шул туфракта булсын каберем.

Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay
#Әнгам Атнабаев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи