Калфак кигән кыз баланыңБагып алчы йөзенә:Нинди гүзәл татар кызы! –Күз тимәсен үзенә.Килешеп тора түбәтәйАның күркәм йөзенә:Нинди матур татар улы! –Күз тимәсен үзенә.Үзе тыйнак, үзе горур,Хак сүз булы...
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! –
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! –
Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй – әнкәйне.
Дәү булгач та шулай калыр
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
– Татар кызы бу!
Диярләр:
– Татар улы!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала