Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Физәлия Дәүләтгәрәева. Сүндермәле, әнкәй, утларыңны

Физәлия Дәүләтгәрәева. Сүндермәле, әнкәй, утларыңны

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.Тәрәзәңдә утың балкысын.Ераклардан тоеп яшибез безТәрәзәләреңнең яктысын.Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.Караңгылык салма күңелгә.Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,Бәхет нуры безг...

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәңдә утың балкысын.
Ераклардан тоеп яшибез без
Тәрәзәләреңнең яктысын.
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Караңгылык салма күңелгә.
Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,
Бәхет нуры безгә сибелә.
Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.
Тәрәзәгә казак кактырма.
Синең тәрәзәңдә ут янганда
Күңелләрдә кояш яктыра.
Фото: pixabay
#Физәлия Дәүләтгәрәева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи