Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әнгам Атнабаев. СЕЗ ДӘ ИСЕРСӘГЕЗ...

Әнгам Атнабаев. СЕЗ ДӘ ИСЕРСӘГЕЗ...

Бер авылда, шундый хәлне күреп,Ис-акылым китте, туганнар:Ике бала исерек әниләренСөйрәп кайтып килә урамнан.— Әннә, әннә, — диләр, — аягынаНик басмыйсын, — диләр, — бас, —диләр,Әннә, әннә, — диләр, —...

Бер авылда, шундый хәлне күреп,
Ис-акылым китте, туганнар:
Ике бала исерек әниләрен
Сөйрәп кайтып килә урамнан.
— Әннә, әннә, — диләр, — аягына
Ник басмыйсын, — диләр, — бас, —диләр,
Әннә, әннә, — диләр, — күзләреңне
Ник ачмыйсың, — диләр, — ач, — диләр.
Күргәнем бар исерек ир-атларның
Урамнарда аунап ятканын,
Урамнарда яткан ир-атларын
Хатыннары алып кайтканын.
Бу күренеш гади хәл шикелле,
Күнеккәнбез аңа күптәннән;
Гаҗәпмени:
хатын балаларын
Җитәкләгән, ирен күтәргән;
— Җаным, җаным, — ди ул, —
әйдә, тизрәк,
Өйгә кайтып кына ятыйк, — ди,
— Өйдә эчкәннәрең җиткән иде,
Читтә эчкәннәрең артык, — ди.
Бу хәлләргә күптән күнгән күңел
Кинәт тетрәп китте, туганнар:
Ике бала исерек әниләрен
Сөйрәп кайтып килә урамнан.
— Әннә, әннә, — диләр, — без ачыктык,
Ашыйсыбыз килә — аш кирәк,
Безгә синең күз карашың кирәк,
Күзләреңне, — диләр, — ач тизрәк!
Исерек ирләр исеменнән чүтки
Сүз әйтергә минем хакым бар:
Сез дә исерсәгез, бөтен дөнья
Исерә бит, иптәш хатыннар!
#Әнгам Атнабаев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи