Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әхмәт Рәшитов. Яшәүгә гимн

Әхмәт Рәшитов. Яшәүгә гимн

Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнанҖырларыма якты моңнар иңде;Мин аларны һәркөн җырлар идемОфыкка баш куеп тыңларсыңмы?!Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт -Таң каласың һәрбер туган көнгә;Ярый әле, мин - антимин т...

Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан
Җырларыма якты моңнар иңде;
Мин аларны һәркөн җырлар идем
Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!
Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт -
Таң каласың һәрбер туган көнгә;
Ярый әле, мин - антимин түгел,
Антикояш түгел, Кояш, син дә.
Хыял белән генә җитә торган
Ул дөньялар безгә нигә кирәк?!
Галактикаларны ера-ера
Чиксезлеккә күп ашкынды йөрәк..
Нигә безгә чиксезлекнең чиге,
Бәхет барда Җирдә, яшәү барда?
Мәңгелеккә илче булыр өчен
Безнең җаннар күчә балаларга.
Без үлемсез - безгә дәвамчы бар,
Яшәү кала җирдә, хыял кала;
Әнә, Кояш, сиңа кулын сузып
Бишегендә ята сабый бала.
#Әхмәт Рәшитов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи