Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Пар чәчкә галәмәте

Мәхәббәт тарихлары ничек кенә башланып китми дә, ничек кенә төгәлләнми. Ә кайсы берсе ашланып та өлгермичә сүнә-сүрелә...

 

 

Илгизәр аны журнал редакциясенә эшкә урнашуының икенче көнендә күрде. Кызның исеме дә үзе кебек матур – Дилбәр икән. Илгизәр бу исемнең мәгънәсен белү өчен хәтта сары тышлы, төбе куба башлаган «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»н ачып карады. Мәгънәсе «сөекле, сөйдерүче, күңелне үзенә тартучы» икәнне белгәч, бик сөенде.

 

Соңгы вакытта егет тормышында ниндидер яңа бер чор башлануын сизенә, күңеле ниндидер тантанага әзерләнгәндәй, каядыр ашкына, җаны моңарчы кичермәгән хисләр дәрьясына чумарга әзер иде. Университетны тәмамлагач, шушындый абруйлы журналда эшли башлавы да очраклы түгел. Студент елларында шигырьләр, яшьлек әтәчлеге белән тәнкыйди мәкаләләр язып, өметле каләм иясе буларак редакция мөхәррирләренең игътибарын җәлеп итте ул. Шуңа күрә аны штатка чакырулары табигый хәл иде.

 

Дилбәр журналга эшкә ярты ел элек кенә урнашкан икән. Нәфис буй-сынлы, иңнәренә таралып төшкән кара чәчле, ак йөзендә нурлар сирпеп торган кара күзле чибәр бу кызны бик ошатты Илгизәр.

 

Кыз бизәүче-рәссам булып эшли. Журналның hәр санын вакытында өлгертергә – материалларга рәсемнәр ясарга, үзең ясамасаң, таныш рәссамнарга мөрәҗәгать итәргә, фотографтан сурәтләр төшертергә, редакция архивында тупланган хәзинәләр арасыннан да тиешлесен сайлап алырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, Дилбәр редакциядә бик җаваплы вазифа башкара: укучылар кулына журналның нинди йөз-кыяфәттә барып ирешәчәге аның оештыру сәләтеннән тора.

 

Баш мөхәррир бүлмәсендә журналның яңа чыккан саннарын карап, фикер алышкан җыелышларда Дилбәрнең эшен еш кына уңай бәяләп, мактап телгә алалар. Илгизәр моңа игътибар итә, кызны читтән күзәтеп, аның өчен сөенеп утыра. Ул үзе дә тырышып эшли. Башы белән эшкә чумса да, иртән редакциягә җыенганда кабат Дилбәр белән очрашачак мизгелне уйлап, иңнәренә канат үскәндәй була иде. Әлбәттә, ул аңа йөрәген ачарга күптән вакыт икәнне дә аңлый, тик hаман җае туры килми. Берәр сәбәп табып, Дилбәр бүлмәсенә кергәли, әмма анда ялгызын гына туры китерә алганы юк әле... Инде атналар, айлар уза, ә кыз янәшәдә генә гашыйк егетнең күңелендә нинди хисләр бураны уйнаганын белми дә.

 

Менә яз килде... Әмма кышкы йокыдан уянган табигатьнең җанлануы, күктән елмаеп караган җылы кояш, өй кыекларыннан тамган тамчылар, тротуар кырыеннан аккан гөрләвекләр Илгизәргә шатлык китермәде. Дилбәргә сүз кату уе белән эш сәгате тәмамланганда аны урамда көтеп торганы да булды, тик кыз редакциядән гел башка хезмәткәрләр белән чыга. Әле беркөн яныннан узганда: «Әллә берәр кызны көтәсеңме?» – дип шаярттылар.

 

Ниhаять, Илгизәр катгый карарга килеп, кыз белән телефоннан аңлашырга булды. Сүзне нәрсәдән башларга соң? Хисләрне ничек аңлатырга? Кызның күңелендә җавап хисләрен ничек уятырга? Монысы да катлаулы мәсьәлә булып чыкты. Кирәкмәгән сүз әйтеп, кызның гайрәтен чигерүдән курыкты ул.

 

Шулай тагын берничә көн үтте. Дилбәр генә нигәдер эштә күренмәде. Илгизәр сорашып белде – кыз авырып киткән, өендә дәвалана икән. Хәлен белешү, сүз башлау өчен сылтау бар, димәк. Кызга шылтырату өчен ул эш сәгате тәмамланып, хезмәттәшләренең кайтып киткәнен көтте. Ялгызы калгач та әле байтак вакыт яшел телефонга төбәлеп, ихтыярын туплап утырды. Менә трубканы кулына алды, бер-ике цифрны җыйды hәм икеләнеп кире куйды. Өстәл яныннан торып, бүлмәне әйләнде, чәйнекне кабызды. Бәлки, чәй эчкәч зиhене ачыла төшәр, кальбенә тәвәккәллек иңәр...

 

Ни язса, шул булыр дигән уй белән кулына трубканы алды Илгизәр. Кызның номерын җыйды. Трубкадан Дилбәрнең тавышы ишетелде.

 

– Хәерле кич, Дилбәр. Бу мин әле, Илгизәр... – диде ул каушап. Йөрәге еш-еш тибә иде аның.

 

– Нинди Илгизәр?

 

– Эштән инде... Илгизәр Камалов.

 

– Ә-ә... Илгизәр?! Исәнме, Илгизәр... – дип бик нык гаҗәпләнгәндәй исәнләште кыз.

 

– Син авырып киткәнсең дип ишеттем. Менә хәлеңне белим дип шылтыратуым...

 

– Әйе шул... тамак шеште... ангина... – диде кыз.

 

– Хәзер ничек соң, үтәме?

 

– Киләсе атнада эшкә чыгарга исәп...

 

Шуның белән сүз дә бетте шикелле. Тынлык урнашты. Илгизәр йә саулык-сәламәтлек теләп трубканы куярга, йә сүзне үзе теләгән юнәлешкә борып җибәрергә тиеш иде. Күңелен били башлаган икеләнүне җиңеп, егет төп сүзгә күчте:

 

– Дилбәр, беләсеңме... Минем синең белән күптән ачыктан-ачык сөйләшәсем килә... Минемчә, син бу хакта белергә тиеш...

 

Кыз «нәрсәне?» дип сорамады. Егетнең дулкынланган тавышыннан гади сөйләшү генә түгеллеген сизде булса кирәк. Илгизәр соңгы елдагы хис-кичерешләре турында сөйләде. Алар гашыйк йөрәгеннән язгы ташу кебек ургылып чыкты. Бу дөньяда Дилбәрдән дә кадерлерәк зат булмавын аңлатырга тырышты. Карандаш тоткан кулы исә алдында яткан кәгазь битенә сызгалый-сызгалый ниндидер сурәт ясады... Кыз егетне бүлдермичә тыңлады. Илгизәрнең бер-ике тапкыр: «Ишетәсеңме, Дилбәр?» – дигән соравына гына: «Әйе», – дип җавап бирде.

 

– Дилбәр, мин сине берәр җиргә очрашуга чакырсам, килерсеңме? – дип сорады ул, сүзнең тәмамланганын сизеп.

 

– Беләсеңме, Илгизәр... – дип, аңа нидер әйтмәкче иде кыз, тик Илгизәр аны бүлдерде, түземсезләнеп:

 

– Син мине әле белмисең, Дилбәр... Очраша башласак якынаербыз...

 

– Илгизәр, бу минем өчен көтелмәгән хәл... Мин сиңа берни дә әйтә алмыйм. Аннан... мин бит кыз үстерәм...

 

– Кыз үстерәсең?.. – дип, Илгизәр берара хәтта сүзсез калды. – Син кияүдәмени?

 

– Юк, без аерылыштык... – дип җавап бирде Дилбәр. Аның коры тавышыннан сөйләшүне тизрәк өзәсе килүе сизелде. – Ярый, хуш. Шылтыратуың өчен рәхмәт.

 

Трубкада пипелдәү тавышы гына калды.

 

Соңгы хәбәрдән Илгизәрнең тез буыннары йомшаргандай итте. Бигрәк тә Дилбәрнең коры тавышы бернинди өмет калдырмый сыман тоелды. Бүлмәдәге авыр тынлык егетнең иңнәренә басты. Башында бер уй – инде нишләргә, ничек яшәргә? Бераздан егетнең карашы өстәлдә яткан кәгазьгә төште. Анда ике чәчкә рәсеме ясалган... Болар каян пәйда булган? Бераздан исенә төште – Дилбәр белән телефоннан сөйләшкәндә, кулыннан кемдер йөрткән кебек, ул кәгазь битенә ниләрдер сызгалады бугай шул. Ике гүзәл чәчкә! Юкка түгел бу! Илгизәр бу җиһанда илаһи көчләргә инанып, йөрәгендәге саф хисләргә тугры калырга тиешлеген аңлады.

 

Икенче атнада Дилбәр эшкә чыкты. Илгизәр аның бүлмәсенә кереп:

 

– Исәнме, Дилбәр... Ничек, савыктыңмы инде? – дип кызыксынды.

 

– Үтте бугай, – диде ул, егеттән карашын яшереп.

 

Илгизәр куен кесәсеннән конверт алды да:

 

– Дилбәр, мин иртәгә орган музыкасы концертына билетлар алган идем, – дип ул конверттан билетлар тартып чыгарды, – барасыңмы минем белән?

 

Дилбәр егетнең күзләренә карады:

 

– Бах концерты дисеңме? О-о... мин Бахны бик яратам...

 

– Алайса, барабыз? – диде Илгизәр, шатлыктан балкып.

 

Дилбәр бер сүз әйтмичә кулын егеткә сузды. Илгизәр билетларның берсен аның учына салды:

 

– Кичке җидедә башлана, соңга калма, яме... – диде ул чыгып киткәндә.

 

Дилбәр көтмәгәндә күңелен биләгән хисләргә бирелеп билетны тоткан килеш бүлмә уртасында басып калды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 9
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи