Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Нәсел гөлләре (әбием истәлегенә)

Нәсел гөлләре (әбием истәлегенә)

Истәлегең булып, исле гөлләрБалкып утыралар шау чәчәктә,Безгә - синең нəсел гөлләреңә -Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.Шәҗәрәдәй тамырланган гөлнеңСине оныттырмас исе гелме?!...Бишек җыры көйләп тирбәтә...

Истәлегең булып, исле гөлләр
Балкып утыралар шау чәчәктә,
Безгә - синең нəсел гөлләреңә -
Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.
Шәҗәрәдәй тамырланган гөлнең
Сине оныттырмас исе гелме?!
...Бишек җыры көйләп тирбәтә җил
Мин болынга чәчкән исле гөлне.
Синең кебек сыйпап-назлап кына
Үстерәсем килә һәрбер гөлне.
Берсе генә чәчәк атмаса да,
Сагыш биләп алыр йөрәгемне.
Ирек сөяр холкыбызга безнең
Җил иркендә үскән гөлләр үрнәк!
Алар аша нәселемне барлыйм,
Тыштан боздай туңып, эчтән дөрләп...
Рухия Ахунҗанова
Фото: pixabay
#Рухия Ахунҗанова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи