Әллә урладылар,Әллә үзе китте...Буп-буш калды сәхнәҺәм музыкаБетте.Залны тетрәндердеӘле генә, әле...Тетрәнгән җанымныңМоң эзләгән мәле.Тәрәзләрне бәреп,Чыкты урамга ул...Хәтта давылны даСизми калды ав...
Әллә урладылар,
Әллә үзе китте...
Буп-буш калды сәхнә
Һәм музыка
Бетте.
Залны тетрәндерде
Әле генә, әле...
Тетрәнгән җанымның
Моң эзләгән мәле.
Тәрәзләрне бәреп,
Чыкты урамга ул...
Хәтта давылны да
Сизми калды авыл.
Моңны урладылар...
Җанда – бушлык.
Залда басып торам,
Үпкә-нәфрәтләрне
Бергә кушып...
Мөдәмил Әхмәтов
Фото: pixabay
Әллә үзе китте...
Буп-буш калды сәхнә
Һәм музыка
Бетте.
Залны тетрәндерде
Әле генә, әле...
Тетрәнгән җанымның
Моң эзләгән мәле.
Тәрәзләрне бәреп,
Чыкты урамга ул...
Хәтта давылны да
Сизми калды авыл.
Моңны урладылар...
Җанда – бушлык.
Залда басып торам,
Үпкә-нәфрәтләрне
Бергә кушып...
Мөдәмил Әхмәтов
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала