Журнал «Безнең мирас»

МАСКАЛЫ ШИГЫРЬ

Кадерле вә хөрмәтле
Әбиләр вә бабайлар,
Ханымнар, әфәнделәр,
Түтәйләр һәм агайлар!
Якташлар, сабакташлар,
Илдәшләр, ватандашлар,
Күршеләр, бакчадашлар...
Кыскасы, замадашлар!
Гел өйдә генә торгач,
Мин тәмам кыздым әле -
Сыза һәм боза-боза,
Бөтенләй аздым әле:
МАСКАдан гына торган
Бер нәмә яздым әле.
Шуны сезләргә тәкъдим
Итәргә баздым әле.
Сайлап алган сүзләрдән
Үземчә "бау ишәмен" -
Берәм-берәм-берәмләп,
Санап кына төшәмен:
БорМАСКА, борылМАСКА,
орМАСКА, орынМАСКА,
торМАСКА, уянМАСКА,
юМАСКА, юынМАСКА,
капМАСКА, ашаМАСКА
тапМАСКА, ташлаМАСКА,
ашМАСКА, капшаМАСКА,
сатМАСКА, башлаМАСКА,
атМАСКА, атлаМАСКА,
калМАСКА, ятлаМАСКА,
алМАСКА, саклаМАСКА,
салМАСКА, саплаМАСКА,
сыкМАСКА, ашыкМАСКА,
екМАСКА, ектырМАСКА,
тыкМАСКА, тыктырМАСКА,
тотМАСКА, тоттырМАСКА,
тыйМАСКА, кылтайМАСКА,
туйМАСКА, кашыМАСКА,
куйМАСКА, кашынМАСКА,
җуйМАСКА, ташыМАСКА,
шуМАСКА, шакыМАСКА,
куМАСКА, укыМАСКА,
уМАСКА, чукыМАСКА,
туМАСКА, чукынМАСКА,
буМАСКА, тукыМАСКА,
туңМАСКА, елаМАСКА,
сулМАСКА, сулаМАСКА,
булМАСКА, дулаМАСКА,
тулМАСКА, улаМАСКА,
шылМАСКА, уйлаМАСКА,
кылМАСКА, уйнаМАСКА,
акМАСКА, акырМАСКА,
такМАСКА, бакырМАСКА,
чакМАСКА, чактырМАСКА,
чыкМАСКА, чакырМАСКА,
какМАСКА, какырМАСКА,
катМАСКА, катырМАСКА,
кайтМАСКА, котырМАСКА,
ауМАСКА, абынМАСКА,
сауМАСКА, кабынМАСКА,
танМАСКА, таныМАСКА,
кушМАСКА, куштырМАСКА,
кысМАСКА, кыстырМАСКА,
кочМАСКА, кочтырМАСКА,
качМАСКА, кычкырМАСКА,
барМАСКА, арыМАСКА...
Уф! Арыдым, җәмәгать!
Салып ташлыйм масканы.
Күпкә китте... Сүзләрдән
Алып ташлыйм МАСКАны...
Бу нәмәнең морале -
Җирдә ӨМЕТ бар әле.
Ләбиб Лерон
Фото: pixabay

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру