Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мәхәббәт

Мәхәббәт

Алдыгызгаалсу гөлләр җәям,Юлыгызга - яшел аланнар.Мең мәртәбә бәхетледер җирдәМәхәббәтен таба алганнар.Мәхәббәтнең күге - гел кояшлы,Тугайлары - һәрчак тургайлы.Мәхәббәтнең таңы - гел былбыллы,Мәхәббә...

Алдыгызга
алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга - яшел аланнар.
Мең мәртәбә бәхетледер җирдә
Мәхәббәтен таба алганнар.

Мәхәббәтнең күге - гел кояшлы,
Тугайлары - һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы - гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне - гел айлы...
Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса
Һәм теләсә синнән бер аклык, -
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!
Яралавы аның - шифа гына,
Язмыш сине үтсә яралап, -
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.
Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга - яшел үләннәр.
Мең мәртәбә бәхет телим сезгә,
Мәхәббәтен таба белгәннәр!..
Нияз Акмал
Фото: pixabay
#Нияз Акмал #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи