Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ләбиб Лерон. Карчык

Ләбиб Лерон. Карчык

Бер күренеш һич исемнән чыкмый -Күз алдымда тора бик ачык:Коты качкан шыксыз хәрабә-йорт...Һәм... сөялгән аңа бер карчык.Ава төшеп кәкре таягына,Текәп җиргә өнсез карашын,Әллә терәү, әллә сорау булып,...

Бер күренеш һич исемнән чыкмый -
Күз алдымда тора бик ачык:
Коты качкан шыксыз хәрабә-йорт...
Һәм... сөялгән аңа бер карчык.

Ава төшеп кәкре таягына,
Текәп җиргә өнсез карашын,
Әллә терәү, әллә сорау булып,
Басып тора карчык – чарасыз...
Басып тора...
Әрсез әҗәленнән
Котылмакчы мәллә ул качып?
...Бу дөньяда күпме яшәгәнен
Үзе белә микән ул карчык?
Басып тора...
Әллә посып тора,
Ышыкланып зәһәр җилләрдән.
Кыяфәтен күреп, инәләсең -
Язмыш аны хәтәр җилгәргән!
Пошаманга төшеп һәм берешеп,
Нидер көтә кебек тирәлек...
...Карчык түгел, гүя әҗәл үзе
Тора кебек йортка терəлеп.
1 октябрь, 2019 ел
Фото: pixabay
#Ләбиб Лерон #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи