Кыен түгел
Хатын-кызны алдау кыен түгел,
Кыен түгел көлү, җәберләү.
Хатын-кызны санга санау кыен,
Кемнәргәдер кыен - кадерләү.
Кемнәргәдер кыен зур сүз әйтү,
Уңышларын күрү, үстерү.
Ә кемгәдер җайлы, әмер биреп,
Өмет-хыялларын кистерү.
Хатын-кызны җиңү кыен түгел,
Кыен түгел таптау, тиргәшү.
Тик бизәми һичбер адәм-затын
Хатын-кызлар белән көрәшү...
Эльмира Шәрифуллина
Фото: pixabay
Кыен түгел көлү, җәберләү.
Хатын-кызны санга санау кыен,
Кемнәргәдер кыен - кадерләү.
Кемнәргәдер кыен зур сүз әйтү,
Уңышларын күрү, үстерү.
Ә кемгәдер җайлы, әмер биреп,
Өмет-хыялларын кистерү.
Хатын-кызны җиңү кыен түгел,
Кыен түгел таптау, тиргәшү.
Тик бизәми һичбер адәм-затын
Хатын-кызлар белән көрәшү...
Эльмира Шәрифуллина
Фото: pixabay
Теги: Эльмира Шәрифуллина Яңалыклар Редакция хәбәрләре
![Выпуск журнала март](https://beznenmiras.ru/images/uploads/categories/2024/6/24/824b35db10fbe284e644641f1ca71da6.jpg)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА