Әдәби мирас Уку өчен 5 минут

Чиләгенә күрә капкачы

– Булды, җитте! Бүген барам да Галяга... ну... Галиягә инде... барысын да сөйләп бирәм. Ярата икән, аңлар... Иртәме-соңмы барыбер беләчәк! Ник өйләнгәнче үк әйтмәдең, дияр... Өзгәләнер, җылар, каргар мине... Кирәкме бу миңа? Юк!

 

 

Әмир, читлектәге арыслан кебек, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде. Әле тәрәзә янына килеп, кояш сарысы сеңә төшкән челтәрле пәрдә аша урамга карады, әле кәнәфигә барып утырды да, шундук торып, ишек төбенә китте, әле сул кулы белән шакмаклы кызыл-кара күлмәгенең изүеннән тотып, тирән итеп сулыш ала-ала башын уңга-сулга боргалады, әле уң кулының имән бармагы белән кемгәдер янагандай итте. Аннары китап киштәсеннән, нигәдер, Шекспир китабын алды, аны ачып битләренә күз төшергәч, кире урынына куйды. Шуннан соң дивардагы көзге каршына барып басты да, учы белән аклы-каралы төк баскан ияген тотып, аны бармаклары белән сыпыргалап, үзенең таушалган, йончылган йөзенә шактый текәлеп торгач, бер бармагын көзгегә тидереп алып:

 

– Быть или не быть? Йә, Гамлет, нишлибез? Киңәш бир, бырат! – диде.

 

Баядан бирле Әмирнең ишекле-түрле йөрүен сүзсез генә күзәтеп утырган фатир хуҗасы Фәнис (ягъни мин), сорау үзенә дә кагылганын аңлап, җавап бирергә булды:

 

– Генетика белән шөгыльләнүче психолог буларак әйтәм... Синең урында мин булсам, ашыкмас идем... Ашыккан ашка пешкән, диләр... Ашыкма әле син, Әмир... Көт бераз. Аңлавымча, сез бит әле бер-берегезне бигүк яхшы белмисез... Сөйләвеңә караганда, танышканыгызга ярты ел да юк бугай?!

 

– Иң мөһиме: мин яратам Галяны. Галияне инде. Ул да мине ярата. Сузып йөрсәм, Галиямне югалтырмын дип куркам... Аңлыйсыңмы? Югалтсам, яшәвем яшәү булмаячак. Галиям – сүнеп барган өметемне дөрләтеп җибәрүче. Галиям – мине караңгылыктан, тормыш сазлыгыннан тартып чыгаручы. Бетәсе кеше идем бит мин, Фәнис! Беләсең инде... Бүген сиңа килгәндә тагын ул очрады... Туп-туры каршыма килә...

 

– Кем очрады дисең?

 

– Шул инде... Ул! Теге... Мин таптаткан ирнең хатыны... Усал итеп, ашардай булып килә миңа таба... Тизрәк икенче якка чыгып киттем... Өстемә ташлана иде... Чын менә! Болай да бер ел инде җүнле-башлы йокы күргәнем юк. Төне буе саташып чыгам...

 

– Син бу турыда уйламаска, уйланмаска тырыш, Әмир... Онытырга тырыш!

 

– Онытырсың, бар... Онытырлык кына булмады инде бу мәхшәр... Ярый әле Галияне очраттым. Аннан башка яшәүне хәзер күз алдына да китерә алмыйм...

 

– Шулай да мин сиңа ашыкмаска киңәш итәм... Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигәннәр борынгылар. Берәр сәбәп тап, күрешмичә тор... Кем ул Галя-Галия? Кай яклардан ул, нинди гаиләдә үскән? Хет нәсел-нәсәбен беләсеңме аның?

 

– Син бигрәк инде... Нәсел-нәсәп, имеш! Шәҗәрәсен беләсеңме, дип сора тагын! Яши-яши беләсең инде аларын... Өйләнешик әле... Күз күрер…

 

– Әйтеп кенә бактым... Үзеңә кара... Мәйлең! – дидем мин.

 

– Фатиха бирдең алайса? – дип көлемсерәгәндәй итте Әмир. – Ярый, мин кузгалам... Хуш, дускай!

 

– Надан артистлар кебек хуш димә әле... Сау булып тор, диген... Хуш, бәхил бул, дип бүтән күрешмәячәген, үләчәген сизенгән кешеләр генә әйтә... Без бит әле үләргә җыенмыйбыз... Шулай бит, Мәҗнүн әфәнде?!

 

– Миңа димәгәе, хет әллә кем дип әйт: Таһир диген, Ромео диген... Әмма мин бүген Галиягә бөтенесен дә сөйләячәкмен... Аннары без мәңге бергә булачакбыз!

 

– Аллаһы теләсә, диген!

 

Ул минем сүзләремне ишетмәде бугай. Ботинкасын кия-кия, үзенчә сөйләнә бирде:

 

– Болай да күпне күрдем... Беләсең... Мин дә бәхетле булырга тиештер бит инде! Кешечә яшәргә тиештер! Гел кара чокырда чиләнеп гомер итәргә димәгән...

 

Китте Әмир. Күңелем нидер сизенгән кебек иде, ләкин бу хакта Әмиргә әйтеп тормадым инде. Барыбер үз дигәнен иткән булыр иде ул...

 

Аяк киемнәрен рәтләштереп, кухняга таба кузгалган гына идем, ишектә кыңгырау чылтырады.

 

«Нәрсәсен онытты икән? Әллә кире уйлап, бармаска булдымы?» – дип, ишектәге ачкычны бора башладым...

 

Хатыным икән. Керә-керешли:

 

– Күзенә ак-кара күренми... Мине танымады... Нәрсә булган Әмиргә? – диде.

 

– Өйләнергә дип китте. Сөеклесе янына! – дидем мин. – Ләкин... Өйләнмәстер кебек...

 

– Нигә алай дисең...

 

– Белмим. Алар бер-берсен бөтенләй белмиләр. Нидер булыр кебек.

 

Хатынның күзе көзгегә төште.

 

– Синең эшме? Ни бу?

 

– Нәрсә – «бу»?

 

– Көзгедә бармак эзе. Тузанлы...

 

Мин аңлап алдым.

 

– Шекспир тузаны. Укымаганга күптән. Вакыт җиткерәлмим. Минем гаеп. Киштәдәге тузанны сөртүче юк. Монысына – син гаепле. Кыстати, тәрәзә челтәре саргайган. Бусы – кояш эше.

 

Хатын шул арада кухнядан дымлы чүпрәк тотып чыкты.

 

– Хәзер үк челтәрне алып бир. Аннары менә моның белән киштәдәге тузанны сөртеп чык. Минем буем җитми. Аннары челтәр сатып алып кайтырбыз. Акча бирерсең!

 

– Нәсел-нәсәбеңне алдан ук белмичә өйләнеп кенә харап булдым. Сезнең күрше Нуретдин абзый сиңа өйләнгән елны бер әйткән иде аны: «Болар – кешегә эш кушып эшләтә торган нәсел, уяу бул!» – дигән иде.

 

– Нуретдин абзый – мәрхүмкәем – хатыны сүзеннән бер дә чыкмады инде. Гомер буе Вәсимә түти көенә биеп яшәде...

 

– Мине алай биетә алмассың! – дидем мин һәм, челтәрне җәһәт кенә хатынга тоттырдым да, киштәдән Шекспир китабын алып, кухнядагы раковинага тузанын каккаларга керештем...

 

Икенче көнне дә хәбәре булмагач, Әмиргә үзем шылтыратырга булдым. Телефонны Әмирнең олы апасы Тәслимә алды.

 

– Әмирнең хәле мөшкел иде. Хәзер бераз хәл кергән кебек. Күзен ачты, сөйләшә башлады. Килә аласың! – диде ул.

 

Әмирнең фатирына прокуратурада эшләүче апасы килеп җитәрлек булгач, чынлап та хәле җитди булгандыр шул, дип уйлап, тиз генә җыенып шәһәрнең икенче башына ашыктым...

 

– Үзең беләсең инде... Теге... Үлем-китем булмаган булса, бәлки, вакыйга башка төсмер алган булыр иде дә бит... Ярый апа булышты, ул булышмаса, апа коткарып калмаган булса, таш капчыкта интегәсе кеше идем бит мин, – дип сүз башлады Әмир, минем җайлап утыруымны гына көткәндәй. – Бәлки, хөкемнән качып калмыйча, барысы да Аллаһы ихтыярында дип, лутчы утырасы-интегәсе булгандыр... Болай газапланганчы... Ирекмени инде бу, яшәвең яшәү булмагач... Кичә кайгыдан уптым илаһи әллә нәрсәләр эчеп бетергәнмен... Аңыма килгәндә, апа янымда утыра иде...

 

Әмир, түшәмгә караган килеш, шактый вакыт эндәшми торды. Мин дә, аны борчымауны кулайрак күреп, дәшми тордым.

 

– Ашыкма, дип дөрес әйттең син! – дип дәвам итте сүзен Әмир. – Тыңлыйсым калган... Ләкин терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый. Күрәсе булсаң – күрәсең, ишетәсе булсаң – ишетәсең икән ул...

 

– Авыр булса, сөйләмә, тын гына утырыйк, – дидем мин.

 

– Яшәве авыр. Сөйләве авыр түгел. Беләсеңме, кичә Галияне буып үтерәсем килде. Отелло кебек! Көчкә тыелып калдым...

 

«Әпәйт Шекспир!» – дип уйлап куйдым, Әмирнең яшь чагында кайсыдыр үзешчән театрда Отеллоны уйнавы турында сөйләгәнен дә искә төшереп.

 

– Беркемнең дә кесәсе буш түгел икән, Фәнис дус... Галияне мин бернинди хәсрәтсез хатын-кыз итеп, шатлык дөньясында балкып яшәүче дип кенә күргәнмен икән. Мин аңа үземнең вакыйганы сөйләгәндә тын да алмыйча тыңлап утырды. «Аңлыйм мин сине, Әмир», – дип кочып алды да битләремнән, иреннәремнән үбә башлады. Миңа рәхәт булып китте. Әллә кайчан ук сөйлисем калган икән дип уйладым. Әйдә, хәзер үк өйләнешәбез, дип чүт әйтеп ычкындырмадым. Берзаман Галия, беләкләремнән кысып тотты да, күзләремә тутырып карады... Беләсеңме, сизенәсеңме ул миңа ни әйткәнен?

 

– Чамалыйм, – дидем мин, – ләкин берни дә әйтмим. Үзең сөйләп бетер!

 

Чынлап та, Әмирнең «Беркемнең дә кесәсе буш түгел» дигәненнән үк эшнең тирәндә икәнен чамалаган идем инде.

 

– Әйе, Галия күзләремә тутырып карап торды-торды да: «Минем дә бит сиңа сөйлисе серем бар! Сөйлимме?» – диде. Мин аны-моны уйлап тормастан, дөресрәге, Галиянең сер дигәне каз мамыгы шикелле генә җиңел бер нәрсәдер дип: «Сөйлә, җаныем, тыңлыйм!» – дидем, куян шикелле дерелдәгән гәүдәсен кочагыма кыстым, әрем исе аңкыган чәчләреннән үптем. Һәм ул сөйли башлады. Аның сөйләгәне әле дә колагымда яңгырап тора сыман...

 

Галиянең тавышын, аның сөйләгәнен мин дә ишетеп торгандай булдым: «Минем ирем бар иде. Ирем, дип... Никахсыз яшәдек инде... Язылышмыйча яшәүче ир кем була әле, сожитель, диләрме?! Кәеф-сафа корып яшибез шулай. Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй. Мин ике-өч эштә эшлим – кеше баласын карыйм, бер оешмада идән юам, тагын ни туры килсә, шуны башкарам. Ир дигәнем беркайда да эшләми. Акча ничек керсә, шулай чыгып китә. Аңа кайгыру юк. Чөнки эш бар. Эш булгач, акча бар дигән сүз.

 

Беркөнне кич чираттагы бәйрәм табынын кордык. Кордык дип, табынны мин хәстәрләдем инде. Өчәү көлешеп, җырлашып утырабыз шулай. Өченче кешене әйтми торам икән. Ир дигәнемнең дусты дисәң була. Карап торышка матур гына ир-ат. Хатыны юк. Кыскасы, мәҗлес гөрли. Рәхәт! Мин вакыт-вакыт, шаярган булып, иремнең дустына күз кыскалап алам. Болай гына инде. Бернинди ният белән түгел. Зиһен чуалып киттеме шунда, күлмәгемне тагын да җиңелрәгенә алыштырып кидем. Иремнең дусты, күзләрен шарландырып, миңа карап утыра башлады. Комплиментлар яудырырга тотынды. Иремә шул җитә калды. Киттеләр болар сугышып. Акырыш-бакырыш. Мин тыя алмыйм. Пычаклар хутка китте...»

 

Әмир сөйләвеннән туктады. Күзләрен йомган килеш ята бирде.

 

– Ахыры начар беткәнгә ошый, – дидем мин.

 

Әмир күзләрен ачмый гына сөйләвен дәвам итте:

 

– Әйе. Ир дигән бәндә дустын чәнчеп үтергән. Утыртканнар…

 

– Җәзасын алган икән...

 

Шулай дидем дә, аннары ник әйткәнемә үкендем.

 

– Менә мин вакытында җәза алмаганга шундый хәлгә төштем инде, – диде Әмир.

 

Тагын тынлык урнашты. Сөйләве авыр иде Әмиргә, аңлыйм. Ләкин ишеткәнен сөйләмичә аның хәле җиңеләймәсен дә аңлыйм. Әмир янә сүз башлады:

 

– Төрмәдән теге бәндә хәбәр салган Галиягә: тиздән чыгаралар, синең аркада утырдым, рәхәт тормышка әзерлән, дигән. Галия миңа нык ышанган, күрәсең. Чытырдап ябышты. Бәхетле, тыныч тормыш дигән хыялларым, өметләрем челпәрәмә килде. Менә шул вакытта аны буыплар үтерәсем килде дә инде минем. Бер сүз әйтмәдем. Чыктым да киттем... Дөрес эшләдемме, белмим...

 

– Йә, хәзер нишләргә уйлыйсың инде, Әмир дус? – дидем мин.

 

Әмир дәшмәде. Бу юлы мин киңәш бирерлек хәлдә түгел идем.

 

3 гыйнвар, 2026 ел

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи