Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Шәрәф Мөдәррис. Белмәдем

Шәрәф Мөдәррис. Белмәдем

Алсу канга катты шинелькәем,Нинди-нинди утка кермәдем!Ә мәхәббәт сугыш ялкыныннанКайнар икән, шуны белмәдем...Шуыша-шуыша пуля асларыннан,Нинди-нинди тауга менмәдем!Ә мәхәббәт таудан йөз мәртәбәБиек и...

Алсу канга катты шинелькәем,
Нинди-нинди утка кермәдем!
Ә мәхәббәт сугыш ялкыныннан
Кайнар икән, шуны белмәдем...
Шуыша-шуыша пуля асларыннан,
Нинди-нинди тауга менмәдем!
Ә мәхәббәт таудан йөз мәртәбә
Биек икән, шуны белмәдем...
Көйгә салып йөрәк моңнарымны,
Нинди-нинди җырлар тезмәдем, —
Гыйшык тоту аннан мең мәртәбә
Кыен икән, шуны белмәдем.
Яраттым мин шуклык-шаянлыкны,
Күпме уйнап, күпме көлмәдем, —
Үзең сөеп, үзең сөелмәсәң,
Читен икән, шуны белмәдем.
Яраттым мин хаклык, дөреслекне,
Ялган белән сүзем төрмәдем, —
Сөйгән ярың боздай суык булса,
Авыр икән, шуны белмәдем.
Күпме янып, күпме кичермәдем,
Хыялланып күпме йөрмәдем, —
Тик аннан да матур, сөйкемлерәк
Яр бар икән, шуны белмәдем...
Фото: pixabay
#Шәрәф Мөдәррис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи