Басып торам алдыңда,Күзем бармакларыңда,Бар икән бармакларыңдаАлтын балдакларың да.Күмәч үлчисең «шарт» та «шырт»,Карап торам шаккатып:Бер аласың, бер саласыңСыныкларны «шылт» та «шылт».Бармакларыңны,...
Басып торам алдыңда,
Күзем бармакларыңда,
Бар икән бармакларыңда
Алтын балдакларың да.
Күмәч үлчисең «шарт» та «шырт»,
Карап торам шаккатып:
Бер аласың, бер саласың
Сыныкларны «шылт» та «шылт».
Бармакларыңны, җанашым,
Күмәч белән саласың,
«Шалт» иттереп саласың да,
«Ялт» иттереп аласың.
Бармагыңны ник саласың,
Салгач кире аласың,
Мин бит акча түлим аңар,
Алмасана, җанашым!
Бари Рәхмәт
Фото: pixabay
Күзем бармакларыңда,
Бар икән бармакларыңда
Алтын балдакларың да.
Күмәч үлчисең «шарт» та «шырт»,
Карап торам шаккатып:
Бер аласың, бер саласың
Сыныкларны «шылт» та «шылт».
Бармакларыңны, җанашым,
Күмәч белән саласың,
«Шалт» иттереп саласың да,
«Ялт» иттереп аласың.
Бармагыңны ник саласың,
Салгач кире аласың,
Мин бит акча түлим аңар,
Алмасана, җанашым!
Бари Рәхмәт
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала