Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сания Әхмәтҗанова. Аңлашыйк

Сания Әхмәтҗанова. Аңлашыйк

Син дә парлы, мин дә парлы,Матур гына гөрли тормыш.Ник соң моңлы минем җырлар,Синең йөздә нигә сагыш?Аңлашмыйча аерылыштык,Араларда - дистә еллар.Үпкә саклап яшәү авыр:Бер очрашсын иде юллар.Бәгырьләр...

Син дә парлы, мин дә парлы,
Матур гына гөрли тормыш.
Ник соң моңлы минем җырлар,
Синең йөздә нигә сагыш?
Аңлашмыйча аерылыштык,
Араларда - дистә еллар.
Үпкә саклап яшәү авыр:
Бер очрашсын иде юллар.
Бәгырьләрдән өзелеп төшкән
Багалмалар бигрәк татлы.
Исемеңне йөртә улым,
Синең кызың минем атлы.
Аккан сулар кире кайтмас,
Ерак калды инде яшьлек.
Мин үземне гафу иттем,
Соң димәсәң, бәхилләшик.
Фото: pixabay
#Сания Әхмәтҗанова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи