Дөньяда сүзем калыр...
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ*
(20.11.1928-7.05.2011)
Кеше ишетсен дисәң, пышылдап әйт.
***
Юньсез мактаса, хур итәр.
***
Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чак.
***
Кояшта яфрак матурлыгы күренә, давылда тамыр ныклыгы беленә.
***
Кайсы кешедән, якыннан белгән саен, ерагаясың.
***
Берәүнең йөзендә борын хаким, берәүнең йөзендә – авыз баш.
***
Сәгать әкрен йөри, вакыт тиз уза.
***
Төш күрергә күзлек кирәкми.
***
Эчтән янсаң да, төтенең туры чыксын.
***
Акылга утыру әле ул тик утыру дигән сүз түгел.
***
Үткән көннәрнең төннәре дә якты.
"Безнең мирас". - 2022. - №10. - Б. 3.
*Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Гали улы Һидиятуллин) – Апас районының Олы Бакырчы авылында туган. Татарстанның халык шагыйре (1995), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1972), Г.-Х.Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом иясе (1982), ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА