Дөньяда сүзем калыр... Уку өчен 1 минут

Дөньяда сүзем калыр...

Дөньяда сүзем калыр...

НАИС ГАМБӘР(25.08.1947-4.05.2005)Язылмаган поэма – һәрбер төнем,Укылмаган китап – һәр көнем.***Шыксыз, буп-буш бүлмә –Көзге алмагач кебек ялангач.***Вакыт – табиб, үтә тора көннәр,Син калдырган җөйне...

НАИС ГАМБӘР
(25.08.1947-4.05.2005)
Язылмаган поэма – һәрбер төнем,
Укылмаган китап – һәр көнем.
***
Шыксыз, буп-буш бүлмә –
Көзге алмагач кебек ялангач.
***
Вакыт – табиб, үтә тора көннәр,
Син калдырган җөйне дәвалап.
***
Ярлар буйларында арып ауган
Өянкеләр – динозаврлар.
***
Яшәү мең катлы була,
Сөю бер катлы була;
Сөюнең күңел келәте
Бер орлык белән тула.
***
Орлык эчендә орлык бар,
Орлык тулы күзәнәк;
Күзәнәктә яшәү йоклый, –
Бу да безнең күрәчәк.
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи