Дөньяда сүзем калыр (Ләбибә Ихсанова)
Дөньяда сүзем калыр...
Ләбибә Ихсанова
(23.08.1923-26.07.2010)
Көмеш елга
Мана-мана калын чыршыларның
Ботакларын алтын төсенә,
Кояш байый, шәфәкъ нурын сибеп,
Күкселләнгән урман өстенә.
Чурлап аккан көмеш чишмәләргә,
Аланнарга, агач башына,
Акрын гына килеп, канат яба
Караңгы төн шунда барсына.
Зур ташларга бәрелеп шаулап аккан
Салкын сулы елга ярында
Гидрологлар туктап ут яктылар,
Ял итәргә учак янында.
Коры чыбык яна дөрли-дөрли,
Ялкыннары күккә үрелә,
Елга өсте, яшел киң аланнар
Кичке томан белән күмелә.
Автор турында:
Язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында Киров өлкәсендәге Нократ Аланы (Вятская Поляна) районының Түбән Шөн авылында туган. Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты (1996), Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1983). 2010 елның 26 июлендә Казанда вафат булды.
Текстны Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №6. – Б.3.
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram

ФОТО
Казиле мәчетенә 120 ел
Башка фотолар →
Башка видеолар →
Аудио
Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры
Башка аудиоязмалар →
БЛОГЛАР
Бөтен блоглар →
ВИДЕО
-
Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"
-
“Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА