Журнал «Безнең мирас»

Дөньяда сүзем калыр (Илһам Шакиров)

Илһам Шакировның тууына 90 ел

 

Илһам Шакиров

(15.02.1935-16.01.2019)

 

Халыкның кайсы чорда ничек, нинди омтылышлар белән яшәвен беләсең килсә, тот та шул чордагы халык җырларына мөрәҗәгать ит. Аларда син халык тормышының чагылышын күрерсең.

 

***

Җырларда халыкның дөньяга карашы, уе, фикере, азатлыкка, бәхеткә омтылышы, гореф-гадәтләре дә чагыла. Мәсәлән, халык җыры «Көзге ачы җилләрдә» туңып, яңгырга чыланып, окопта килеш туган җирләренә кайту турында өметләнеп ятучы солдатның кичерешләрен сөйләп бирә.

 

***

Җыр-музыка – кешенең аерылгысыз юлдашы ул. Кешелек дөньясы нинди катлаулы үсеш юлын үткән булса, аның культурасы да, аерым алганда, җырлары да шундый ук юл үткән.

 

***

Нинди генә югары профессиональ музыкаль әсәрләр тумасын, халыкның музыкаль фольклорына нигезләнмәгән булса, алар гомерле була алмый.

 

***

Халык җырлары – күмәк иҗат җимеше. Җырчылар төркеме яки аерым кеше тарафыннан тудырылган бер җыр телдән-телгә күчеп китә, кабатлана; кабатланган саен шомара, җыйнаклана, нәтиҗәдә, сәнгати яктан төгәлләнгән әсәр туа. Халык үзенең җырларын йөз еллар буенча шомарта һәм сәнгатьнең иң югары баскычына җиткерә.

 

Автор турында:  

Җырчы (баритон), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012)ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981) һәм РСФСРның (1983) халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970), Сарман районының (2015) һәм Казан шәһәренең (2006) мактаулы гражданы. Илһам Гыйльметдин улы Шакиров Сарман (элекке Ворошилов) районының Яңа Бүләк авылында (хәзер Тукай районына керә) 1935 елның 15 февралендә туган. 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды.

Текстны Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №1. – Б.3.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру