Баулы чиләк
М.Захаров фотосы
Тормыш турында уйландым,
Иске Уй булса да.
Гомер юлы: кое, бау һәм чиләк…
Әгәр дә чиләк коедан
Буп-буш чыга икән,
Бау озынлыгын үлчәү ник кирәк!..
Гомәр Хәйям (1048-1131)
Таң ата. Кояшның беренче нурлары, тәрәзә пыяласына ятып, йорт эчен күзли. Тора-бара, әллә батыраеп, әллә инде куркыныч янамаганлыгын сизеп, тәрәзә пәрдәсенең өске өлешеннән тасма-тасма булып эчкә уза. Аларның очлары идән такталарында ак түгәрәкләр ясый. Шук песи баласы ул түгәрәкләрне әле бер, әле икенче тәпие белән тотмакчы, урыннарыннан кузгатмакчы, тәгәрәтеп уйнамакчы булып, уңга-сулга бөтерелә. Баскан урынында сикерә дә түгәрәкләр өстенә килеп төшә. Нур тасмалары, уенга кушылып, әле идәннең буяулы тактасына, ул да түгел, песинең аркасына, койрыгына яисә нечкә мыекларына куна. Йорт эче күзгә күренеп яктыра. Шулчак түти, «Керәчин бетә», дип, унлы лампаның фитилен кыса. Инде корымлана башлаган куык өстенә сул кулын китереп, авызы белән өф итеп өрә дә сүнгән лампаны мич уентыгына куя. Өй эченә төтен катыш керосин исе тарала. Тәрәзәнең аскы яртысын каплап торган пәрдәләр, элеп куелган җебе буйлап, як-якка ачыла. Өй эче тагын да яктыра. Өстәл өстендәге җиз самавыр көндәлек җырын башлый. Иртәнге эңгер-меңгер аша такта чәй, сары май, ипи исләре сулыш юлларына үтеп керә. Шул чакларда әле кояш нурлары килеп җитмәгән, юкә агачы яфрагыдай телләре булган ак төстәге кашага эленгән, йорт бүрәнәләре белән түшәм тоташкан урын – өй почмакларына нур иңә. Ихтимал, бисмиллалы, эчкерсез, тату гаиләдәге фәрештәләр нәкъ менә шушы йорт почмакларында оя корадыр. Бәлкем, шунлыктан, андагы киштәгә мөселманнарның изге китабы – Коръән, мичтә пешкән ипи, сыерның кайсы көндә үгез алганлыгы язылган дәфтәр, чит якларда яшәгән туганнардан килгән хатлар саклангандыр…
Менә шулай итеп, һәр йортта, һәрбер гаиләдә яңа көн башлана. Кайсы хатын иренә кичтән калган ашны җылыта. Кайсылары кызган табада йомырка тәбәсе чыжлата. Төче коймак пешерүчеләре дә очрый. Диетадагылар, чабыш аты сыман, сулы солы ашый. Карабодайны сөттә изүчеләре бар... Кыскасы, һәр кеше үзенчә кылана. Бары тик бер нәрсә генә үзгәрешсез: үзен-үзе хөрмәт итүче татар көнне уң аягына басып, бисмилласын әйтеп каршы ала. Нәкъ менә шул минутларда язмыш китабының чираттагы бите ачыла. Бер тамчы күрәчәгең язмышың чиләгенә тама. Атаң-анаң картая, энекәш-сеңелкәшләр, оныклар үсә. Агачлар болытларга башын суза, таулар ишелә, кошлар җылы яклардан кайта. Кешеләр алга үрмәли, яшәү өчен рәхәт ил-җирләрне эзли. Кулларына акча керсә, очар кошларга охшап, җылы якларга, зәңгәр диңгез буена, кәүсәләренә йон чыккан пальмалар үскән җирләргә юл тота. Кеше үзенә үги ана сыман тоелган илне, күзенә сөйкемсез күренгән кешеләрне, яратмаган, аз табыш китергән эшне ташлап кача, бәхет эзли. Халкыбызда: «Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый», – дигән тәгъбир яши. Кешеләрнең язмыш чиләкләре дә шушы сакал яисә ат арбасы артына тагылган дегет чиләге сыман аннан калмыйча ияреп йөри.
Ел артыннан ел уза. Өстәге киемнәр туза, чәч коела, теш төшә, көч каядыр китә. Бары тик язмыш чиләгендәге су гына артканнан-арта. Ул мөлдерәп тула. Тутыга, яньчелгән урыннары күбәя, анда-монда тишек-тошыгы күренә. Кемгә ошасын мондый әйбер, шуңа инде оста чакырталар. Саллы гына акча бәрабәренә чиләк тыштан шомартыла, яңа сап куела, тишекләре ямала. Карап торышка «ничава» гына. Мондый кешеләр кызганыч билгеле. Юк эш белән шөгыльләнәләр. Акыллы булсаң, адәмдәшем, син чиләкнең эченә кара. Күрәсезме, кайсыдыр чиләкнең эчендә болганчык су. Бар сасы исе килгән, юынтык суныкына охшаганы. Бар каралып беткән, кортлылары. Менә шушы чиләк киләчәктә синең язмышыңны хәл итәчәк. Бакыйлыкка күчкәч, корбанга чалган сарык өстенә атланып, кулыңа язмыш чиләгеңне тотып, сират күперен исән-имин чыгып җитсәң, чиләгеңдәге байлыгыңа анализ ясала. Сорау алган беркетмәгә Мөнкир белән Нәкир исемле фәрештәләр кул куйгач, гөнаһларың яхшылыктан күбрәк булса, чиләгеңне башыңа кидереп, астында шаулап ут янган тәмуг казанына илтеп ыргыталар. Ә инде әйбәт кеше дип тапсалар, чиләгеңә җиләк-җимеш тутырып, хур кызлары янына утырмага озатыласың. Ихтимал, хатыннарны берсеннән-берсе озынрак буйлы, карга канатыдай кара чәчле хур егетләре көтеп торыр. Бахырларның рәхәт күрәсе көннәре әнә шунда…
Гомер-язмыш чиләге һәр кешедә үз вакыты җиткәч тула. Миңа кадәрле туган абыем белән апамның чиләкләре – 2-3, әнинеке – 75, әтинеке 90 елдан соң тулган. Ә минем чиләкнең суы 75 санында чайпала. Яшем турында хәбәрдар булучылар мине картлар исемлегенә кертмәкче. Ә бит үземнән яшьрәкләр арасында да мин яшьрәк күренәм. Үзебезнең капка төбендәге ташны, яшьлек елларымдагы шикелле, әле дә күтәрергә көчем җитми. Әйтәм ич, мин үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә дип. Бары тик өйдәге чүп-чарны урамдагы тартмага чыгарып, чиләген кулыма тотып кергәч, картая башлаганымны сизәм. Мине күргән оныкларым, икәүләшеп: «Ник чиләген алып кердең, бабам?» – дип сорагач, аптырап калам. Ничек итеп аларга аңлатасы, әле моннан 30 ел элек чүп чиләген чүплектә калдырып кергәч, хатынның өйдә күз ачкысыз буран куптарганын. Әнә шул еллардан соң бик күп сулар аккан. Ә безнең яшьлек елларында пакетлар чүп өчен түгел, кара көннәр өчен җыелган акчаларны сакларга да юк иде. Без кооператив фатир өчен акчаны хатынның гамаж балагына салып төйни идек. Күршеләр – иске оекбаш, аларның күршеләре киез итек эченә җыйды. Бу хәлләрне, безнең буын турында начар уйламасыннар өчен, оныкларга сөйләгәнем юк. Бары тик бүген генә сезнең өчен сер йомгагын чишәм.
Бу язмам кичке якта языла. Тышта караңгы. Күктә соры төстәге болытлар йөзә. Йолдызлар күренми. Яңгыр тамчылары һаваны тузаннан арындырган. Ачык тәрәзәдән кергән дымсу һава сулыш юлларын рәхәт итеп назлый. Әллә табигать бүләге, әллә кичке салкынча һава җиңеллек китерәме - минем шушы язмамнан, сездән, җирдәге тормыштан һич аерыласым килми. Караңгы күкнең төпсез тирәнлегенә карыйм. Ирексездән Гомәр Хәйямнең тирән коедан буш чыккан чиләк турындагы дүртьюллыгы исемә төшә. Акыл иясенең фикерләренә ияреп, үземнән дә кайбер нәрсәләрне өстәштерәм. Чынлап та, чиләк сусыз чыкса, гаеп кемдә? Суы булмаган коедамы? Әллә суы булып та, кое чыгырының бавы кыскарак булгангамы? Чын ич, бавың кыска булса, чиләк белән су кавышмас. Кешеләр белән дә шулай: бауларының кыскалыгы сәбәпле, үзләре теләгән суга җитә алмыйча, хыяллары бауның аскы очында эленеп кала. Яисә чиләк тишек булып, менгән чакта суы агып беткәнме? Бәлкем, әнә шундый кимчелекләре булган коедан су алырга теләгән син үзең гаепледер?
Кое бавы кеше гомеренә – А пункты белән В ныкы арасындагы юлга тигез. Кендек турындагы очы киселгәч, син бала шушы дөньяның бер җан иясенә әйләнсең. Сине монда адәмдәшләрең көтә. Чиләгеңә белгән-күргәннәрең, кылган гамәлләрең тула башлый. Бавың озыная барган саен, чиләгең дә зурая, коең тирәнәя.
Әнә шул коең сусыз булса, кемне гаепләргә? Һичшиксез, сусыз урында кое казучы гаепле булып чыга. Инде эш узган, күпме еласаң да, чиләк күз яшьләреннән тулмас. Ә әлегә синең коең – сулы, бавың – озын, чиләгең тишелмәгән. Кызганма көчеңне, вакытыңны, чыгар кое суыңны көн яктысына! Эч туйганчы. Беләм, кайсы төче, кайсы тозлы яки каты булыр. Әмма нинди кенә булсалар да, алар синең иреннәреңә каз каурые яки мамык белән тидерелгәннәреннән бик күпкә сихәтле һәм тәмле.
Безнең буын кешеләренең язмыш баулары илнеке белән үрелеп барды. Ил сөенсә, без дә сөендек, ул көенсә, без дә көенә идек. Ул еллардагы тормышыбыз бавы кызыл төстә иде. ХХ гасыр, илебездә индустриализация төгәлләнде. Коммунистлар партиясе кул астында ил Гитлер Германиясен тар-мар итте. Татар улы Гази Заһитов Рейхстаг өстенә кызыл байрак кадады. Дөньяда беренче тапкыр безнең ил кешесе космоска очты. Кызыл әләмнәр әле безнең эрага кадәрле борынгы Рим гаскәрбашы Гай Марий легионнары өстендә җилферди. 1552 елда Казан ханлыгын юк итәргә килгән Иван Грозный гаскәре өстендә дә кан төсендәге әләм күтәрелә. Әмма тарих ничек кенә үзенең кан төсендәге йөзен күрсәтмәсен, минем өчен кызыл төс – социализм, ягъни кешенең кеше белән дус, бертигез хокукларга ия чагында якты киләчәгебез коммунизмга бару юлындагы җиңү билгесе буларак кадерле. Мин – әнә шул комачтай әләмнең очын үбеп, икенче кулыма автомат тоткан килеш ант эчкән кеше. Мин үз идеалларыма тугрылыклы. Әгәр язмышларны үзгәртеп булса, мин барыбер узган елларыма кайтыр идем. Күп кеше, шулар арасында минем хәләл җефетем дә, ул елларга кайтырга аяк терәп каршы. Аларның төп аргументы: бар нәрсә дефицит, теге юк, бу... Бәхәсләшмим, сәгать буе чират торып, 10 кисәк кер сабыны алып кайтканым хәтеремдә. Ә хәзер кибетләрдә сабынның сыегы, катысы, ислесе һәм иссезе, җаның ниндиен тели – шундые бар. Нәрсә, хәзер өебездә сабын бик күпме әллә? Юк! Бер кисәк, анысы да юка, кечерәеп калган. Димәк, ул елларда да үз чиләген генә кайгыртып яшәүчеләр булган. Әнә шул комсызлык социализмның тамырын корытуга үз өлешен кертә...
Язмышым чиләге тулып килә. Актарып карасаң, анда булмаган нәрсәләр бик аздыр. Төбендә малай чак хатирәләре. Җәй. Күктә кояш. Тузанлы юллар. Киртә буе кычытканнары ефәк шәлләрен бөркәнгән. Авыл өстендә су эчәсе килгән сыерның мөгрәве эленеп тора. Авылдагы туган-тумачаларына шәһәр балалары кайта. Авыл һавасы, ипие, катык, сөт, җиләк, какы, кузгалаклар... Беренче эш итеп, урманга алып менәсең. Шәһәр баласы урман күренү белән йөгерә башлый. Куакның иң нечкәсе өстенә – ул шомырт яисә чикләвек була – сикерә. Бөгү һәм сындыру башлана. Күрәсездер, ул имән, каен, наратлар өстенә сикерми – көче җитмәсен белә. Авыл балалары күзлегеннән караганда, шәһәрнекеләр тилемсә, әз-мәз генә ясалып бетмәгән сымак. Әнә шулай итеп, тормыш коесының суын файдасызга әрәм-шәрәм итүче, үсеп җиткәч тә, чиләгендәге суы бозылучан кешегә әйләнә. Боларның күңел күзләре сукыр, коеның рәхимлелеген, аның матурлыгын аңламаучы, шактый гына мескен кешеләр. Федор Достоевскийның «Идиот» романындагы герой – Ипполит Терентьев сүзләре исемә төшә: «Дөньяны матурлык коткарачак!» Сүз эчке, рухи матурлык турында бара. Әнә шундый матурлыклар белән тулган язмыш чиләгендәге су беркайчан да бозылмаячак. Алар баулары өзелгән минутларда да, коеларына рәхмәт әйтеп, якты дөнья белән хушлаша. Синең коең кала. Чыгырдагы бавы өзелгәч, чиләк һәм бау үзе дә бакыйлыкка күчә. Һәр яз саен кое тирәсендәге тал-тирәкләр яфрак яра. Җылы яклардан кайткан карга, сыерчыклар, җирле халык – чыпчыклар да ботакларга куна. Тормыш дәвам итә…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА