Дөньяда сүзем калыр... Уку өчен 2 минут

Әти-әни тәрбиясе – беренче урында

«Әтиемне сагынам», – дип сөйләп китте якташым, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Фәридә. Сагынырлык та шул, чөнки аның әтисе район күләмендә танылган төзүче иде. Ул оста ташчы, пыялачы, штукатур-маляр һәм столяр буларак та танылды.

 

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ.

 

 

Алдынгы эшче – данлыклы кеше. Оста куллы шәхесне кайда да яраталар: район үзәгендә, авылда да хөрмәт итәләр. Эш батыры – ул инде ил батыры, эш сөйгәнне – ил сөя.

 

...1978 елда Чүпрәле районының Кече Чынлы авылына күрше булган Иске Шәйморзада участок сырхауханәсе төзергә исәплиләр. Район җитәкчелеге, Зариф Зыятдин улы Алимов белән киңәшмичә, төзелешне башламый. Шуңа да Иске Шәйморза авылында ике катлы участок сырхауханәсен төзүне тулысынча аңа тапшыралар. Зарифка да эшләгән кешенең кадерен белгән җитәкчеләр белән эш йөртү бик уңайлы була.

 

Шулай итеп, ул үзе бу эштә җитәкче, экономист-бухгалтер да буларак эшче куллар яллап, аларга хезмәт хакы түләүне үз өстенә ала. Әлеге төзелешкә күпме кирпеч, цемент, известь, ком, агач материалы, буяу кирәклеген санап-хисаплап чыгара һәм барысын да үзе кайтарта. Тырышлык бушка китми, сырхауханә билгеләнгән көнгә сафка бастырыла, аны дәүләт комиссиясе кабул итә. Бу төзелеш барлык тирә-як авыллар өчен зур куаныч була. Ә Зариф Алимов, Иске Шәйморза сырхауханәсен төзүгә көч куеп, район күләмендә таныла. Район җитәкчелеге аның хезмәтен югары бәяләп, ул заманда бик тә дефицит булган Кырым шифаханәләренең берсенә юллама белән бүләкли.

 

Иске Шәйморза авылындагы участок сырхауханәсе шул дәвердән озак еллар авыл халкына хезмәт итә. Анда дәваланган, сәламәтлеген ныгыткан кешеләр табибларга рәхмәтле булып яши. Уйлап карасаң, Зариф абый үзенең эш-гамәлләре белән күпме савап алган...

 

Үткәннәрне искә алып сөйләгәндә, Фәридә бер мәл авыр гына көрсенеп куйды һәм сүзен дәвам итте.

 

...Аның әтисе мәктәпне Иске Шәйморзада тәмамлаган, чөнки Кече Чынлыда урта мәктәп булмаган. Урамда кояш кыздырамы, җил-яңгыр, кар-буранмы – укучы егет мәктәпкә юл тота: кайчан җәяүләп, кайчан очраган транспорт, я велосипедта йөреп укый. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый. Әти-әнисенә ихтирамлы, шәфкатьле бала булып үскәнгә, төп йортны ташлап, күпләр кебек калага китәргә җөрьәт итми. Шулай да төзелеш тармагында көч куеп, еллар үткәч, күңелендә яшьлек чорында югары уку йортында белем алып калмавына үкенеч хисләре уянган чаклары да була.

 

Зариф абыйның әтисе Зыятдин Алимов, Бөек Ватан сугышында катнашып, Сталинград өчен барган авыр сугышларда батырларча башын сала. Әниләре исә көнне төнгә ялгап колхозда эшли. Аңа балаларны, сукырайган әтисе – Җамалетдин бабайны һәм күзләре нык начарланган Гафифә әбине карарга-ашатырга кирәк. Гаиләсен ач үлемнән саклар өчен ул кайбер көнне кесәсенә бодай-фәлән тутырып кайткалый. Ләкин аның бу гамәлен авыл халкы сизеп, җитәкчеләргә әләкли. Шулай итеп гаиләне бердәнбер туендыручы әниләре 3 елга рәшәткә артына эләгә. Ә ул вакытта Зарифның энекәше Заһит бигрәк тә сабый була. Балаларга тормышның ачысын-төчесен бик иртә татырга туры килә.

 

Уңган-тырыш кеше булган әниләре төрмәдә дә эшли. Шуның нәтиҗәсендә амнистиягә эләгә. 3 ел урынына, бер елдан соң авылга әйләнеп кайта.

 

Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый дигәндәй, җәйләрен унике яшьлек Зариф белән җиде яшьлек Заһит колхозда сарык көтүен көтә. Һәр көн көтүгә чыккан малларны санап алалар да, кич янә санап, ферма мөдиренә тапшыралар. Тормыш математикасы шулай башлана.

 

Йорт-җирне карап тоту да малайлар өстендә кала. Алар, Чынлы елгасы китергән дуенны станнарга салып, кирпеч сугарга өйрәнә. Шулай итеп, саманнан үзләренә өй торгыза.

 

Зариф, яше җитеп, армия сафларына алынгач, анда да төзелеш эшләрендә катнаша. Энекәше Заһит хәрби хезмәтен үтәргә Кемерово өлкәсенә юллана. Әмма анда ул спорт күнегүләре ясаганда җәрәхәтләнеп, госпитальгә эләгә һәм, кызганыч, вафат була.

 

Алда сөйләгәнчә, Зариф абый белән аның хәләл җефете Миңниса апа гаиләсендә балалар хезмәт тәрбиясе алып үсә. Ир белән хатын, йорт-җирне яңартыр өчен, ат җигеп, Чувашиянең Сойгино авылыннан бүрәнә ташый. Шулай тырышып һәм ул вакытта киң таралган гадәт буенча өмә җыеп, матур йорт төзүгә ирешәләр. Шуның өстенә, әле авылда сирәк кешедә булган «Нива» автомобиле дә капка каршына кайтып баса. Тир түгеп эшләсәң, үзең дә бу тормышта кунак шикелле яши башлыйсың икән.

 

Бала – әти-әнинең көзгесе. Эш тәмен белеп үскән кызлары Фәридә дә тормышта югалып калмый. Каникулларда әтисенә төзелештә булыша, аның үрнәгендә барлык төр эшләрне башкарырга өйрәнә. Соңыннан инде ул төзелеш тармагында оста мастер булып китә һәм башкаларны да шуңа өйрәтә. Вакытында чәчкән орлык вакытында шыткан кебек, кечкенәдән дөрес тәрбия алган бала да акыллы булып үсә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи