Зәкят (Ислам. Дини сүзлек)
Зәкят (гарәпчә – арыну, сәдака, салым) – мал-мөлкәт хисабыннан чыгып, ярлы мөселманнар өчен дип бирелә торган салым, сәдака. Ул Коръән нигезендә билгеләнгән. (Акчасының яки башка малының 1/40 өлеше.) Башта ул азмыкүпме мөлкәте булган барлык мөселманнар бирергә тиешле сәдака булган. Дини берләшмә аны ярлыларга, тол хатыннарга, картларга, гарипләргә, ятимнәргә өләшкән. Шәригать тарафыннан билгеләнгән зәкятнең башка салымнардан аермасы шунда: ул балигъ булган мөселманнардан гына алынган, башка диндәге кешеләр аны түләмәгән. Зәкят, мөлкәт күләменнән, сәүдә һәм һөнәрчелек кеременнән, гаиләдәге балигъ булган кешеләр саныннан чыгып, елга бер тапкыр бирелә.
Ислам дине, зәкят һәм гошердән, фитыр сәдакасыннан тыш, ирекле сәдака бирүне дә хуплый, гөнаһларны ярлыкауда аның әһәмиятенең аерата мөһим булуын раслый. Хәзерге чорда халкы ислам динен тоткан илләрдә зәкятне «ирекле сәдака» диләр. Шунысын да искәртик, үзен иманлы дип санаган мөселман кешесе аны бирмичә калмый. Инкыйлабка кадәр татар байлары зәкят сәдакасын даими рәвештә биреп килгән, чөнки ул мохтаҗлар һәм мескеннәр өлеше санала.
Язма «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы –
Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993) файдаланып әзерләнде.
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 68 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА