Япониядә авыл кешеләре
Японнарныӊ авылларын гизү миӊа үзенә аерым бер рәхәтлек бирә иде. Авыл кешесе белән шәһәр кешесе арасында бик артык аерма да күренми. Гадәт һәм әхлак дисеӊме, киенү рәвеше дисеӊме – боларныӊ берсендә дә күзгә ташланырлык аерма юк. Япониянеӊ авылларында да искиткеч тәрбияле, әдәпле, килгән кунакка ачык йөзле кешеләр яши. Авылларныӊ күбесендә инглизчә яхшы белгән кешеләр шактый. Кайбер авылларда газета басылып чыга. Бары тик, авыл кешеләре гадирәк, яшәү рәвешләре табигатькә тагын да якынрак һәм алар Көнчыгышка хас тормыш белән яшиләр. Өйләрендә, гадәттә, чыпта келәм, кечерәк кенә тимер мич була, шулардан тыш, йорт җиһазы диярлек башка берни дә күрмәссез.
Авылларда йөргәндә бернәрсә игътибарымны җәлеп итә иде: кышкы көн булганга һавалар суык тора, берәр өйгә кунак килүгә, иӊ башта тимер мич китереп куялар, шунда ук күмерен дә тутыралар, әлеге янмаган күмерне кунак алдынарак этәләр, бары тик шуннан соӊ гына сәлам бирәләр. Һәр авылда, һәр өйдә бу кагыйдә рәвешен алган. Шунысы гаҗәп: кисәү башы калган булып, шуннан чыккан төтен исен һич кенә дә тоймадым. Кайчакларда шулкадәр арып кайта, ятып йоклый идем: Аллаһ сакласын, әгәр шул вакытларда кисәү калган булса, җеназам да шул илләрдә калган булыр иде. Бик күп тапкырлар арып йоклап киткәнем булды, йорт хуҗасы тимер мичне минем борыным төбенә үк диярлек китереп куйган була, күземне ачуга, иӊ элек шул мич күземә ташлана иде.
Авыл кешеләрендә мин күргән ул искиткеч мөлаемлыкка кызыгып карарлык иде. Ул авылларны бер-берсе белән тоташтыра торган юлларныӊ төзеклегенә, әле шуныӊ өстенә искиткеч чисталыгына сокланып, кайчакларда минем япон авылы кешесе буласым килә иде. Ләкин ашау турында сөйләшсәк, Аллаһ ярдәм бирсен, балыктан башка берни юк. Ашаулары – балык та суда пешкән дөге. Ит, икмәк кебек нәрсәләрне эзләп торасы да юк. Бик мул булган бернәрсә бар – ул да булса, йомырка. Арзан да булганга, мин, күбесенчә, йомырка ашап тамагымны туйдыра идем.
Габдерәшит Ибраһимов "Ислам дөньясы"
Безнең мирас. - 2019. - №11. - 69 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА