Журнал «Безнең мирас»

Рәшидә абыстай Исхакый: «Мине вәгазьләремнән эзләгез!»

Казаныбызның мәшһүр остабикәләреннән Рәшидә абыстай Исхакыйның тууына 100 ел тулды. Әлеге уңайдан абыстайның улы, шактый еллар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән сөхбәтләштек. Хәзер инде ул мөфти түгел дип әйтергә ашыкмагыз. Нәзарәт рәисе – рәсми зат, мөфти фәтва бирүчене аңлата. Госман хәзрәт, абруйлы имам, сүз остасы, гыйлем иясе буларак, бүген дә бик күп дини мәсьәләләр уңаеннан фәтва бирә, шактый четерекле нәрсәләргә ачыклык кертә.

 

«Күрешеп, әниегез – Рәшидә абыстай хакында әңгәмә корып алыйк әле», – дип шылтыраткач, мөфти хәзрәт миңа әүвәл әнисе төшкән видеолар җибәрде. «Ул еш кына, мине вәгазьләремнән эзләгез, дип әйтә иде, башта шуларны кара әле», – диде. Анда, чынлап та, абыстайның бик гыйбрәтле вәгазь-нәсыйхәтләрен ишетәсең. Бер язучы: «Мине китапларымнан эзләгез», – дигән. Дөрестән дә, бу видеоларны күргәч-тыңлагач, Рәшидә абыстай күз алдына килеп баскандай була. Шулай да әнисе хакында улы Госман хәзрәттән дә яхшырак сөйләүче табылмастыр. 

 

– Сез, исән чагында, әниегезнең юбилейларын өйдә генә уздырдыгыз. Югыйсә, Тинчурин, Камал театрларында Рәшидә Исхакыйның юбилей кичәсе була, дисәләр, мөслим-мөслимәләребез җыелышып, гаиләләре, туган-тумачалары, күрше-тирәләре белән килер иде. Бу юлы шушы зур чараны, Рәшидә абыстайның шәкертләрен сәхнәгә чыгарып, мөселман дөньясы өчен күренекле вакыйга итеп уздырмыйсызмы?

 

– Бисмилләәһиир-рахмәәниир-рахиим! Рәшит хаҗи, сүзне дөрес башламадыгыз. Әниегезгә аз хөрмәт күрсәттегез, дип, мине тәнкыйтьләгән шикелле, миңа дәгъва белдердегез. Әгәр әни исән булса, Аллаһның рәхмәтендә булсын, яки шушы нәрсәне сизеп ятса: «Зинһар, юбилейлар үткәрмәгез, эшләгән эшләребез риядан китмәсен, гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен, иң мөһиме – кабул булуы», – дип әйтер иде. Әни 2016 елда вафат булды. Аның «Намаз уку тәртибе» дигән китабын татарча һәм урысча ел да берничә мең данә бастырабыз. Мәчетләрдә һәм мәҗлесләрдә теләгән кешегә шушы китапны бушка таратабыз.

 

Мәрхүмә үзе исән вакытта мәҗлесләрдә вәгазь сөйләми калмый иде. Вәгазьләрен кешеләргә бик тәэсирле итеп ирештерде. Ахырда, вәгазен тәмамлап: «Әгәр сезгә җәннәткә бушлай юллама кирәк булса, менә сезгә шуны бирәм», – дип, әлеге китабын таратты. Башка эшләрен – дәрес бирүләрен, әйтик, «Динсез яшәп булмый» кебек китапларын исәпкә алмасак та, шушы бер китабы – «Намаз уку тәртибе» хезмәте дә аны оныттырмас өчен җитә, минемчә. Кая гына барсам, кем белән генә очрашсам да, күп кешедән, хәзрәт, әниегезнең шушы юка гына китабын укып намазга бастым, шуны плакат итеп язып, кыйбла тарафына куеп, намазлар өйрәндем; моңа охшаган башка китаплар да бар, тик бу хезмәт бәрәкәтле, тиз отып аласың, күңелгә сеңеп кала торган китап булды, дигән сүзләрне ишетәм. Кайдадыр затлы залларда аның мәҗлесен үткәрсәк, хакыйкый Аллаһы Тәгаләгә инанган, риядан, мактанудан курыккан кеше мондый эшне эшләмәс, юбилей уздыруга әни риза булмас иде. Балалар, оныклар белән җыелышабыз. Һәрвакыт, әнине үрнәк итеп, балаларыбызга сөйлибез. Әмма юбилей-кичәләр үткәрүне артык кайгыртмыйбыз. Кемдер үткәрә икән, үткәрсен. Без каршы түгел. Арчада, Казанда шушындыйрак кичәләр уздырылды. Ниндидер ярдәм кирәк икән, булышабыз, китапларын таратабыз. Әмма зур тантана итеп үткәрүгә мин каршы.

 

– Рәшидә абыстай ошбу фани дөньяга нинди мирас калдырды?

 

– Әнинең бик тирән дини гыйлеме юк иде. Әнинең гарәбияте – гарәп теле ул хәтле юк иде. Дөрес, аерым аятьләрне, хәдисләрне яттан белде. Әнинең бик көчле ихласы, белгәнен кешеләргә җиткерә торган сәләте бар иде. Аның җәлеп итү көче – харизмы бик куәтле иде. Әйтик, йөз кешегә вәгазь сөйләгәндә, шулар арасыннан берсе гамьсез булып яки телефонга карап утырса, шул кешегә аерым игътибар биреп: «Сиңа әйтәм, нишләп анда вафасыз утырасың!» – дип, тегене «йокысыннан уята» иде. Кешеләрне куркыта да, аркасыннан сөеп, мактый да белде. Кирәк булса, юморын да кулланды. Кешеләрне яратты. Безнең күршедә эчә торган бер урыс абзый яшәде. Шуны чакырып, каршысына утыртып, чәйләр эчертеп: «Коля, ярамый бит инде моны эшләргә, Коля, перестань», – дип, әни шуңар вәгазь сөйләп утыра иде. Шушы күршеләр үз хатыннарыннан курыкмаса да, әнине бик нык хөрмәт иттеләр. Әнинең йөрәге бик зур, бик киң – бөтен кешене сыйдыра иде. Аның янында һәрвакыт авырулар, акылы зәгыйфь кешеләр, мохтаҗлар, мескеннәр булды. «Әни, әйдә, мин аларны кунакханәгә урнаштырам, үземә алып китәм, кундырып чыгарам», – дип кат-кат әйткәнем булды. «Юк, миндә булсыннар, әҗер-савап миңа кирәк; мин үлгәч, алар килмәс; аларның хәер-догасы, бәрәкәте белән сез менә шундый дәрәҗәләргә ирештегез, шушы кешеләргә кылган изгелегем бәрәкәтендә Аллаһы Тәгалә миңа шундый бәхет бирде», – дип, безгә каты итеп әйтеп куя иде. Хәзер үзебез дә оныкларыбызга шулайрак сөйләргә, үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Сара исемле бер оныгым бар. Аңа: «Бибисара, мин бит сине бөтенесеннән дә ныграк яратам», – дип әйткән булам. «Ни өчен икәнен беләм, дәү әти», – ди. «Нигә?» – дим. «Чөнки мин дәү әнигә – Рәшидә абыстайга охшаган, син мине шуңа күрә яратасың», – дип җаваплый ул.

 

Әни кебек кеше бармы икән? ИншәАллаһ, булыр! Миннән еш кына: «Сез барыннан да элек мөфтиме, әллә Рәшидә абыстайның улымы?» – дип сорыйлар. Әлбәттә, мин барыннан да элек Рәшидә абыстайның улы. Мөфти булып эшләп аласың да, вазыйфаңны калдырып китәсең. Шушындый ихлас, галимә, бөтен кешене ярата торган, үз йөрәген кискәләп кешеләргә бирергә әзер булган әниләр бик сирәктер. Ул балаларын түгел, беренче чиратта, халыкны кайгыртты. Әни, кешенең милләтенә, байлыгына, дәрәҗәсенә карап тормыйча, һәрвакыт хаклыкны әйтергә ашыкты.

 

– Кайберәүләрдән, Рәшидә абыстай яшь чагында сыра саткан, тегеләй-болай иткән, дигән сүзләр ишетергә туры килә.

 

– Миңа да әни белән берүк төштә эшләгән, ул чакта яшьрәк булган кайберәүләрнең: «Беләбез Рәшидә абыстайны. Ул Мирный бистәсендә кибеттә эшләгәндә сыра да, штучный тауар бүлегендә аракы да сатты», – дип төрттергәне булды. Минем аларга һич тә ачуым килми. Күрәсең, бу кешеләрнең әнигә булган игътибары, ихтирамы шулчаклы гына. Бәлкем, әнинең дәрәҗәсеннән, абруеннан көнләшкән кешеләр шулай сөйли торгандыр. Бәлкем, миңа төрттереп әйтәселәре килгәндер. Ул вакытта алты бала. Шуңа карамастан, ул чакта ике сыер асрый идек. Мирный бистәсендә, шәһәр җирендә ике сыер асрауның кыенлыгын күз алдына китерегез. Көтү чыкмый, аларны арканлап, бәйләп куеп ашата, печән әзерли идек. Әни көндез кайтып икесен дә сава. Безгә сөт, каймак, эремчек бар. Артып калганын саттык, азмы-күпме файда булды, безне хезмәткә өйрәтте. Без – биш кыз, бер малай. Малай берәү генә булгач, миңа, бәлкем, күбрәк тә эшләргә туры килгәндер. Әгәр кемдер шулай сөйли икән, шулай сөйләп, бәлкем, әнинең гөнаһларын үз өсләренә ала торганнардыр. Заманасы шундый булды. Әмма шунысын да әйтим: үлчәп сата торган май, сөт, ит сату турында сүз чыкканда, әнием: «Юк, мин андый бүлеккә бармыйм, фәкать штучный тауар сата торган бүлектә эшлим; миңа кеше хакы кирәкми», – дип әйтә торган иде. Кайбер сатучыларның, иртән эшкә килгәч, зур сөт савытларын болгатмыйча гына сөт өстен үзләренә җыеп алып калганын да сөйли иде. Әмма әни беркайчан да алай эшләмәде. Сөтне һәрвакыт болгатып, башкалар өлешенә кермичә, гөнаһ җыймыйча саткан. Кеше хакын ашасаң, балаларың тәүфыйксыз, тәртипсез булыр, дип кисәтүе һәрвакыт истә. Хәзер уйлыйм: әнием белән берүк вакытта эшләгән байтак кына кешеләрнең балалары, оныклары хәзер кайда, кем булды? Гафу итегез, кем исерек, кем наркоман, кем төрмәдә, кем инде дөньядан үтте. Әлхәмдүлилләһ, без яшибез! Әниебезнең ашаткан хәләл ризыклары, догалары белән гомер итәбез. Әлхәмдүлилләһ, биш балабыз, унбиш оныгыбыз бар. Сөенеп-шатланып, әнинең үрнәгенә ияреп, балаларга шуны тапшырырга тырышабыз.

 

– Әниегез мондый тәрбияне кемнән алган?

 

– Әнием – Арча районының Иске Кырлай авылыннан. Аның апалары, сеңелләре, энесе – барысы да намазлы иде. Чөнки дәү әни – Мәрьям әбиебез әнигә караганда да ихласрак, динирәк булган. Нинди генә эш булса да – печән өстеме, өй юалармы, нәрсә генә булса да әби: «Кырылып китсен эшегез! Алыгыз тәһарәтегезне! Әйдәгез, намазга!» – дип әйткән. Шул ук таләпне безгә әни дә куя иде. Әле менә балалар, оныклар кунакка кайтты. Нинди генә хезмәттә булсалар да, азан әйтелүгә, бөтенесе тәһарәткә тарала. Намаз укылгач, эшен дәвам итәме, ашап-эчәме, су коенамы, балыкка китәме, ял итәме – үзләре карый. Иң мөһиме – намаз! Намаз – диннең терәге! Намазга игътибарлы булса, Аллаһы Тәгалә ул кешегә игътибарлы була. Кем намазга салкын караса, Аллаһы Тәгалә ул бәндәгә салкын карый. Әниебез дә безне, иң элек намаз, дип өйрәтте. Кем дә кем: «Рәшидә абыстай, Коръән укыйсым, гарәп язуын өйрәнәсем килә», – дип килсә, ул: «Иң беренче намазны өйрәнәсең, намазга басасың, биш вакыт намаз укыйсың, аннан соң гына мин сиңа Коръәнне, тәҗвидне өйрәтәм», – дип әйтә иде. Әнинең вазыйфасы шушы намазны өйрәтү иде. Чөнки иң элек намаз сорала. Аның бик яраткан бер хәдисе бар иде: «Кыямәт көнендә иң әүвәл хисап кылына торган нәрсә ул – намаз». Бу зарурлыкны бөтен кешегә дә искәртә иде ул.

 

– Күп кенә имамнарның балалары дин юлыннан китми. Сезнең нәселдә ничек?

 

– Олы апам – Фирдәвес апам балаларының шактые Коръәнхафиз булды. Чит илләрдә – Мәккәдә, Мәдинәдә укыйлар. Ләкин бөтенесе имам, мулла булып эшли дигән сүз түгел. Динне таратыр өчен мондый шарт куелмый. Динне таратыр өчен гыйлемле булу һәм шушы гыйлемең белән гамәл кылу шарт. Бердәнбер улым Мөхәммәт биш вакыт намазлы, татарча, гарәпчә, урысча, инглизчә сөйләшә. Дубайда яши. Кайдадыр мулла булып эшләргә, сабак бирергә кирәк, дисәң, аның гыйлеме, тәҗрибәсе дә бар. Мулла булып эшләү кешенең табигатенә салынырга тиеш. Начар имам булганчы, яхшы футболчы бул, дигән гыйбарә мәгълүм. Бу сәләт кемгәдер бирелгән, кемгәдер бирелмәгән. Артык тирән гыйлеме булмаса да, кешене өйрәтү, вәгазь сөйләү сәләте әнигә бирелгән иде. Кемнеңдер бик зур гыйлеме бар, нәхү-сарыфларны да, гарәп әдәбиятын, тәфсирләрне дә бик әйбәт белә. Әмма аның сөйләп ышандыра торган сәләте булмый. Шуңа күрә кемдер язып, кемдер сөйләп гыйлем тарата. Сөйләү дә, гыйлем дә – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк ул. Ләкин аннан да артыграгы – ихласлык. Әгәр ихлассыз гыйлемдә шәрәфәтлек булса, иблис иң беренче урында торыр иде. Иблис тә галим булды. Әгәр галимнәр, мөфтиләр алган гыйлеме белән гамәл кылмаса, Аллаһ сакласын, аларның тәэсире кешеләргә үтми.

 

Хәзерге вакытта әнигә охшарга тырышкан абыстайлар, шөкер, күп. Гыйлеме, яшел камзулы, кулларын матур итеп җәя-җәя сөйләүләре, кайбер юморлары белән дә әнигә охшарга тырышкан абыстайлар, әлхәмдүлилләһ, бар. Мин, шуларны күрәм дә: «Сез шулхәтле әниемә охшагансыз», – дим. «Әйе шул!» – диләр. Ләкин аның бер хәрәкәте дә ясалма түгел, табигый иде. Ул зур-зур түрәләргә дә, каршыларына килеп: «Җитмеш яшь – җитте дигән сүз бит ул, дөнья байлыгын җыюдан туктагыз, калган гомерегезне гыйбадәткә багышлагыз», – дип әйтә иде. «Менә кислородсыз өчдүрт минут та яши алмыйбыз, дин дә һава кебек кирәк», – дип, якынрак, белгәнрәк кеше туры килгәндә аларның авыз-борынын берничә секунд каплап тора да, тегесе уйланып кала иде. Аннан соң теге кеше, гадәттә: «Хәзрәтләр, бу сүзне сез әйтә алмыйсыз, моны Рәшидә абыстайдан гына кабул итеп була», – дип җаваплый иде. Ул сөя иде дә, сүгә иде дә. Аның күңеле бик чиста булды.

 

Бүген әниемнең бик күп шәкертләре башкалабыз Казанда, башка шәһәр һәм районнарда хезмәт күрсәтә, әнием сызган юлдан бара. Әниемнең «Намаз уку тәртибе» китабын бастырырга кирәк булса, нәшер ителгәне таратылып бетсә, бик күп шәкертләре, аларның балалары, үземнең туганнарымның балалары, кодалар: «Рәшидә абыстайның китабын бастырырга үзем ярдәм итәм», – дип булышалар. Хәтта әлеге китапны бастырырга чират торалар, әҗер-савап өмет итәләр. Шушы китапның артында болай язылган: «Бу китап сатылмый, әҗер-савабы Рәшидә абыстайга булсын, дип дога кылыгыз!»

 

Рәшит Минһаҗ язып алды.

"Безнең мирас". – 2024. – №8. – Б.57-61.

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру