Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһы Тәгалә кояш көнбатыштан туганга кадәр тәүбә кылган бәндәнең тәүбәсен кабул кылыр».

 

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше, пакьләнеп, Аллаһ йортыннан берсенә фарызларыннан бер фарызны үтәр өчен барса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең адымының берсе белән хаталарын гафу итәр, икенчесе белән дәрәҗәсен күтәрер».

 

Саһл бин Сәгъд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше миңа итагать итеп, ике аяк арасындагы әгъзасын һәм авызын хәрамнан сакласа, мин аның өчен җәннәтне өстемә алырмын».

 

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бозык сүз сөйләмичә, начар юлда йөрмичә, Аллаһ өчен хаҗ кылган кеше өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр».

 

Сәмура бин Җүндәб һәм Мугыйрә бин Шугъбә разыйаллаһу ганһүмә риваять иттеләр. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кем бер хәдиснең ялган икәнен белә торып минем исемнән сөйләсә, ул ялганчыларның берседер».

 

Сәхифәне Айсылу Вәлиева әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 51. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру