Журнал «Безнең мирас»

Өйләргә нур биргән дога

Берара дим, чөнки бу хәлләр күзәтелгәнгә әле, күп дигәндә 20-30 еллардыр, шәһәр йорты чүплекләре тирәсендә шамаилләр барлыкка килде. Бүгенге көн белән генә яшәүне һәм матди кыйммәтләрне өстен күргән «внук-внучкалар», иске йортлардан яңа фатирларга күченүчеләр әбиләре, бабалары истәлекләренә шундыйрак «хөрмәт» күрсәтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан татар шамаилләренә багышланган чаралар уздыру хакында игълан ителгәч тә, аннары Кол Шәриф мәчетендә күргәзмә оештырылгач та «чүплектән алып керәсе калган икән», «чүплектә күргән идем...» дигән сүзләрне әйтүчеләр байтак булды.


Бу да безнең тарих. Аллаһы Тәгаләгә ышануыбызны бел­дер­гән, динебез, иманыбыз билгесе булган бабаларыбыз өй догасы дип кадерләгән шамаилләр белән бәйле өйрәнелмәгән тарихның, мирасның бер кызганыч сәхифәсе... Әлбәттә, Бакый Урманче, Нәҗип Нәккаш, Рөстәм Шәмсутов кебек профессиональ рәссам-каллиграфлар, аерым сәнгатькәрләр көче белән шамаил сәнгате башта совет чорында, аннары үзгәртеп кору елларында юкка чыкмады. Халыкчан төрен ясауны исә авылларда инкыйлабка кадәр яшәгән әбиләреннән, бабаларыннан гарәпчәгә өйрәнеп калган буын дәвам итте.


Бүгенге көндә безнең бурыч ша­маилнең ни икәнен яшь буынга җиткерү һәм аның яңа үсеш юлларын барлаудан гыйбарәт. Шул нияттән чыгып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел башында «Минем гаиләмнең шамаиле» акциясен башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында беренче мәртәбә татар шамаилләренә багышланган Россиякүләм сәнгать конкурсы уздырылды.
Конкурска тәкъдим ителгән гаилә ядкярләренә аерым игътибар бирелде. Нәзарәт катнашучылардан аларның фотокүчермәләрен һәм кыскача тарихларын язып җибәрүне сораган иде. Гаилә ядкярләрен җыя башлагач, без үзебез дә көтмәгән бер хакыйкатькә тап булдык. Татар шамаилләре ул, мөселман сәнгатенең бер кабатланмас рухи мирасы гына түгел икән. Алар нык, сабыр, иманлы, зыялы татарларның гыйбрәтле, аяныч язмышы һәм шул ук вакытта үрнәк гамәлләре шаһитлары да. Аларга бәйле вакыйгалар бабаларыбызның яшәү рәвешен, ниятләрен, тоткан юлларын күз алдына китереп бастыра.


Хаҗи муллалар мирасы


Әгерҗе районы, Кичке Таң авылыннан 57 яшьлек Гүзәлия Хөсәенова гаиләләрендә сакланган шамаил хакында болай дип язды:


«Мин үземне белә башлаганнан бирле күңелемә бик якын булган гаиләбез ядкяре турында язам. Ул Гарәбстаннан моннан бер гасырдан артык элек кайтарылган. Төгәл елын белүче юк, ХIХ гасырда булырга тиеш. Үлчәмнәре шактый зур булган (80х60 см) бу шамаилне әтием ягыннан Муллахмәт бабамның әтисе Садыйк бабай хаҗдан алып кайтканы мәгълүм. Әбием Маһинур гарәпчә язылган китапларны җиңел укыса да, бу язуларны укый алмый иде. Аскы өлешендәге язуын да аңлый алмады. Еллар узу белән буяулары кырылган, пыяла астындагы кургаш кәгазе, рамындагы бизәкләре бозылган булса да, безнең өчен бу «яхшы сүз» бик кадерле (әбием аны шулай атый иде). Иң авыр елларда да гаиләбездә сакланып калуы гына ни тора! Нәселебезнең инде алтынчы буынына килеп җиткән ядкярне татар шамаиле дип әйтергә буладыр, минемчә».


Гаилә ядкяре булып 64 ел сакланган шамаил фотосын Казанда яшәүче Хафизов Шәүкәт Хәлил улы алып килде.


«Бу шамаилне муллалар нәселен дәвам иткән әтием Хафизов Хәлил Хафиз улы үзе язган. Әтием 1883 елда дөньяга килгән, 1973 елда вафат булды. 1913-1930 елларда Саба районының Олыяз авылында мулла вазифасын башкарган. Ике мәртәбә хаҗ сәфәрен кылган. Әлеге шамаилне әтием 1951 елда язган. Мин ул чакта армиядә хезмәт итә идем. Армиядә 7 ел булдым», – дип сөйләде 88 яшьлек Шәүкәт ага. Шәүкәт абый нәзарәткә шамаил күчермәсен җәмәгате Әнисә апа белән бергә китерде. «Әти белән әни шулкадәр зыялы, акыллы һәм инсафлы кешеләр иде. Бик матур итеп гомер иттеләр. Шуны да әйтергә кирәктер, ирем бик тә үрнәк муллалар нәселеннән. Шулай ук танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туганнан туганы. Ирем әтисе язган шамаилне бик кадерләп саклады», — дип аңлатты Әнисә апа.


«Бездәге шамаилләрне иремнең дәү әтисе Кече Укмас авылының указлы мулласы Госсам Мөхәммәтханов үз куллары белән гарәп хәрефләрен язып, чәй кәгазенә төшереп язган. Бу шамаилләр үткән гасырның алтмышынчы елларында эшләнгән бик тә истәлекле гаилә ядкяре булып саклана», — дип сөйләде конкурска 3 шамаил китергән Зөләйха Ханова.


Госсам бабай Мөхәммәтханов 1895 елны Саба районының Бичер авылында дөньяга килә. Шушы авылдан дини белем алырга Бохарага укырга дип чыгып китә. 28 яшендә указлы мулла исеме алып кайтып төшә. Ул кайтуга туган абыйсы өйләнеп, тормыш корган була, җитмәсә әле абыйсын паралич та суккан. Әтисе Бохарадан гыйлем туплап кайткан улына: «Улым, абыең авырый, ул инде моннан беркая китә алмаячак, сиңа китәргә туры килер, син үз юлыңны үзең сайла, кайсы авылга мулла булып китсәң дә, мин риза, бәхил», — дип, хәер-фатихасын бирә. Госсам Мөхәммәтханов Нырсы авылында сек­ретарь булып урнаша. Кече Укмаста мөәзин эшен дә башкара, аннары мулла була. Коммунистик инкыйлабның ачы җилләре Кече Укмаска да килеп җитә. Мәчеткә йөрүчеләрне көн саен куркытып торалар, яныйлар. Авыл халкы Госсам мулланы хөрмәт итә, яратып, Шәкерт абый дип тә дәшәләр аңар. Беркөнне авылның иманлы бер бәндәсе Госсам муллага хәбәр җиткерә: «Шәкерт абзый, бүген сине төнлә алырга киләләр, кач!»


Юлга дип ашык-пошык җыелган өс-баш киемнәрен, ризыкларын капчыкка тутыра да мулла абый, төн җиткәнен көтә. Бу 1930 елның җәй ахыры була. Менә Госсам хәзрәт өенең ишеген шакыйлар. Шикләнергә урын калмый, хәбәр дөрес булып чыга. Кулына капчыгын алып, тәрәзәдән бакча ягына сикерә. Хатыны Мәрфуга ишекне ачканда Госсам мулла инде эзен югалткан була. Ул дөм-караңгы төндә җәяүләп Казанга юл тота. Авылда аның көмәнле хатыны Мәрфуга, яшь балалары Асия, Назыйф, Габделәхәт кала.


Бәладән башаяк дигәндәй, Казанда озак тоткарланмый, ул тагын юлга кузгала. Казаннан Cахалинга хәтле барып җитә. Алты ел читтә йортсыз-җирсез, гаиләсез яшәп арыган мулла кабат Укмаска кайта. Авылда кладовщик булып эшли башлый, әмма озак тоткарланырга туры килми шул, кабат эзәрлекли башлыйлар. Янә 1939 елда гаиләсен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр була. Бу юлы Ленинград шәһәренә юл тота. Анда заводка эшкә урнаша. Сугыш башланырга ике ай кала үзенең туган ягына – Кече Укмаска кайтып егыла. Аннары инде сугыш юлларын үтәргә туры килә. Ул совет чорында да ислам диненең кодрәтен арттырып, укмаслыларны бергә җыеп җәмәгать, җомга, гает намазларын укыткан, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатып яшәгән. Шамаилләре исә рухи мирасыбызның бер кабатланмас өлеше.


Конкурска Татарстаннан читтә яшәү­че татарларга да мөнәсәбәтле ша­маилләр килде. Казанда яшәүче Ринат Вәлиуллин юллаган шамаил фотокүчермәләре шуны раслаучы бер мисал. «Әлеге татар шамаиле 1957 елда әтием Вәлиуллин Әнвәр һәм әнием Вәлиуллина Мөгалимәгә никахларына бүләк итеп бирелгән. Әти-әнием Казакъстанның Булаево шәһәрендә яшиләр. Шулай ук Казакъстанның Петропавловск шәһә­рендә «Дин-Мөхәммәд» мәчетендә татар шамаилләре саклана. Аларны мәчеткә мәхәллә халкы бүләк итеп китергән», — дип хәбәр итте ул. Кызганыч, юллар ерак булу сәбәпле алар Татарстанга әлегә килеп җитмәде.


Шулай ук Түбән Новгородтан Надия Фәхретдинова өйләрендә сакланган шамаил фотосурәтен җибәрде. Моннан тыш Башкортстаннан, Чувашстаннан һәм башка төбәкләрдән китерелгән шамаилләр Кол Шәрифтә оештырылган күргәзмәдә урын алды.


Оныклар бабалары белән горурлана...


Шамаилләргә кагылышлы конкурс кысаларында шамаилче картлар буынын дәвам итүче яшьләр язып җибәргән хатлар рухи мирасыбыз алга таба да саклануга бер өмет бирде кебек. Әйтик, Әлки районының Татар Борнае авылыннан килгән язма авторы Илдар Минсәгыйровка әле бары 10 яшь.


«Бездәге шамаил ничек барлыкка кил­гәне турында миңа әни сөйләде. Аңа 100 елдан артык. Минем әбиемнең әнисе – Фәрдия әбинең әтисе Гата бабай бик укымышлы кеше булган. Ул пыялага шамаилләр язган. Ул вакытларда авылда бик күпләрнең өйләрендә минем бабай ясаган шамаилләр эленеп торган. Ә менә бездә саклана торганын Гата бабай кызына никахка бүләк иткән. Әбиемнең әнисе озын гомер кичерде, 96 нчы яшендә мәрхүм булды. Менә дүртенче буын инде аның кадерле әйберләрен ядкяр итеп саклыйлар. Безнең өчен шамаилләр бик кадерле. Шулай ук безнең гаиләдә борынгы Коръән һәм аның тәрҗемәсе саклана. Аларны әбием әниемә тапшырган. Әнием гарәп телен өйрәнгән һәм шуңа күрә дә ул аларны укый белә...»


Тагын бер онык – Илдар Таҗиев – Питрәч районы Шәле авылыннан килде. Нәзарәтнең икенче катына бабасы ясаган шамаилләрне ул бик кадерләп кенә тапшыды: «Менә бу миңа дигәне, тегесе туганыма... Боларын күршеләрдән сорап алдым. Югала күрмәсен инде, алайса баш бетте... Кайсы елларда ясалганнарын бабай да хәтерләп бетерми. Артларына ябыштырылган газетлардагы даталарга карап чамаладым...» Ул шулай ук шамаилләр белән бергә бабасы хатирәләре теркәп барылган хат китерде.


Бабасы — имам хаҗи Габделхак Бикмуратов 1927 елның гынварында дөньяга килгән. Әтисе Габделкаюм абзый балта остасы булган, әнисе Мәликә апа Коръәнне бик шәп укыган. Сугыш башланганда Габделхакка 14 яшь була. Ишле балалы гаилә ачлык җәфасын күргән. Сугыш беткәч, Габделхакны Кемерово өлкәсенә хезмәт колониясенә җибәрәләр. Аннан отпускыга киптереп кайтаралар. Яңадан колониягә бармаган өчен аны 4 айга Раифа монастырендагы балалар колониясенә утырталар. 1951 елда авылына әйләнеп кайткач, ул Разия исемле кызга өйләнә.


Хәзрәт оныгына сөйләп яздырган хаттан бер өзек: «Ишәйдек – Мансур углым туды, гаиләне туйдырырга акча кирәк иде, эш барын бар — ә акча түләмиләр. Булган акчаларыбызны җыеп, эш кораллары сатып алдык, үзем корган верстакта догалар (шамаилләр) рамы ясый башладым. Кибеттә пыяла юк, акча да юк. Колхоз фермасына менеп, ватык тәрәзәләрнең пыялаларын алып төшеп, кисәкләргә кисеп куя идем. Язар өчен буяулар да кирәк, хатыным Разия кайдандыр битум алып кайтты, аны бензинда эретеп буяуга әйләндердек, төсле майлы буяуларны Казаннан сатып алып кайта иде. Коръән аятьләре пыялага дөрес төшсен өчен башта кәгазьдән трафаретлар ясыйм. Пыялага бронза, көмеш төсле буяулар белән язам да буявы кипкәч, битум белән буяп-кап­лап куям, кайсы урында төсле фольга да кулланам. Кешенең күңеленә хуш килсен, Коръән аятьләре аңлаешлы булсын дип, шамаилләремдә мәчет, табигать рәсемнәре ясый идем».


Акча булмаганда шамаилләрне сатып, шуның белән көн күрә, гаиләсен карый ул. Күбесен бушка да өләшә, бүләк итә. Шуңа күрә дә бүгенге көндә Шәледә һәм тирә-юнь авылларда ул ясаган шамаилләр өй күрке булып сак­лана.


Хатирәләрдән тагын бер өзек: «Соңрак, инструментлар күбәйгәч, башка авылларга йорт салырга йөри башладым. Яңа йортның хуҗалары догалыкларны сатып алмасмы дип, үзем белән алып бара торган идем. Кайвакыт: «Шамаилләрне кая куялар соң?» – дип сорыйлар иде. Ул вакытта дин тотучылар аз, халык гарәпчә белми, өйрәнмәгән. Мин ярый әнидән өйрәнеп калдым, күбесен аңлатырга тырыша идем. Менә шулвакытта вәгазьләр сөйләп, Гает намазларын укып йөргәнгәдер инде (мәчетләр юк иде әле, кеше өендә җыелышып укыйбыз), имамыбыз картайгач, мине имамлыкка кыстый башладылар. Булдыра алмам, миннән олылар бар, дип каршы килеп карасам да, 1982 елның 6 апрелендә җомга көнне, кискен генә «син буласың» дип, картлар сайлап та куйдылар үземне. Мәет җирләү, балага исем кушу, никах уку – барлык вазифа минем өскә йөкләнде. Шамаилләрне азрак ясый башладым, соңрак бөтенләй дә ясаудан туктадым...»


Шамаил сәнгатен алга таба саклау һәм үстерү өчен нишләргә?


Казандагы «Мәрҗани йорты»нда оештырылачак Ислам музеена куяр өчен, беренче булып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Тынычлык» мәчете мәхәлләсендә сакланган татар шамаилен бүләк итте. Башка имамнарыбыз мөфтигә кушылдылар, шулай итеп конкурс тәмамлангач та дистәләгән тарихи татар шамаилләре тупланды һәм бөтен республика кү­ләмендә мөфтияттә җыелуын дәвам итә. Шулай ук шамаилләр белән бәйле мөфтият проектлары республика җи­тәкчелегендә зур кызыксыну уятты.


Яшерен-батырын түгел, кызганыч, бүгенге көндә шамаилләрне ясау түгел, аларны укый алучылар да бик сирәк. Шулай да татар халкына гына хас шушы рухи байлыкны ничек сакларга һәм киләсе буыннарга җиткерергә соң? Нәзарәт тарафыннан уздырылган «Бүгенге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклау проблемалары» дип аталган түгәрәк өстәлдә төрле фикерләр яңгырады. Шуны әйтергә кирәк, сөйләшү Республика Иҗтимагый палатасы һәм Россия ислам университеты белән берлектә оештырылды. Шул чарада катнашкан кайбер белгечләрнең фикерләре белән уртаклашабыз.


Рөстәм хәзрәт Батыр,
Татарстан мөфтиенең беренче
урынбасары:



Шамилләрнең тәрбияви роле әлегә кадәр бәяләнеп бет­мәгән. Шамаил балачактан аңыбызга динне, безгә генә хас үзенчәлекләрне, кыйммәтләрне сеңдерә. Менә шушы яктан чыгып караганда, ул татар халкына үз-үзен, динен, дини һәм милли рухын саклауда бик булыша. Әлбәттә, без бу хакта яхшы беләбез. Татарс­тан мө­сел­­ман­нары Диния нәза­рәте тарафын­нан «Минем гаиләмнең шамаиле» акциясе ел дәвамында алып ба­рыла. Бүгенге көндә татар шамаилләренә багышланган каталог әзерләнә.



Рөстәм Шәмсутов,
Татар шамаиле галереясы
директоры, танылган каллиграф:



Каллиграф­лар альбомын әзер­ләргә ки­рәк. Каллиграф­лар язган Коръән сү­рәләре, аятьләр булырга тиеш. Аль­бомда кал­лиг­рафның исемен, нинди аять язылганын һәм мәгънәсен дә күрсәтергә кирәк. Рәссамнар гарәпчә белми, алар бу язуларны шамаилләр ясаганда кулланыр иде. Каллиграфлар альбомында язу стиле татарча булуы һәм аның нәзарәт тарафыннан тикшерелүе, раслануы мөһим. Бу яңа шамаилләрне ясаганда, Коръән сүзләрен язганда хаталар җибәрүдән саклар иде. Шулай ук шамаилләрнең сыйфатын да күтәрер иде.



Гүзәл Вәлиева-Сөләй­мано­ва,
сәнгать фәннәре докторы:



Шамаил – традици­он мө­с­елман сән­га­те. Без аны рә­сем яки сынлы сән­гать, дип әйтә алмыйбыз. Сынлы сәнгать татарларда ХIХ гасыр ахыры, ХХ гасыр башында җәдитчеләр тәэсирендә барлыкка килә. Ә менә декоратив ислам сәнгате мең ел дәвамында яши. Идел буе төбәгендә ул VIII гасырдан башлана. Коръән сүрәләре язылган такта паннолар шул хакта сөйли. Шамаилне декоратив сәнгать төре, дип әйтә алабыз, аның нигезендә каллиграфия ята. Сүрәләр, татар мәкальләрен, Тукай шигырьләрен язганнар. Алар янына татар бизәкләрен, архитектура корылмаларын, мәчетләрне төшергәннәр. Бары тик татар халкына гына хас шамаил төре барлыкка килгән. Бүгенге көндә дин әһелләрен әзерләүче Россия ислам университетында да һәм сәнгать уку йортларында да шамаилләрне өйрәтергә мөмкин. Тарихтан мәгълүм, шамаилләрне, шулай ук кабер ташларын муллалар ясаган. Кызлар ләүхә чиккәннәр. Татарларда Коръәннән төрле аятьләр бизәп тукымага чигелә, еш кына кысага алына һәм диварга эленә. Ләүхә — шамаилнең бер төре. Безнең бабаларыбыз, әбиләребез динне белгән. Коръәнне белмичә ничек шамаил ясыйсың?! Шамаил үзе дә синтетик, ягъни төрле юнәлешләрне берләштергән сәнгать һәм аны ясаучы да киңкырлы оста булырга тиеш. Аннан гарәп телен дә, Коръәнне дә белү һәм рәсем ясау осталыгы да сорала. Без менә шуңа омтылырга тиеш.


Теги: Айзирәк Гәрәева Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру