Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Мәсгуд әл-Әнсари разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Әгәр рөкүгъның, сәҗдәнең азагы булмаса, ирнең намазы яраклы булмас».Гали кәррамәллаһу вәҗһәһү (Аллаһ...

Әбү Мәсгуд әл-Әнсари разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Әгәр рөкүгъның, сәҗдәнең азагы булмаса, ирнең намазы яраклы булмас».


Гали кәррамәллаһу вәҗһәһү (Аллаһ аның йөзен хөрмәтләсен) риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Йә Гали, өч әмер кичектерелмичә кылынсын: «Вакыты җитсә, намазны уку; мәет әзер булса, җеназаны уку; тиң сораучы тапсаң, кызны кияүгә бирү».


Ибн Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Намазның әүвәл вакытта укылганы – Аллаһның ризалыгыдыр. Ахыр вакытта укылганы – Аллаһның гафуыдыр».


Сәһл бине Хисмә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Берегез алдына сәтрә (пәрдә) куеп намаз укыса, сәтрәсенә (пәрдәсенә) якын булсын. Шайтан намазын бүлмәс».


Гайшә разыйаллаһу ганһә сөйләгән: «Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам намазга керешсә: «Субөхәәнәкәл-лааһуммә уә бихәмдикә уә тәба- арәкәс-мукә уә тәгәәлә җәддукә уә ләә иләәһә гайрук» («Йә Аллаһ, Сиңа дан һәм мактау булсын. Синең исемең мөбарәк һәм дәрәҗәң олугтыр. Синнән башка бернинди Илаһи зат юк»), – дип әйтә иде».


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Имам башлык булыр өчен билгеләнде. Тәкбир әйтсә, тәкбир әйтегез. Әмма кыйраәт вакытында тик торыгыз».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №11. — Б. 83.


Фото: pixabay





Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи