Рамазан ае – Коръән ае, дип, күпләребез ураза көннәрендә Изге китапны кулына ешрак алды. Язучы, драматург, Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмаларын – Коръән тәфсирен әзерләп бастырган Рабит ага Батулла редакциябезгә килгәч, аңа шул җәһәттән җыелган сорауларны бирмичә кала алмадык. Әлеге сөйләшүне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Р.Гали фотосы
– «Бәкара» сүрәсенең 115 нче аятендә: «Көнчыгыш тарафы да, Көнбатыш тарафы да Аллаһныкыдыр. Кай тарафка баксагыз да, сез йөзегез белән Аллаһка карап баскан булырсыз... (кая карап сәҗдә итсәгез дә, ялгышмассыз, намазыгыз кабул кылыныр)», – дип әйтелә. Шул ук вакытта әлеге сүрәнең 144 нче аятендә: «(Ий, Мөхәммәд), чыннан да, Без синең Күккә карап торганыңны (хәбәр көткәнеңне) күрәбез. Хәзер Без Кыйбланы син бик тә разый булачак тарафка күчерәбез. Әйдә, хәзер син йөзеңне Мәсҗид-и Харам (Кәгъбәтулла) тарафына юнәлт! (Ий, мөселманнар), кайда гына булсагыз да (намаз вакытында) йөзегезне шул Кыйблага туры тотыгыз», – дип тәгаенләштерелә. Рабит ага, Коръәндә алданрак килгән аятьләрне соңрак шушылай дөресләп килгәннәре еш очрыймы? Югыйсә, кайберәүләр Коръәннең аерым бер аятен ала да, соңрак дөресләп килгәнен белмичә яки белмәгәнгә салышып, Изге китабыбызны үзләре теләгәнчә аңлатырга, үз сүзләренә дәлил итеп китерергә тырыша.
– Еш булмаса да, бар андый аятьләр. Әйе, кайберәүләр контексттан суырып ала да, үзләренчә мәгънә бирергә, гомумиләштерергә омтыла. Әйтик, Коръәннең бер урынында: «Кяферләрне кайда күрсәң, шунда суй», – дип әйтелә. Чынлап та, андый аять бар. Әмма бу очракта алдагы аять искә алынмый. Хәзер христианнар шуңа ябышып ята, Коръән миһербанлыкка өйрәтә, дисәгез дә, әнә, нәрсәгә чакыра, дип дәгъва белдерә. Беренчедән, анда яһүдиләрне дип әйтмәгән, кяферләрне дигән. Иң әүвәл шунысы ялган. Аннан соң анда, «эзәрлекләгез, тотыгыз, үтерегез», диелә. Хәрби-кыр трибуналы эшләгән вакытта әйтелә, эшләнә торган эш бу. Кулын күтәреп әсирлеккә бирелсә дә, тикшереп-нитеп тормыйча, тоттылар, үтерделәр дигән сүз. Сугыш вакытында, римнәргә каршы сугышканда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) кяферләр белән килешү төзи. Шул яу вакытында кяферләр дошман ягына чыга да, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) каршы сугыша башлый. Мондый сатлыклар сугыш чорында үтерелергә тиеш.
Әйе, кыйбла мәсьәләсендә андый сүз бар. Мәсәлән, очкычта очканда кыйбланы билгеләү кыен. Төгәлрәк кирәк булса, Кояшка карап билгеләнә. Хәзер ике яктан торып бәхәсләшүчеләр күп. Шундый бәхәсләрдән соң кайберәүләр ислам динен кабул итә. Мөхәммәд Гали дигән бер яшь галим бар. Бик акыллы, мөлаем гарәп кешесе. Ул гел җиңә бара. Аңа төкерекләрен чәчеп кычкыралар. Ул сабыр, тыныч. Әйтик, бер хатын: «Мөхәммәдне күралмыйм! Ул тугыз яшьлек Гайшәгә, балигъ булмаган кызга өйләнгән», – дип дәгъва белдерә. «Әйдәгез, болай карыйк, – дип җавап бирә аңа Мөхәммәд Гали. – Кыз бала кайчан балигъ була, өлгерә? Күрем килә башлагач. Мондый хәл тугыз яшьтә дә, унөч яшьтә дә булырга мөмкин. Пәйгамбәребез, ата-анасы белән килешеп, ярәшә дә, аңа кагылмый, өлгергәнен көтә». Менә шушы рәвешле ул бәхәскә чыгучыларны җиңә бара.
– Мондый галимнәр үз татарларыбыз арасында да бардыр әле.
– Мин муллаларга мәрхүм Адлер Тимергалинның «Алла» дигән фәлсәфи уйлануларын укырга киңәш итәм. Ул анда Алланы үзенчә аңлатырга тырышкан. Ялгышмасам, ул мәкалә «Казан утлары» журналының 2009 елгы 2 нче санында чыкты. Моңа 17 ел вакыт узган инде. Күпләр укыса да оныткандыр. Яшьләр күрмәгән дә инде. Аны «Мәдәни җомга»да бастырсагыз, яхшы булыр иде. Мин ул мәкаләнең күчермәсен бастырып авылларга алып чыгам, «Муллалар, таратыгыз, үзегезгә дә калдырыгыз», дим. Аны мин кат-кат укыдым. Әле һаман аңлап бетермәгән җирләре бар. Менә шуңа төшенергә кирәк. Адлер Тимергалин – физик. Ул – бердәнбер фәнни аңлатучы татар фантасты. Аның мәкаләләре чынлыкта Коръәнне аңлата. Ул анда: «Алланы инкарь итеп булмый. Аллага мәгънә, фикер, әхлак дигән сүз дә керә. Алланың кайда икәнлеген күрсәтеп булмый», – дип яза. Мәсәлән, Коръәндәге «Муен тамырыннан да якын торабыз» дигән гыйбарәне ничек аңларга? Алла теләсә кайда булырга мөмкин, кая карасаң, Алла шунда, дигән шикелле инде бу.
Мәшһүр дин әһеле Гайнан Вәисов Лев Толстой янына барган. Язучы Коръәннең төрекчәсен, русчасын, французчасын да укыган. «Сез мине саф мөселман кешесе дип әйтә аласыз», – дип әйткән Толстой Гайнан Вәисовка. Монда шәһадәт әйтеп ислам дине кабул итү турында сүз бармый. Толстойны үз заманында «икенче патша» дип атаганнар. Бик күп телләр үзләштергән, Библияне яттан белүче кеше буларак, ул, киләчәк – мөселманныкы, дип әйткән. Европаны мөселманнар «басты» бит инде.
– Рабит ага, соңгы елларда бик күп Коръән тәфсирләре, тәрҗемәләр дөнья күрде. Югалган дип гөманланганнары табылды. Шуларга тукталып китик әле.
– Соңгысын Татарстан мөфтияте чыгарды шикелле. Бик матур китап. Аннан соң аеруча әһәмиятлеләрдән Муса Биги Ярулланың (Җаруллаһ) 1912 елда язылган китабы чыкты. Тәфсир түгел, тәрҗемә ул. Шул Коръәнне беренче булып укып чыккан кеше – Тукай. Шагыйрь Петербургка баргач, Бигиевнең эш бүлмәсендә яши. Ничарадан бичара, бик авырый. Шунда галимнең өстәлендә Коръән ачык килеш ята. Тукай аны башыннан ахырынача укып чыга. Советлар вакытында бу Коръән югала. Аны оныклары саклап калган икән. Менә, рәхмәт яугырлары, бастырып чыгардылар... Әнә Мотыйгыйның Коръән тәрҗемәсе югалды. Югыйсә, туганнары, менә әзер Коръән, дип, аны Казанга, ТӘһСИгә алып килеп тәкъдим итә. «Юк эш белән баш катырып йөрмәгез әле», – дип, аларны борып җибәрәләр.

– Советлар берлеге таркалгач, иң әүвәл Коръәннең Ногмани тәрҗемәсе чыкты шикелле.
– Әйе, Ногмани тәрҗемәсен Мөфлихунов гарәп язуыннан кириллицага күчереп чыгарды. Ул бик күп мәртәбә басылды. Без шуннан укый башладык. Анда бик күп хәреф хатасы бар, мәгънәви хаталар да аз түгел. Мәсәлән, хәлифә урынына «хәлфә» дип языла. Болар – икесе ике нәрсә. Хәлфә – репетитор, хәлифә – ислам дөньясының башлыгы дигән сүз. Анда, анабыз Хәваны Адәмнең сул кабыргасыннан яратты, дигән гыйбарә бар. Коръәндә андый сүз юк. Ногманида бар. Ногмани аны җәя эченә алган. Бу нәрсә Тәүраттан килә. Җәя эченә алу Коръән сүзе түгел дигәнне аңлата. Мөфлихунов җәяне алганга, Коръән сүзе булып яңгырый. Хатамы? Хата! Тәфсирле тәрҗемәләрне чыгарганда мөфтият катгый контрольгә алырга тиеш. Мин цензура кертергә чакырмыйм. Мәсәлән, борынгы заманнарда Коръән күчерүчеләргә сәдака-әҗер бирелгән. Эш беткәч, шушы Коръәнне йөз кешегә укырга бирәләр. Йөзе дә укып чыга. Кем хата таба, хата икәнен исбат итә алса, зур бүләк биргәннәр. Соңыннан, хата калмагач, шунысын бастырып чыгарганнар. Күп хата җибәргәннәрне бу эштән читләштергәннәр.
Без дә чыгардык. 13 чыгарылыш булды. Өчесе пират басмасы булды, рөхсәт сорамыйча бастырып тараттылар. Мин, билгеле, шомарта бардым. Хәреф хаталарын яки мәгънәсе авыр аңлашыла торганнарын кыл иләктән үткәрергә тырыштым. Оригинал Коръән һәм минем тәфсир белән, ниһаять, калыны да чыкты. Батулла Коръәне дип әйтү дөрес түгел. Батулла тәфсире, тәфсирле тәрҗемә. Академик Мирза Мәхмүтов бәясе бар. Ул үзенең кереш сүзендә оригиналга якынрак тәрҗемә, дип атады. Минем хезмәт Согыд Гарәбстанында өч тапкыр өчәр мең данә чыгарылды. Җыеп әйткәндә, җәмгысы 50 меңнән дә ким булмастыр. Мин Крачковский, төрек тәрҗемә-тәфсирләреннән бик нык файдаландым. Төркиядә сәяхәт вакытында миңа 22 Коръән бүләк иттеләр. Болар – үзләре тәрҗемә иткән галимнәр, Измир университетының илаһият факультеты профессорлары. Крачковскийның сүзгә-сүз тәрҗемә. Ул аны әдәби эшкәртергә өлгермичә үлеп китә. Ләкин ул – фән өчен гаять кыйммәтле хезмәт. Галим туп-туры тәрҗемә иткән. Анда артык сүз юк.
– Киләчәктә дә Коръәнне тәрҗемә итәчәкләр. Бездә дә байтак чыкты. Тик менә кайберләрендә баш китмәле хаталар бар, диләр.
– Чыннан да, шактый кытыршы тәрҗемәләр булды. Мәсәлән, бер Коръән тәрҗемәсе татар телебезне бик нык мыскыл итә. Исемен әйтеп тормыйм. Анда дингә каршы сүзләр дә бар. Мөгаен, ул кеше гарәп телен бик яхшы беләдер, гарәп илендә укып кайткан. Тик аның тәрҗемәсен укып чыккач, татарның «кухня» телен генә белә икән дигән тәэсир калды. Коръән фәлсәфәсен җиткерү өчен бу гына җитми. Менә шулай ана телен мыскыл иттермәс өчен катгый таләпләр куярга кирәк. Мәсәлән, ул бер урында, Аллаһ карыннарындагы баласын яшермәсен, ди. Беренчедән, Аллаһның карыннары булмый. Ул менә болай. Хатын-кыз беренче иреннән йөккә узгач, аерылып, икенче иргә кияүгә чыга икән, «Мин йөкле», дип әйтергә тиеш. Чөнки ир кеше үз баласы дип кабул итәргә мөмкин. Әхлак турында сүз бу. Әлеге нәрсә – зур хата. Шуны укыгач, ана телебезне кызганып куйдым. Моның нинди дә булса җәзасы булырга тиештер, шәт. Мөгаен, ул мөфтияттән рөхсәт сорап та тормагандыр. Мин, мәсәлән, Госман хәзрәт Исхакыйдан рөхсәт алдым. Ул укып чыкты да, мөһерләп язып, рөхсәтен бирде.
– Порохованың тәрҗемәсен ничек бәялисез?
– Аныкы да бик кызык. Дөрес, аны бик каты тәнкыйтьлиләр. Ләкин аның азактагы комментарийлары – университет. Менә бу – аңлату, менә тәфсир кайда. Биш мең комментарий бар анда. Ул бит алты университет алтмыш ел эшләгән эшне башкарган. Берәү дә хатадан хали түгел. Шулай да Коръәнне оригиналдан укырга өйрәнергә кирәк. Без «туфта» белән шөгыльләнәбез. Чөнки анда тәрҗемә ителми торган идиомалар бар. Мәсәлән, Крачковский, «Кулыңны муеныңа бәйләмә, артык җәеп тә җибәрмә», дип әйтә. Бу – сүзгә-сүз тәрҗемә. Ул өлгерми калган, аны аңлатма белән язарга тиеш иде. Саранланма, артык юмарт та булма, ата малын саклап тот, дигән сүз бу. Билгеле, муенга бәйләр өчен аның кулы сынмаган. Арттырып җибәрмә, исраф итмә дигән сүз дә бу.
– Берзаман Кулиевның русчага тәрҗемәсенә дәгъва белдергәннәр иде. Бераз төзәтте ахры, хәзер бәйләнмиләр дип беләм.
– Мин аны укымадым. Шулай да мөфтият каршында Коръән институты булдырырга кирәк. Аны тәфсирле тәрҗемәләр институты дип тә атап булыр иде. Әлеге эш белән һөнәри тәрҗемәчеләр шөгыльләнсен. Анда редакторлар, корректорлар булырга тиеш. Дөрес язылыш булырга тиеш. Тәрҗемәне тикшерергә бер шагыйрь дә булсын. Мин һәвәскәр генә ич. Мин бит укый торсыннар дип кенә тәрҗемә иттем. Мөфлихуновта бик күп хата бар дип әйттем инде. Ул үзеннән өстәмәләр керткән. Менә Библиягә кешеләр ничек өстәмәләр керткән, Библияне бозган – шулайрак. Мөфлихунов та шулай эшләгән. Мин анда йөзгә кадәр хата санадым. Болар – хәреф хаталары, мәгънә хаталары. Бу инде китапка кул тыгу дигән сүз. Библия – алтмыш алты китап. Бөтенесенә дә кул тыкканнар. Библиядә, Инҗилдә каршылыклар, өстәмәләр бик күп. Толстой моны яхшы белгән. Аны Аллаһ сүзе дип әйтеп булмый. Әйтик, Христос, мин сезгә тынычлык алып килмәдем, кылыч алып килдем, дип әйткән.
– Морат Рәмзи тәфсирен бастыра башладылар. Укымадыгызмы?
– Юк, укымадым. Хәзер мин бу эш белән шөгыльләнмим. Вакытым да тар инде. Коръән бер караганда бик гади әйбер кебек. Нәрсәсе бар инде дип укый башлыйсың... Бүгенге фәнни ачышларга, 1400 ел элек әйтелгән нәрсәләргә тап булып, гаҗәпкә каласың. Менә нәрсә турында уйланырга тиеш мөселманнар. Бер мулла Коръән ашына килгән берәүне, нигә кәләпүш кимичә килдең, дип куып чыгарды. Мондый хәл мулланың гыйлеме җитмәү аркасында. Савап булу-булмау кәләпүш киеп укуга бәйле түгел. Әнә Согыд Гарәбстаны киноларын карыйсың, ярты зал – кәләпүшсез. Хатын-кызга баш киеме кию мәҗбүри. Ир кеше билбау бәйләп тә намаз укый ала. Ягъни кендектән тезгә хәтле җәймә белән капласаң, иелгәндә оят җирләрең капланган, ябылган булса, намаз укырга ярый. Әнә теге мулла абзый кешене кыен хәлгә куйды. Чын күңелдән укысаң, Аллаһы Тәгалә намазыңны кабул итә. Менә шундый вак әйберләргә төртелеп калабыз да, Коръәннең фәлсәфәсен аңлауга, аңлатуга барып җитә алмыйбыз. Коръәндә космология, физиология, сексология дә бар. Мал бүлешү төгәл билгеләнгән. Сабыйның өч кат караңгылыкта яратылганын әле яңа гына эмбриология фәне ачты. Хатын-кызның карыны өч кат була. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) лупасы да булмаган. Кайбер наданнар, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) Библиядән күчереп язган, дип аңлатмакчы. Әйе, анда уртак сюжетлар бар. Муса – Моисей, Сөләйман – Соломон... Библияне күчереп язган, плагиат, дип олы христиан әһелләре дә әйтә. Плагиат түгел. Коръәннең төп максаты – алда җибәрелгән хаталарны төзәтү. Библияне, Тәүратны, Инҗилне белергә кирәк. Алар – Аллаһ тарафыннан иңдерелгән китаплар. Ләкин кешеләр тарафыннан бозылган, үзгәртелгән китаплар. Анда һәрберсе үз сәясәтен кыстырган.
– Төрекләр, гарәпләр хәреф һәм аваз дип бүлми, аермый. Югыйсә, татарда хәреф – язылышны, аваз әйтелешне аңлата.
– Әйе, һәр телнең үзенчәлеге, кагыйдәләре бар. Менә гарәпчә укырга өйрәнәләр дә, Коръәнне беләм, диләр. Ул гарәпчә укый беләдер, тик гарәп телен белми. Хәреф ул – авазның тамгасы. Аваз – хәрефнең яңгырашы. Язучылар да аваз белән хәрефне бутый. Яңа гына дингә килгән кешеләр гадәттә вак әйберләргә ябышып ята, динне беләм дип уйлый. Моннан сак булырга кирәк. Чөнки аңарда Коръән эченә керә алырлык зур белем юк. Коръән бөтен фәннәрне берләштергән. Анда молекуляр физика белән генә аңлатыла торган нәрсәләр бар. Микрокосмосны белмибез бит. Ул – атом. Атомның протон һәм нейтроннардан торган төше һәм электроннардан гыйбарәт тышчасы бар. Ул Кояш системасына бик охшаш. Менә шуны кечерәйткән очракта атом сурәте килеп чыга. Кояш үзе – бөтен галәм белән чагыштырганда энә очы хәтле генә нокта. Югыйсә, Кояш – котчыккыч авырлыктагы җисем.
– Бервакыт, «иманым камил», дигән гыйбарәне мәгънәсез бер нәрсә дип аңлаткан идегез.
– Чынлап та, сәер гыйбарә бу. Кайбер кешеләр, иманым камил, дип ант итә. Әйтик, иманым камил, ул су буена китте, дип сөйлиләр. Ул су буена киткәндер. Монда иманның нинди катнашы бар? Иманым камил дию – шулкадәр зур ант сүзе. Аллаһ үзе, ант иткәндә минем исемне кулланмагыз; куллансагыз, дөрес кулланыгыз, дигән. Иманым камил дип әйтү мин оҗмахка керәм диюгә бәрабәр. Кем әйтә ала синең оҗмахка керәсеңне?! Мулла да, ишан да, мөфти дә синең саф мөселман булганлыгың турында әйтә алмый. Шул сүзне ишеткәндә минем тәнем чымырдап куя.
– Тагын тешкә тигән бер нәрсә бар. Зур хата да түгелдер инде. Җөмлә «Әйт» дип башлана да, «диген» дип тәмамлана. Ягъни җөмлә башында да фигыль-хәбәр, азагында да. Татар телендә сирәк очракта гына хәбәр җөмлә башында килә. Гарәп, русча җөмлә төзелеше өчен мондый хәл табигый тоелса да, татар теленә бу ятышып бетми. Сезнең тәфсир дә мондый хилафлыктан азат түгел.
– Фигыльнең ике мәртәбә килүе әллә ни зыян түгел. Ләкин Коръәнне аңлатучыларга, вәгазьчеләргә минем бер сүзем бар. Заманны бутыйлар. «Әйтте» булса, күреп торган була ич инде. «Әйткән» кирәк. Вәгазьчеләрнең күбесе, Аллаһ әйтте, пәйгамбәребез әйтте, дип сөйли. Татар телен бозу ич бу. Мулла «әйтте» дип сөйли икән, үзе күреп-ишетеп торган була. Муллаларыбызның күбесе шулай сөйли. Бездә галимнәр, яхшы вәгазьчеләр бар инде. Тик алар күп түгел. Һәр мулла сорап-кызыксынып килгән кешегә Коръәннең нәрсә икәнен аңлатырга тиеш.
– Нәрсә эшләргә соң?
– Миңа калса, яшьләрне чит илләргә укырга җибәрәләр икән, аларны җитәкчеләре – татар теле укытучылары озата барырга тиеш. Ул кеше татар тарихын да яхшы белсен. Югыйсә, гарәпчәне яхшы үзләштереп, татарчаларын онытып кайталар. Аларга җитәкче булып барган кеше татар тарихын да сөйләсен, туган телебезнең нечкәлекләрен аңлатсын.
– Бер чыгышыгызда, Тукайның «Мигъраҗ» шигырен юньле-башлы аңлатучы юк, дигән идегез.
– Әйе, бик катлаулы, хикмәтле шигырь ул. Әле һаман әдәбият белгечләре, галимнәр тарафыннан яхшылап аңлатылмады. Советлар вакытында Тукайның бу шигырен җыентыкларыннан төшереп калдырдылар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Боракка атланып Аллаһы Тәгалә белән күрешү өчен күккә ашуы турында бу шигырь. Күрешкәннән соң, ул кайта. Секундның миллионнан бер өлешендә эшләнә бу эш. Моны микрокосмос, атом төше физикасы белән генә аңлатып була. Беренчедән, монда вакыт дигән төшенчә бар. Борак-канатлы ат килеп төшә дә, кешнәп тора. Пәйгамбәребез ашыгып, тәһарәт ала торган комганын аудара. Шунысы бар: кире кайтканда комгандагы су агып бетмәгән, ястыкта җылылык сакланган була. Моны бары тик телепортация белән генә аңлатырга мөмкиндер. Бу гамәл – микрокосмос эше. Астрономиядә «сукыр тычкан юллары» дигән нәрсә бар. Бер мизгелдә менә бу телефонны миллион яктылык юлы үткән җисемгә илтеп куеп була. Галимнәр моңа ышана. Физиклар аңлатуынча, атом төше физикасында бер кисәкчек берьюлы ике урында була ала. Моны күз алдына китерә алмыйсың. Аллаһ каршына күчермәсе түгел, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үзе менеп киттеме икән?! Әллә аның голограммасы менеп киткәнме? Тукайның бу шигыре менә нәрсәләргә килеп тоташа. Без күз алдына китерсен өчен генә канатлы ат дигәннәр. Бу – бик гадиләштерү. Чынлыкта бу – вакыт машинасы. Аллаһ аңа вакыт машинасы җибәргән. Телепортация бу. Карлос Кастанеда да бу хакта язып калдырган. Әнә Һиндстанда гравитацияне җиңгән, очып йөри торган кешеләр бар. Сәйф Сараи Коперниктан 150 ел алда Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен язып калдырган. Сәйф Сараидан йөз ел соңрак моны бөек астроном Олугбәк әйткән. Ул калдырган сызымнарда бу яхшы күренә.
– Ислам дине турында күбрәк, тирәнрәк белү өчен замандашларыбыздан кемнәрне укырга киңәш итәр идегез?
– Закир Наикны укырга, тыңларга кирәк. Дөньякүләм танылган христиан галимнәрен бәхәстә җиңгән кеше ул. Аның укытучысы – Әхмәт Дидад. Ул да (мәрхүм инде) бик күп христиан галимнәре белән бәхәсләшкән һәм җиңгән галим. Алар кызмый, сабыр. Кызып китсәң, ялгышырга мөмкин. Төкерек чәчеп бәхәсләшмәкче булалар. Болар елмаеп тора. Кайберәүләр, аларны тыңлаганнан соң, шунда ук исламны кабул иткән.
Менә миндә «Инглиз җасусының хатирәләре» дигән китап бар («Признание английского шпиона»). Ул ваһһабчылар, ваһһабчылыкның килеп чыгышы турында. 1710 елда Англиядә исламга каршы эшли торган бик куәтле университет ачыла. Анда гарәп, фарсы, төрек телен өйрәтәләр. Шулардан иң сәләтле күренгән бишесен мөселманнар арасына коткы таратырга җибәрәләр... Ваһһабчылык шулай килеп чыга.
– Соңгы вакытта Иран тирәсендә вакыйгалар куера. Иранда, белүебезчә, исламның шигыйчылык юнәлеше гамәлдә. Шигыйларның сөнниләрдән аермасы нәрсәдән гыйбарәт? Әңгәмәбез ахырында укучыларыбызга шул хакта да бераз мәгълүмат биреп китсәгез иде.
– Шигыйчылыкның килеп чыгышы – яһүдләр тырышлыгы нәтиҗәсе. Әбү Сәбә дигән яһүд борынгы заманда ислам динен кабул итә. Хәтта мөселман изгесе булып таныла. Ул, Коръәннең бәйләнерлек урыннарын табып, кечкенә генә үзгәрешләр кертә. Мәгълүм ки, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үз артыннан дәвамчысы дип бер кешене дә калдырмаган. Шигыйлар, аның дәвамчысы Гали булырга тиеш, дип расларга тырыша. Шул рәвешле аерма чыгаралар. Шул кечкенә аерымлыкларны күпертәләр дә, котчыккыч каршылык барлыкка килә. Шигыйлар безне кяфер дип саный. Бу чукынмышлар менә шулай, вак әйберләрне тотып алып, бик нык күперткән. Татар белән башкорт арасында да шул ук хәл бит. Аларны бик оста гына «өстереп» торучылар бар. Без бер милләт буласы идек тә бит. Совет власте килеп аерды. Кырым татарлары белән дә бик якынайган идек. Алар белән дә аерып куйдылар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала