Татар дин галимнәре корбан чалу турында
Корбан чалу – ислам диненең шигарләреннән һәм олуг билгеләреннәндер. Имам Әбү Хәнифә һәм башка байтак галимнәр фикере буенча, бу гамәл – ваҗиб. Шулай ук сөннәт дип әйтүче галимнәр дә күптер. Мәҗбүри диелсә дә, сөннәт диелсә дә, пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын, бер дә калдырмыйча үтәгән, үзе өчен һәм өммәтендәге көче җитмәгән кешеләр өчен үз кулы белән чалган.
Бәс, көче җиткән, исламга ышанган кеше каршында корбан чалу – тиеш гамәлдер. Әгъзалары сәламәт, симез хайванны үз кулы белән яхшы итеп чалу тиеш. Әгәр үзе яхшы чала алмаса, булдыра алган кешене вәкил итеп, үзе аның янында Аллаһыга ялварып, кабул булуын теләп торырга тиеш.
Корбанның асылы
Корбан чалу – Ибраһим галәйһиссәламнән калган сөннәт. Башта, Аллаһының боерыгы сәбәпле, углы Исмәгыйльне чалмакчы булган, углы да разый булган: «Аллаһы боерган эшне кыл, мин түзәрмен», – дигән.
Ибраһим галәйһиссәлам углын чалмак булганда, аның вә углының Аллаһы хөкеменә вә боерыгына тулысынча буйсынулары ачыклангач, Аллаһы аларны бу сынаудан коткарган вә олуг хикмәт өчен, аның углына фида итеп, бер шәрәфәтле кучкар җибәргән, углы урынына шуны чалырга боерган һәм шуның белән риза булачагын белдергән. Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын теләп, углы урынына шул куйны чалган.
Әгәр Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын эстәп, сөекле улын корбан иткән булса, бәлки, бөтен диннәр әһелләренә (Ибраһим милләтеннән булган кешегә) улларны корбан итү тиеш булып калыр иде. Аллаһының бөтен кешелеккә мәрхәмәтедер ки, кеше урынына, Аллаһыга якынаю, үзен фида кылу (йолу) максаты белән бер хайван чалып, Аллаһы ризалыгы өчен садака һәм ярдәм итсә, шул җитә торган булган.
Бәндә бик шөкер кылсын, Аллаһы Тәгалә инсан баласын корбан итүне тиеш вә мәҗбүри итмәгән, үзенең ризалыгын шуңа бәйләмәгән, ә бер хайван җитә дип күргән. Шуңа бу шәригатькә куана-куана, бер хайванны корбан итеп, фәкыйрьләрне файдаландыру, шуның белән Аллаһыга шөкер итү вә якынаю тиештер. Кеше дә сәламәт, фәкыйрьләргә дә ярдәм, гаиләгә дә иркенлек!
Әсирлектә дә корбан чалганнар. Германиянең Вюнсдорф лагере. 1916 ел
Холаса
Корбан чалуда Ибраһим галәйһиссәлам вакыйгасын искә төшерүдә – кешене корбан итүдән котылып, хайван корбаны белән чикләнү, аның (аз гына нәрсә) белән күп әҗер-савапка ирешү, шул ук вакытта фәкыйрьләргә ярдәм, гаилә әһелләренә иркенлек кебек байтак хикмәтләр табыладыр.
Хәдис китапларында киләдер ки, рәсулуллаһ, аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын, гает намазын үтәгәч, хөтбәне тәмам кылу белән, шунда ук, печелгән мөгезле ике кучкарны Аллаһыга мөнәҗәт итеп, «Мөхәммәдтән һәм корбан чалмаган өммәтемнән кабул ит, бисмиллаһи Аллаһу әкбәр», дип, үз кулы белән чалган. Имам Әбү Дауд риваятенә күрә, пәйгамбәребез ошбу рәвештә мөнәҗәт кылган: «Күкләрне вә җирне барлыкка китерүче бер Аллаһыга гыйбадәт кылучы буларак, йөземне юнәлттем һәм потка табынучылардан булмадым. Минем намазым да, корбаным да, тормышым да, үлемем дә – галәмнәр Раббысы булган Аллаһы Тәгалә өчен. Миңа шулай әмер ителде һәм мин – иң беренче буйсынучылардан. Йә Аллаһы, бу Синнән һәм Сиңа!» Ошбу рәвешле мөнәҗәт кылгач, куйны чалган.
Рәсулуллаһның корбан чалуын аңлатканда ике рәкәгать намаз укуы турында берни дә күчерелми вә ышанычлы фикыһ вә фәтва китапларында күренми. Халыкның «Иман шарты» китабы өйрәткәнчә, корбан чалгач, бер сүз дә сөйләшми, тизрәк ике рәкәгать намаз укулары нигезле эш булырга охшамый. Ул намазны гавам халкы ваҗиб дәрәҗәсендә күреп килгән: «Ул намазны укымаганда ярармы, корбан кабул булырмы?» – дип сораучылар күп булды. Бу бидгать дип фаразлана, халык арасына кергән, шуңа имамнарның бу мәсьәләгә игътибар итүләре бик тиеш.
Минем үз уемча, Кадер кичәсе, Рәгаиб кичәсе намазлары кебек, Китап һәм сөннәттә нигезе булмаган, кылуы тиешле булмаган, гавам халкының гоманлары (дәлилгә нигезләнмәгән уйлары) бөтенләй корбан өчен шарт кебек күрү булганга, бу хата гоманнан кайтару өчен аларны бу намаздан тыю тиеш булса кирәк.
«Дин вә әдәп» – 1907. – №13.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА