Журнал «Безнең мирас»

Казакъ җирендә дан алган Кәшафетдин Минзәләви

Без татар-казакъ дөньясындагы үзара багланышларны чагылдырган мәкаләләрнең вакытлы матбугатта, басма китапларда шактый еш күренүен күзәтәбез. Шулай ук, казакъ һәм татар галимнәреннән Чокан Вәлиханов (1835-1865) һәм Хөсәен Фәезхановларның (1823-1866) эшлекле элемтәләре, Мифтахетдин Акмулла (1831-1895), Галимҗан Ибраһимов (1887-1938), Зариф Бәшири (1888-1962) кебек әдипләрнең казакълар арасындагы эшчәнлекләре хакында да теге яки бу дәрәҗәдә хәбәрдар.

Алга таба сүз казакъ халкы арасында яшәгән зыялы якташыбыз Кәшафетдин Шаһмәрдән углы әл-Минзәләви әс-Сөлеки әл-Каркаралы турында барачак.

 

Татарлар казакълар арасында язма әдәбият тараткан

Филология фәннәре докторы, профессор Габдрахман Таһирҗановның (1907-1983) «Әдәби багланышлар һәм аларнын нәтиҗәләре» исемле, узган гасырның җитмешенче елларында татар әдәбияты тарихында зур шау-шу уяткан күләмле хезмәтендә (1975) әлеге шәхескә бәйле шундый юллар бар иде: «...Татар укымышлылары казакълар арасына барып бер «мулдакәлек» белән генә шөгыльләнеп йөрмәгәннәр. Балаларны грамотага өйрәтүдән тыш, алар казакълар арасында язма әдәбият үрнәкләре таратуга да хезмәт иткәннәр. Шиһап Мәрҗани шәкертләреннән Кәшафетдин Минзәләвинең эшчәнлеге аерата игътибарга лаек. Каркаралы шәһәрендә мөдәррис булып торган чакта ул йөзгә якын казакъча әсәр язган. Шуларның күпчелеген төрле әдәби кыйссалар, тарихи поэмалар, дәреслекләр тәшкил итүе үзе күп нәрсә турында сөйли».

 

Бабасын М.Б.Барклай-де-Толли көмеш медаль белән бүләкләгән

Кәшафетдин 1864 елда элекке Уфа губернасының, Минзәлә өязендәге, Янурыс волостена (1866 елдан Нөркәй волосте) кергән Сөлек авылында дөньяга килгән. Бу хәзерге административ бүленеш буенча Татарстан Республикасының Сарман районына караган авыл. Кәшафетдиннең казакъ телендәге «Кыйсса-и Җәмшид» (1897) дип аталган рисаләсе бар.

Автор үзен шул рәвешле тәкъдим итә: «Мөгаллим мулла Кәшшафеддин бине Шаһмәрдан бине Гыйбадулла әл-Уфавый әл-Минзәләви әс-Сөлүки сүмма әл-Каркаралы сәлләмәһу Аллаһу әл-газыйм тилмиз әл-галямәти Шиһабеддин әл-Мәрҗани». Китапка аннотация язучы автор атасының исемен «Шаһморат» дип ялгыш укый, кызганыч ки, бу хата Академия китаплары күрсәткеченә шулай кереп калган. Әтисе Шаһмәрдән Гыйбадулла улы (1834-1917) авылның шактый нык хәлле крестьяны булган; алар, бабалары – Сарайлы-Мең волосте башкорты, походный старшина Фәтхулла Ишәй улы Байморзин (1780 нче елгы) заманыннан ук, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр һәм бал белән сәүдә иткәннәр.

Фәтхулла хәрби хезмәтен 1800 елда башлый. 3 нче башкорт полкы составында ул 1807 елда французларга каршы походта катнаша. Чик буйларында, ярминкәләрдә тәртип саклауда катнаша, 1813 елдан – 11 нче башкорт кантонының походный старшинасы. 1813 елда, император Александр I указы белән «1812 елдагы ватан сугышы истәлегенә» медале булдырыла. 1813 елның декабрендә Россия армияләренең яңа башкомандующие М.Б.Барклай-де-Толли медальне 250 мең сугышчыга тарату хакында указ чыгара һәм Фәтхулла көмеш медаль белән бүләкләнә. 25 ел вакыт узгач – 1836\1839 нчы елларда – ватан сугышының (нәкъ шулай: ул чорда «ватан сугышы» юл хәрефеннән язылган) исән ветераннарын барлау вакытында Фәтхулла исемлеккә 3 нче башкорт полкы зауряд-есаулы буларак керә (ЦГИА РБ Ф.2 Оп.1. Д.4022.). Тик чираттагы аттестацияне үтә алмый. 1843 елгы документларда язылганча: «Судился в Мензелинском уездном суде за беззаконную покупку виноиспитей». «По случаю бытия в штрафе не аттестуется».

 

Шаһимәрдән Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның китабын бастырта

Шаһмәрдәнне исә авылда «башкорт Мәрди» дип йөрткәннәр. Бүгенге көндә дә Сөлек авылында «Мәрди урманы» бар. Шаһмәрдән белән Шәмсениса 10 бала үстерә: Мөхәммәдфатих, Фәррахеддин, Исламхуҗа, Шәмсеҗамал, Хәмдениса, Мөхәммәдхарис, Мәрьямбану, Гыйльмеҗамал, Бибисалыйха һәм Борһанеддин. Баш балалары Кәшафетдин кечкенәдән үк өлгер табигатьле, укуга маһир булган. Казанда 1870 нче елларга кадәр  Шиһабетдин Мәрҗанидә белем алган, 1871 елдан Сөлек авылында имам-мөдәррис Ризатдин Сираҗетдин угълының тәкъдиме белән 19 яшьлек Кәшафетдин дә 1883 елда Казанга юнәлә. Ул Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә 9 ел укый. Якташыбызның әдәби иҗат һәм фән белән кызыксына башлавы да шул чорга карый. Мисал өчен, ул 1889 елда Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның иң билгеле «Мөһиммәт-ез-заман» әсәрен Казанда Мөхәммәтҗан ибне Минһаҗетдин әл-Кәрими акчасына Вячеслав типографиясендә («Китабе мөһиммәт-ез-заман» исеме белән) бастырта. Поэманың 934 шигъри юлын ул 22 бүлек-бәйанга бүлә, ике бәйанны махсус исемсез килеш тоташтан китерә, иң ахырда «Мөнаҗәт» бүлеген бирә. Поэманың икенче басмасы, бернинди үзгәртүсез 1898 елда Казанда М.Чиркова типографиясендә югарыда әйтелгән Мөхәммәтҗанның туганы Шәрифҗан әл-Кәрими акчасына нәшер ителә. Тик Кәшафетдин генә бу вакытта шәһәрдә булмый инде.

 

Кәшафетдин хәзрәт – Абайның атасы Конанбай салдырган мәчет имамы

Кәшафетдин, 1892 елда Уфага барып, диния нәзарәтендә имтихан тоткач, мөдәррислеккә указ ала. Шушы елдан аның гомер юлы Казакъстанның Семипалатинск өлкәсендәге Каркаралы шәһәре белән бәйле.

Семипалатинск (казакъча Семей) өлкәсе ул чакта Семей, Каркаралы, Павлодар, Өскемен һәм Зөйсан өязләренә бүленгән була. Мәдрәсә һәм мәктәпләр юк дәрәҗәсендә. Мәсәлән, 1884 елда бөтен өлкәгә 10 мәктәп һәм мәдрәсә булып, аларда 615 бала укыган («Казакъ халкының XX гасыр башындагы демократик язучылары». – Алматы. – 1958. – Б.10.). Шуны да әйтергә кирәк, Каркаралы шәһәрендә беренче мәчетне казакъ халкының мәшһүр шагыйре Абайның атасы Конанбай (1804-1886) салдыра, соңыннан мәчет янына мәдрәсә дә өстәлә. Ахун Хәсән Сәйфуллин 1851 елдан, ягъни беренче көннән имам вазыйфаларын башкара. Округ солтаны – Конанбайның гаилә дусты, Каркаралының атаклы бае, 3 нче гильдия сәүдәгәре Габделгазиз Бекметев акчасына салынган мәчеттә исә Кәшафетдин имамлык итә.

 

80гә якын әсәр иҗат итә. Бу – зур байлык!

Шәкертләрнең күбесе мәдрәсәдә торып укый торган була. Кәшафетдин әнә шул мәдрәсәдә сабак укыта. 1897 елда чыккан «Кыйссаи Бәдәр» дигән китабының ахырында ул болай ди:

«Яранлар! Моны язган Кәшафетдин,

Каркаралының мөгаллиме ижтиһаддин.

Нисбәтендә әйтсә дә Сөлеки дип,

Остазы — Мәрҗани Шиһабетдин».

1899 елда басылган «Җамасый Хәким кыйссасы» ахырында Кәшафетдин үз әсәрләренең исемлеген бирә. Анда 80гә якын әсәр телгә алына. Ул үзе хакында: «Җәдид ысулы белән сабак укытам, балалар күп нәрсә беләбез дип шатланалар», – дигән. Моннан кырык еллар элек Каркаралы шәһәре пенсионеры Хафиз ага Вәлитовның тарихчы Дамир ага Гарифуллинга язган  хатында шундый юллар бар: «Мин Кәшафетдин мулладан 1912-1915 нче елларны укыдым. Ул кеше, онытмасам, сары төсле, күк күзле (зәңгәр), уртадан югары буйлы, сары сакаллы иде. Мин укыган вакытта яше 47-50 тирәсендә булырга мөмкин. Аның хатыны Хәсәнә төскә кара иде. Кызы Мәсхүдә (казакълар Мәстәкәй дип әйтәләр иде) 1916-1919 нчы елларда рус мәктәбендә мөгаллимә булып эшләде. Мин 1-3 классларны шул Мәстәкәйдән укыдым. Яше чама белән әйткәндә 24-26 тирәләрендә булырга тиеш. Кәшафетдин мулланың Мансур һәм Мәмдүх исемле уллары бар иде. Мәмдүх белән Мәсхүдә әтиләре шикелле сары төсле, күк (зәңгәр) күзле, ә Мансур әнисе кебек кара тутлы иде. Мәмдүхне, онытмасам, 1916-1917 нче елларда солдатка озаттылар. Мин 1920 елдан башлап Кәшафетдиннең һәм аның хатын-балаларының кая киткәннәрен, нинди хәлдә булганнарын белмим». Нух исемле малайлары да булган дигән хәбәрләр дә бар.

Кәшафетдин күпчелек әсәрләрендә бу әсәрнең язылу вакытын һәм үзенең яшен күрсәтә барган. Мәсәлән, 1897 елда язган бер әсәрендә ул: «Утыз өчкә килде яшем», – дип белдерә.

 

Казакълар өчен ул акын, күп кыйсса-дастаннар авторы

Казакъ совет энциклопедиясенең бишенче томында (314 нче бит) Кәшафетдин хакында мәгълүмат бирелгән. «Кәшафетдин Шаһмәрдән углы (1840-1910) – казакъ акыны. Яшь чагыннан мөселманча язу танып, шәрык әдәбиятын күп укыды. Шәрык әдәбиятындагы сюжетларны казакъча җырлап күп кыйсса-дастаннар язды», – диелгән һәм егермеләп әсәрнең исеме китерелгән.

Шунда ук аның, үзе язган һәм тәрҗемәләренә кушып, казакъның үз галимнәреннән һәм әдипләреннән Ибрай Алтынсарин (1841-1889), Абай (1845-1904) әсәрләрен дә халыкка аңлатуы әйтелгән, «яшьләрне укырга, һөнәргә, гадел, кешелекле булуга чакырды», – дип язылган.

Әмма шуны әйтеп үтәргә кирәк, энциклопедиядә Кәшафетдиннең якынча туган елы итеп 1840 ел күрсәтелгән. Бу дөрес түгел. Инде ачыклаганыбызча, ул 1864 елда туган. Үлү елы итеп 1910 ел куелган. Бу урында да хата киткән, истәлекләрдән күренгәнчә, ул әле революция елларында, гражданнар сугышы чорында, ягъни 1919-1920 нче елларда да исән булган. Д.Гарифуллин язуынча, Каркаралы шәһәре кешесе Мухан Табулдин Кәшафетдиннең, ниндидер бер хәрбине җеназа укып җирләүдән баш тарткач, 1919 елның ахырында мәчет имамлыгыннан төшерелгәнлеген сөйләгән.

 

Казакъ шәкертләре өчен Казанда йөзгә якын китап бастыра

Кәшафетдин Шаһмәрдән углының әсәрләре белән өстән-өстән генә танышканда да, аны тормыштагы күренешләрне пассив күзәтүче итеп кенә түгел, ә бәлки кешеләргә аң-белем бирергә тырышучы, мәгърифәтчелек карашларын алга сөрүче итеп тә сиземлисең, аның күп өлкәдән мәгълүматлы кеше булуына шигең калмый. Тәрҗемә әсәрләренең ахырларына ул «җир хакында», «кеше тәне хакында» һ.б. исемдәге кушымталар өстәгән. Болар барысы да аның астрономиядән һәм анатомиядән дә шактый хәбәрдар булуы турында сөйли. «Кыйссаи Гали» әсәренең соңында ул ачык төрки телдә 8 битлек «Әл-гыйбад» исемле мөселман дөньясында мәшһүр кешеләрнең үлгән елларын күрсәткән библиографик белешмә бирә.

Казакъ укучылары өчен Казан басмаханәләрендә дәреслекләр, кыйссалар – йөзгә якын китап бастыра. Бу кыйссалар, күп очракта, татар әдәбиятындагы кайбер әсәрләрне казакъ укучылары арасында популярлаштырган. Мәсәлән, ул мәшһүр «Әбүгаласина»ны «Кыйссаи хәким», «Кыйссаи хәлвәфрүш», «Кыйссаи Әбелхарис», «Кыйссаи кәмпер» кебек берничә кыйсса китабы итеп, шигырь белән язып чыгара (1898 ел). 1908 елда Оренбургта «Назурәтел-эшгар лилиазар галәл-әхваль» (Төрле хәлләргә карата шигъри караш) исеме белән татар телендә тезмә әсәрләр җыентыгын да бастыра.

 

Казакълар арасында ислам динен тарата

Кәшафетдин Шаһмәрдән улы әл-Минзәләви татар һәм казакъ халыкларының рухи хәзинәсе чыганаклары булган чишмәләрдән һәрдаим иҗади көч алган, алар аның каләменә бетмәс-төкәнмәс сюжетлар, эчтәлекләр биргәннәр. Мисал өчен, «Мәрҗани хәзрәтләренә» дигән шигырендәге:

«Иртышның биеге күп җарларында,

Мәгариф чәчкә атты Сез барында», –  

кебек юллар автор иҗатына фольклор тәэсирен күрсәтә.

Менә шуның өчен дә казакъ халкы аны үз акыны итеп хөрмәт иткән, мәшһүр шагыйрь Абай Кунанбаев та аның хакында югары фикердә торган. Казакъ галиме Бөркет Исхаков (1924-1991) «китапчы акыннар» сафын аның исеме белән башлап җибәрә.

Аның әсәрләре үз чорының мәгълүм истәлекләре буларак бүген дә тарихи әһәмияткә ия. Ул казакълар арасында ислам динен таратуда һәм аны ныгытуда да тырышлык куя.

 

«Акмулла урындыгы»н Кәшафетдин Сарманнан алып килә

Якташыбыз Кәшафетдин хакында сөйләгәндә «Акмулла урындыгы» вакыйгасын искә алып китми мөмкин түгел. Бу хәл 1892 елда була: Кәшафетдиннең указ алып казакъ далаларына җыенуы, Акмулланың «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» басылып чыгу... 1892 елның 13 августында Кәшафетдин гаиләсендә кыз бала туа. Бу чорда казакъта метрика дәфтәре тутыру гамәлдә булмаганга, ул кызы Мәсхүдәне теркәү өчен туган авылына – Минзәлә өязенең Сөлек авылына кайта.

Алма-Ата шәһәрендә йөзьяшәр Харрас абый Ризәтдинов сөйләп калдырган истәлекләр буенча, Кәшафетдин шушы сәфәрендә әлеге «урындык»ны алып кайткан, казакълашып бетә язган шагыйрь Акмулланы очратуы турында да сөйләгән.

Кәшафетдин бу урындыкны яңа тормыш корып җибәргән сеңелесе Бибисалиха белән кияве Шәймөхәммәткә бүләк итеп калдырган. Урындык соңыннан кияүнең атасы Рәхмәтуллада сакланган. Рәхмәтулланың малае Хәбибулладан улы Габделәхәткә күчкән һәм бер үзенә бер төрле тарихи истәлек булып хәзерге көннәргәчә килеп җиткән. Ул алты араталы булган. Еллар узган саен урындык искерә барган һәм бала-чагалар аның һәр яктан берәр аратасын сындырган. Бер генә кадак та сукмыйча ясалган әлеге «урындык» Акмулланың балта эшенә дә бик маһир булуы турында сөйли. Мөдәррис Әгъләмовның «Акмулла арбасы» поэмасы бар бит: арба өчкә бүленгән, китаплар, эш кораллары һәм үзе өчен...

Әлеге вакыйга «Акмулла урындыгы» булып, Акмулла биографиясен өйрәнүчеләр өчен кызык бер сөйләк булып сакланып калган. Тик бу хәзерге көндә Башкортстанда Туксанбай авылының Акмулла музеенда саклана торган экспонат урындык түгел, ә китап кую өчен «ләүхә», музейда да ул үзенең төп вазыйфасын башкара.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру