Журнал «Безнең мирас»

Ислам дөньясы. Госманлы консуллыгында

Госманлы консуллыгында. Рәфигуддин Сахиб

         Мин беркөнне консуллыкка бардым. Яшь кенә бер һинд кешесе дә килгән иде. Консул җәнаплары, шул мөхтәрәм кеше белән таныштырып, миңа болай диде:

  • Таныш булыгыз. Бу егет Англия королевасының урду теле укытучысы доктор Рәфигуддин Сахиб, бик ватанпәрвәр кеше. Абдулхамид заманында королева Викториянең киңәше белән Истанбулга да барган, исламият хакына гаять зур хезмәт куйган шәхес. Кызганыч ки, идарә алмашу көннәренә туры килеп, Хәлифәлек мәркәзендә тиешле кешеләр белән күрешеп сөйләшә алмаган.

         Шуннан соң бу кешегә минем турында да кыскача сөйләп алды. Бераз сөйләшеп торганнан соң, консуллыктан чыгып киттем. Карыйм: Рәфигуддин җәнаплары да минем артымнан килә. «Мәүләви Сахиб!» – дип эндәште һәм бергә, бер җиргә кереп, аш ашарга тәкъдим итте. Ул көнне миндә ачлык хасталыгы бар иде. «Нинди яхшы очрашу булды бу!» – дип уйладым. Рәфигуддин Сахиб атлы арбачы туктатты, менеп утырдык. Иртәнге ашны ресторанга барып ашыйбыз, димәк. Королева Викториянең урду теле укытучысы чакыргач, Бомбейның иң зур ресторанына барып сыйланырбыз, дип уйлаган идем. Ләкин арбачы атын мөселман мәхәлләләренә таба куа башлагач кына киемемнең зур рестораннарга керергә яраклы түгеллеге исемә төште. Безнең Нур-и Османия тирәсендәге тавык үрчетүчеләр тота торган ашханәләргә охшаган бер кунакханә кебек җиргә килдек. Бөтен ашханәнең зурлыгы, булса-булса, 15-16 квадрат метр тирәсе булыр һәм эче дә себерке, чүпрәк дигән нәрсәне һич күрмәгән. Чыгышы белән Ираннан булган бер кардәшебезнең ашханәсе икән. Бездән: «Нәрсә китерик?» – дип сорадылар. Мин, бик нәзакәтләнеп тормыйча гына: «Нәрсәгез бар, шуны китерегез инде», – дидем. Чынлап та, нәрсә китерсәләр шуны ашадым. Доктор Сахиб, аптырап калган кебек булды да, болай диде: «Мин һәркөн сәгать бердә монда төшке аш ашыйм. Әгәр һәркөн килергә теләсәгез, рәхим итегез, шат булырмын». Карагыз инде, королеваның укытучысы доктор Сахиб кайларда төшке аш ашый! Менә сиңа милләт! Безнекеләр кебек Токатлыйанга[1] барырга «башлары эшләми», киресенчә: «Акчамны бераз булса да мөселман кардәшемә бирим», – ди. Менә бу милләткә бирелгәнлек, менә бу дин кардәшлеге! Анда башка бара алмасам да, доктор Сахибнең чынлап та милләтпәрвәр шәхес булуына чын-чынлап ышандым. Менә, яшәүгә өмет Рәфигуддин Сахиб кебек милләт кешеләрендә һәм ул шушы рәвешле чагылыш таба.

Хаҗиларга пароход билеты сатыла, миссионерлар үз вазыйфасын башкара

         Мин, хаҗга барасы төркем башлыгы Мәүләви Абдуррахим Сахибнең әмере буенча, аның өенә һәркөн диярлек бара идем. Үзе белән күрешү бик мөмкин булмаса да, вазыйфа белеп, һәркөн барып кайта торган булдым. Мәүләви Сахибнең капкасы төбендә йөзләгән кеше иртәдән кичкә кадәр тора. Кайсы – тәрәзәдән, кайсы ишектән керергә җай табып, үзен дәфтәргә яздыра алса, дөньяның иң бәхетле кешесе итеп саный иде. Исемем дәфтәрләренә язылган булганга, җаным тыныч иде, бары тик сүз тыңлап кына көн саен бара идем дә, бер сәгать тирәсе шунда йөренгәләп кайтып китә идем. Мәүләви Абдуррахим Сахибне күрү генә насыйп булмый иде.

         Беркөнне шулай гадәттәгечә килгәч күрәм: Мәүләви Сахиб туктаган йортның капкасы янында кибет ачылган, янына бик күп кеше җыелган. Кибет эчендә бик матур бизәкле киемнәр кигән ике хатын-кыз бар. Ике миссионер ир, шундагы мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, әллә нинди ямьсез сүзләр кулланып, хаҗ һәм ислам диненә каршы әдәпсез рәвештә урду телендә чыгыш ясый. Хаҗга барасы төркем башлыгы туктаган йортның ишек төбенә бушлай билет алу өмете белән килгән кешеләр, вакыт үткәрү максатында, әлеге миссионерларның сөйләгәнен сүзләрен, нәсыйхәтләрен тыңлый.

         Мин дә беркөнне ул төркемгә барып кушылдым, ике сәгать вакытымны әрәм иттем, тик урду телен сөйләшерлек белмәвем аркасында, сүз алып, динебезне яклап сүз әйтә алмадым. Ул көннәрдә миссионерлар Бомбей шәһәренең бар җирендә дә, мөселманнар җыелган җиргә барып, әзер халык җыеныннан файдаланып, үз эшчәнлеген бик тырышып алып бара иде.

         Һиндстанның зур шәһәрләрендә алар болай да карап кына тора, халык нинди сәбәп белән җыелса да җыелсын гына, яннарына шунда ук шул мөртәтләр барып баса. Бер генә форсатны да әрәм итмиләр, яннарына ике мадам шаһит алып, тиз генә барып җитешәләр, үз вазыйфаларын башкаралар.

         Мөселман хаҗиларга мөрәҗәгать итеп сөйләгән вәгазьләре, кайчакларда сәламәтлекне саклау мәсьәләсенә кагылганда, хаҗиларның игътибарын беразга җәлеп тә итә. Болар беренче дәрәҗәдә кирәкле даруларны алырга киңәшләр биреп, әлбәттә, кешелеклелек күрсәтәләр, анысын инкарь итеп булмый. Тик бу кешелеклелек хакына халыкка Бомбей шәһәрендә гомумән дә хезмәт күрсәтергә бик мөмкин һәм кирәк, югыйсә. Ничек кенә булса да, кешеләрдәге сукырлык гаҗәеп дәрәҗәдә: кайчак шулай боларның кешелеклелегенә колак салалар, тик вәхшәтләрен генә күрмиләр.

Хаҗи пароходлары һәм спекулянтлар

         Бичара хаҗилар вөҗдан омтылышы белән дин кушкан нигезләрнең берсе булган хаҗга барырга, фарыз саналган хаҗҗ-ы шәрифне башкарырга дип, тырышып, акча җыйганнар, аны изге шәһәргә барып тотарга ният иткәннәр, пакь һәм саф калеб белән мөкатдәс вазыйфаны үтәргә карар кылганнар. Тик, ни кызганыч, ниятләренең саф булуына да карамастан, бу бичара җаһил кешеләрне әле үз илләреннән кузгалып киткәнче үк, рәсми хөкүмәт түрәләреннән башлап, гади спекулянтларга кадәр кычкыртып талыйлар. Хиҗазга барырга җыенган кешеләр Бомбейда полиция идарәсеннән «Хиҗаз рөхсәте» дип атала торган китү документы алырга тиешләр, дөресрәге, мәҗбүрләр. Һәркөн йөзләрчә, меңнәрчә кеше иртәдән кичкә кадәр, полиция хезмәткәрләре күз алдында, бу документны алыр өчен бер төркем әдәпсез, ач күзле кешеләр тарафыннан талануга дучар ителәләр. Төрле сәбәп, сылтаулар белән алардан акча алына. Һич шөбһә юк, бу талауны полиция үзе үк оештыра. Әлеге эшнең эчендә иң зур түрәләрнең кулы уйный, шулай булмаса, биш-ун кешедән торган спекулянт төркеме нишли алсын?!

         Шуннан соң әле пароход агентлыклары тарафыннан да талау оештырыла. Болары инде хаҗиларны бөтенләй дә тере килеш туный. Бу талауга зур дәүләтләрнең консуллыклары да катнаша. Иң югары дәрәҗәдәге кешеләр бар әлеге талау эшендә. Пәнҗаптан, Дәлһидән, Калькуттадан, Хайдарабад Дәккәннән Бомбей шәһәренә махсус спекулянтлар килә һәм бу талау эшенә дәүләт исеме белән катнаша. Хайдарабад Дәккәннән доктор Талиб әфәнде дә, хаҗиларны озатып калу һәм үз өлешен кесәгә салу өчен, Бомбейга рәхим иткән. Пароход кемнеке, кайсы дәүләтнеке булса да, өлеш өмет итүчеләр барыбер үз насыйбын алуга ирешә. Без, Өмәр әфәнде Йамаока  белән бергә бу җәһәтләрне тикшергәннән соң, Бомбейдагы Япония консуллыгына мөрәҗәгать иттек, Япониядән хаҗиларга махсус пароход китертелсә бик зур сәүдә эше булып чыгу мөмкинлеген әйтеп, мәгълүмат бирдек. Сәүдә хисабын күрсәтеп үтәм:

«Монголия фирмасының «Вийана» исемле пароходы 2500 инглиз лирасына өч айга хаҗилар өчен арендаланган. Бу пароход Җиддәгә барып кайту өчен һәр хаҗига 11 лирага төшә. 1150 кеше сыйдырышлы, ди. Мондый сәүдә өчен тырышлык күрсәтсәгез, матди керемнән тыш, рухи мәнфәгать өчен дә тырышкан булырсыз», – дип белдердек.

Консул җәнаплары, бик мөлаем елмаеп, безгә болай диде: «Мондый сәүдәгә япон вөҗданы түзмәс. Мин ул җәһәтләрне эштә, тәҗрибә белән сынап карадым инде. Кайчандыр пароход та китерткән идем. Җыеп кына сезгә шуны әйтим: пароход хуҗаларына калган файда бик аз булып чыга. Бу – бик четерекле мәсьәлә. Бу гамәл – сәүдә итеп акча эшләү түгел, талау. Без андый пычрак эшләргә катнашырга теләмибез».

Менә, бичара хаҗиларның хәле шундый. Шунысы гаҗәп, бу хәл бер илдә генә түгел: Бомбейда – Һиндстан хөкүмәтенең, Одессада исә, Русия хөкүмәтенең астыртынлыгы белән бичара хаҗиларны талыйлар, алардан йөз меңнәрчә лира алына. Хөкүмәтләрнең бу талау эшенә ярым рәсми рәвештә катнашулары көн кебек ачык, ләкин беркем берни әйтә алмый. Ул шулкадәр осталык белән башкарыла ки, хаҗилар үзләре бу хакта белмиләр дә. 20-30 мең, ә бәлки 40-50 мең хаҗи шул рәвешле талануга дучар була.

Соңрак, Хиҗаз туфрагына аяк баскач, Аллаһның тавында бер-ике хаҗига һөҗүм булып, аларның 50-60 лирасы алынса, Гарәбстандагы, Төркиядәге ышанычсызлык, кыргыйлык турында күпертә-күпертә сөйли башлыйлар, хаҗи үзе дә, аның хөкүмәте дә шикаять итә. Мәмләкәтләрендәге юлбасарлар йөз меңнәр урласа да күрмиләр, бичара Төркиядә яки Гарәбстанда алынган берничә лира бик тиз күренә. Русиядән һәр ел 40-50 мең кеше хаҗга китә, һәр хаҗи иң аз дигәндә 50 сумын ришвәт итеп рус түрәләргә төртергә мәҗбүр була.

Һиндстан аша китүче хаҗиларның саны кайбер елларда 70-80 меңгә җитә. Һәр хаҗидан 8 лира артыграк алсалар (һич шөбһә юк, алалар да), 640 мең лира була. Болар бөтенләй күренми, ләкин, һичшиксез, аннан да артыграк алалар. Җава хаҗиларын Голландия хөкүмәте талый. Тунис, Марокко, Алжир хаҗиларын французлар талый. Мисыр һәм Һиндстан хаҗиларын инглизләр талый. Төркестан, Иран, Кытай хаҗиларын Русия хөкүмәте талый. Кайбер елларда бер паспорт алыр өчен түләү 100 сумга (11 лира) җитә иде. Бу эшләр белән шөгыльләнә торган фирмага хөкүмәт  кешеләре кертелмәгән булса, паспорт базарда суган кебек сатыла алмас иде. Бичара хаҗилар белән мөселманнар дини вазыйфаларын үтәү юлында никадәр кимсетелү күрәләр. Боларның барысы да рәсми һәм ярым рәсми кимсетүләр. Мөселман хаҗилар турында Русиядә махсус мәкаләләр дә нәшер ителгән. Мәсәлән, Фортунатов[2] болай ди: «Хаҗиларга паспорт бирү мәсьәләсендә кыенлыклар тудырып, мөселманнарның Мәккәдә җыелуына киртә булырга мөмкин. Шул ук вакытта, карантинны да бик көчле контроль астына алырга кирәк».

Аллаһның каһәре төшкере бу кеше «Хаҗ һәм мөселманнар» дип аталган әсәрендә бу сүзләрне моннан 52 ел элек әйткән.

Һиндстанда алдынгы карашлы кешеләр

Һиндстанда алдынгы фикерле мөселманнарының күп өлеше инглизләр идарәсеннән гаять канәгать һәм мәмләкәтнең киләчәге турында аларның бернинди дә күзаллаулары юк. Кайчандыр инглизчә өйрәнгәннәр һәм шул тел белән үлмәслек кенә ризык таба алалар, инглиз идарәсе Һиндстанда мәңге булсын дип дога кылалар. Бу кешеләр чынбарлыкта алдынгы фикерле дә түгел, бары тик инглизләр нигъмәте белән тукланып торганга, уйлый алган уйлары да бары тик җаһиллек белән шул нигъмәткә шөкер кылу гына. Болар намусның һәм горурлыкның ни икәнен белми. Минемчә, бу кешеләрне гафу итәргә дә мөмкин, сан ягыннан шактый күп булсалар да, дәрәҗәләре бик юк. Аларның карашына таянып мәмләкәтнең киләчәге турында фикер йөртү мөмкин түгел.

Моннан тыш, ислам берлеге фикере яклы кешеләр дә бар. Аларының саны күп түгел, тик матди һәм рухи көчкә ия кешеләр булганга, зур өмет тудыралар. Болар арасында куәтле, намуслы һәм абруйлы шәхесләр бар. Әлеге күренеш хуплауга һәм шөкер итәргә бик лаек. Ислам берлеге тарафдарлары голәмә белән даими бәйләнештә тора, үзләре дә бик диндар, илдәге хәлне, хакыйкатьне бик яхшы аңлыйлар, инглизләрнең ләгънәт төшкере астыртынлыкларын халыкка аңлатып бирә алырлык кешеләр. Араларында берән-сәрән тәкәбберләр, әлегә бернинди җирлек булмаса да, бөтен Һиндстанны яулап алгандай кыланучылар булса да, сүзе үтәрдәй көчле кешеләр, өммәтнең тугрылыклы шәхесләре ислам берлеге яклылар арасында күбрәк.

         Һиндстан зыялылары, ягъни Көнбатыш белеменә күңел бирүчеләр арасында игътибарны җәлеп итә торган бер үзенчәлек бар: болар, безнең Русия мөселманнарының зыялылары кебек, Аурупадан килгән өс киеме, баш киеме киеп, борын чөеп йөрмиләр. Моның бердәнбер сәбәбе – инглизләрнең Һиндстанда сан ягыннан азрак булуы һәм әхлак ягыннан мин-минлекле, киберле булулары. Инглиз идарәчеләр колонияләренең барысында да үтә ирекле, үтә өстен булып яши, һинд мөселманы яки индус белән бер үк тирәлектә булуны, аралашуны түбәнлек дип саный. Русиядә, мәсәлән, бер губернатор  иң гадәти татар сәүдәгәре белән дустанә мөнәсәбәттә булырга, танылган, мәшһүр татарлар белән гаиләчә йөрешергә дә мөмкин. Нәтиҗәдә, татар яшьләре, дәрәҗәле рус гаиләләре белән аралашкач, һич булмаса кием белән булса да охшау һәвәсенә җиңеләләр. Бу – табигый хәл. Шуның белән бергә, Һиндстанда да аурупача баш киеме кигән мөселман кешесе очраса да, берәү дә моңа аптырамас иде, чөнки Һиндстан кавемнәрендә рәсми баш киеме юк. Безнең татарларның исә, элек-электән яшәп килгән һәм милләтенең дәлиле булган өс киемнәре һәм кәләпүшләре изге нәрсәгә әйләнгән дияргә дә мөмкин. Изге үк булмасын да ди, тик шулай да, кайчандыр, русларга аларны изге итеп таныта алганнар. Рус мәхкәмәләрендә, бигрәк тә император рәсеме каршысында һәр рус кешесе баш киемен салырга тиеш булса, татарларга, милли түбәтәй һәм кәләпүш өчен аерым канун каралып, салмаска рөхсәт ителгән. Бүген мәхкәмәләрдә, хәтта император алдында торсалар да, татарлар милли баш киемнәрен салмыйлар.

         Моннан тыш, Мәскәү, Петербург, Тверь кебек зур шәһәрләрдә бер татар кешесе сәүдә вакытында, сату-алу эшендә тәэминат-ы бәһий акчасы итеп, ягъни 300-500 сум урынына түбәтәен калдырып тора ала. Рус кешесе моны тәэминат-ы бәһий итеп кабул итә. Бу күренеш киң таралган һәм бервакытта да карардан кире кайту очрагы булмаган. Шул сәбәпле, руслар да түбәтәйнең изгелеген таныган. Бервакыт Петербургта бер рус кешесе түбәтәйне мең сум урынына алып калган, шактый вакыт көткән, сатып алучы сүз биргән вакытка килмәгәч, башкала газеталарына мөрәҗәгать иткән, шунда ук җитди сәбәп күрсәтелгән телеграмма алган.

         Моннан 25 ел элек татар илендә башка милләтләрнең баш киеме чын мәгънәсендә көфер галәмәте булып санала иде. Соңгы елларда, киң рөхсәтле мөфтиләр күренгәли башлагач, аурупача баш киеменә дә мәйдан киңәйде. Шулай булса да, татарлар чит милләт баш киемен барыбер яратмыйлар. Дөньяга иң киң карашлы татар имамы эшләпә кигән берәр мөселманны очратканда, хәтта үзе дә эшләпә кигән булса да, барыбер бик нык уңайсызлана.

         Һиндстанда исә, Русиядәгенең нәкъ киресе, хәтта голәмәдән берәрсе эшләпә кисә дә, берәү дә аны көферлектә гаепләми.

         Бомбейдан китәргә әзерләнү

         Тагын беркөнне, инде соңгы тапкыр булыр, пароход билеты алырга дип, Мәүләви Абдуррахим Сахибнең капкасы төбенә килдем. Бар да билетын ала, китә. Капка төбендәгеләрнең шактые, полиция кешеләреннән каршылык күреп, Абдуррахим Сахиб белән күрешә алмый. Мин дә шулар арасында. Шулвакыт капкадан бер хаҗи чыкты, күз яшьләре белән елый: «Ничә көн килдем монда, шулкадәр акча бирдем, мине барыбер мәхрүм иттеләр, – ди. – Иртәгә пароход китә, әй, мөселманнар! Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез! Бу мәлгуньнәр безне алдады!» - ди, бик яман сүзләр белән кычкыра-кычкыра сүгә. Пароходка инде башка билет калмаганын да бик ачык итеп әйтте.

         Мин шулвакыт Мәүләви Абдуррахим Сахиб янында йөргән спекулянтларның берсен күреп, танып алдым. Бик ихтирам күрсәтеп, исемемнең Абдуррахим Сахибнең дәфтәрендә язылган булуын әйттем, янына кертүләрен үтендем. Бу кеше минем йөземә күтәрелеп тә карамады: «Билет калмады», – диде, Мәүләви Сахиб белән күрешүнең дә мөмкин түгеллеген белдерде. Берзаман кеше ташкыны да бетеп китте. Мин бик кайгырып кайтып киттем. Өмәр әфәнде Йамаокага берни белдермәскә тырыштым, тик ул минем кулыма карый да карый. Өмәр әфәнде өчен билетны Накизадә Зәйнәлабидин хаҗидан алган идем, аныкы әзер иде.

         Иртәсе көн 8нче зөлкагдә иртән иртүк пароход торган портка киттек. Өмәр әфәнденең йөге белән бергә минем йөкне дә алдык. Өмәр әфәндене озатам кебек күренеп, пароходка керү планын төзегән идем үземчә. Пристаньга барып җиткәч аңлашылды: ул рәвешле пароходка керү мөмкин түгел икән. Юлчыларның һәрберсен дезинфекцияләүне сылтау итеп, пароходка иләктән иләгән кебек үткәрәләр иде. Бу хәлне күргәч, мин Өмәр әфәндегә: «Ерак юлга чыгабыз, ашарга ризыгыбыз җитмәскә мөмкин. Мин барыйм, бераз ашарга әйберләр алыйм. Мин шәһәрдә вакытта синең пароходка керү чиратын җитсә, мине көтмә, керә тор. Минем әйберләремне дә ал», – дидем дә, кесәмдәге акчаларны калдырып, китеп бардым. Шундагы бер-ике кешегә Өмәр әфәндене күрсәтеп: «Бу мүһтәди[3] – япон кешесе. Мин пароходка килеп җитешә алмасам, юлда, зинһар, аңа ярдәм итегез», – дидем. Алар бик теләп ярдәм итәчәкләрен, үз араларына алачакларын әйттеләр.

         Кесәмдә бер тиен акча юк, йөрәгем телгәләнгән, бер Аллаһтан кала хәлемне сөйләп аңлатырлык беркемем дә юк. Шулай булса да, үземне түгел, Өмәр  әфәнде Йамаоканы уйлыйм, ул – миңа ышанып, Япониядән монда кадәр килгән кунак кеше. Ул, мөселман гына түгел, башка бик әһәмиятле фикернең[4] башлангычы да иде. Бу кешене шул рәвешле җаһил мөселманнар арасында ялгызын юлга чыгарып җибәрү зиһенемдә җанлана башлаган бөек эшләрнең нигезен какшата иде. Тик чарам юк, икебез бергә бара  алмагач, ике начарның яхшырагы дип, мин Өмәр әфәнденең үзен генә Хиҗазга җибәрергә дигән юлны сайладым, үзем горбәтне сайладым. Минем үземә Хиҗазга бару мөмкин булмагач, Мәккә-и Мөкәррәмәдә яшәүче мүҗавир[5] шәех Мөхәммәд Мурад әфәндегә хат язып максатны аңлатырга һәм Өмәр әфәндегә Мәккәдә күрсәтергә кирәкле җирләрне, таныштырырга кирәкле кешеләрне уйлый-уйлый пристаньнан шәһәргә таба китеп барам.

        

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Дәвамы. Башы журналның 1 нче (2017) санында 


[1] Истанбулның иң кыйммәтле рестораннары урнашкан Бәйоглу районына ишарә ителәдер, мөгаен. Токатлыйан да шунда урнашкан (тәрҗ. иск.).

[2] XIX гасырның икенче яртысы - XX гасыр башларында Русиядә яшәгән Фортунатов фамилияле һәм танылган шәхесләр берничә, төгәл ачыклау мөмкин булмады (тәрҗ. иск.).

[3] Мүһтәди – хак дин исламны кабул иткән кеше (тәрҗ. иск.).

[4] Киләчәктә Япониядә ислам динен җәелдерү фикерен күз алдында тота (тәрҗ. иск.).

[5] Мүҗавир – берәр изгенең төрбәсендә яки  дәргаһта яшәүче дәрвиш (тәрҗ. иск.).

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру