Ислам. Дини сүзлек
Габбас Әбү әл-Фазыл әл-Һашим (566-652) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) агасы. Ул Мәккәдә туган. Изге Зәм-зәм коесын саклау хокукы аңа әтисеннән мирас булып күчкән. Габбас, якын кардәше Мөхәммәд (с.г.в.) белән тыгыз бәйләнештә яшәсә дә, тиз генә аның тарафдарына әйләнмәгән. Бары тик 624 елда, Бәдер янындагы сугышта Мөхәммәд (с.г.в.) тарафдарлары җиңеп, Габбасның үзен әсир итеп алгач кына, ул ислам динен кабул итә һәм пәйгамбәрнең (с.г.в.) ышанычлысы булып китә. Ул, Мөхәммәд (с.г.в.) үлгәч (632), Гали белән бергә, аның җәсәден юа. Габбас зур дәрәҗә казанып вафат була, аның дүрт улы кала. Оныгы Әбү әлГаббас – Габбасилар династиясен башлаучы, аларның беренче хәлифәсе (750). Бу династия Мөстәгъсим идарә иткән чорда – 1258 елда гына монголлар тарафыннан бәреп төшерелә. Мөстәгъсим монгол ханы Хулагу тарафыннан җәзалап үтерелә.
Габбас «Хабр Әл-умма» (галим ир) исемен алган була. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләрен һәм эшләре турындагы истәлекләрне (хәдисләрне) җыю идеясен ул күтәргән дип исәплиләр. Габбас Коръәни-Кәримнең беренче тәфсирчесе буларак мәшһүр.
Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый,
фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993)
файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". - 2023. - №3. - Б. 81.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА