Дини мирас Уку өчен 1 минут

Ислам. Дини сүзлек

Ислам. Дини сүзлек

ВөҗданВөҗдан (гарәпчә) – әйләнә-тирәдәге кешеләр һәм җәмгыять алдында әхлакый җаваплылык хисе; үз-үзеңне ничек тотуың өчен җаваплылык тою; кешенең үз уйларын, хисләрен һәм эшләрен үзе үзләштергән әхла...

Вөҗдан


Вөҗдан (гарәпчә) – әйләнә-тирәдәге кешеләр һәм җәмгыять алдында әхлакый җаваплылык хисе; үз-үзеңне ничек тотуың өчен җаваплылык тою; кешенең үз уйларын, хисләрен һәм эшләрен үзе үзләштергән әхлак кагыйдәләре нигезендә бәяләве, шуның нәтиҗәсендә рухи канәгатьләнүе яки борчылуы.


Вөҗдан – шәхеснең әхлакый үзаңының чагылышы, аның мөстәкыйль рәвештә үз өстенә әхлакый вазыйфалар йөкләү сәләте. Вөҗдан кешенең уйфикерләрендә, шулай ук хисләрендә урын ала.


Вөҗдан кешеләр аңында акылга ия булган фикерләү һәм авыр эмоциональ кичерешләр формасында да чагылырга мөмкин. Мәсәлән, иманлы, гадел принципларда тәрбияләнгән кеше урлау, кешеләргә һәм принципларга хыянәт итү, гомумән, яман эшләр эшләүгә бармый. Ягъни кешене аның вөҗданы начарлык эшләүдән тыярга һәм гаделлек өчен көрәшкә рухландырырга мөмкин.


Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый,
фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993)
файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи