Ислам. Дини сүзлек
Бидгать
Бидгать (гарәпчә – яңалык) – дини мәсьәләләрдә Коръән һәм сөннә өйрәтүләренә туры килми дип саналган фикерләрне, гамәлләрне, йолаларны, гадәттә, шушы сүз белән атыйлар. Мәсәлән, фәтваларда хатын-кызның никах, җеназа укуы, мәет өстендә тәһлил әйтүе, гүр сәдакасы бирүе һ.б. шундыйлар бидгать дип бәяләнә.
Бәка һәм фәна
Бәка һәм фәна (бәка гарәпчә – мәңгелек, мәңге үзгәрми саклану, яшәү, гомер, дөньяда булу; фәна – юкка чыгу, һәлакәт, бетү, югалу, фанилык) – урта гасыр шәрык фәлсәфәсендәге төшенчә. Шул нигездә ислам тәгълиматында инсан хәяте дарелбәка, дәрелфәна шәклендә аңлатма кылынган. Бүгенге көнебездә дә иске кабер ташларында: «Дәрелфәнадан дәрелбәкага рихләт итте», – дигән язуларны күрәбез. Кыскасы, бәка вә фәна чиксезлек һәм чиклелек мәгънәләрен белдерә.
Язма «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый,
фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993)
файдаланып әзерләнде.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре
 
             
     
                                        
         
                                                     
                                        
                     
                                        
                     
                                        
                     
                                        
                     
                                                         
                                                        
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА