Ислам. Дини сүзлек
Амин (яһүдичә – дөрес, хак булсын) – кабул булуны сорауны, дога яки гыйбадәтнең тәмамлануын аңлата торган сүз.
Ахирәт (гарәпчә – мәңгелек дөнья) – ислам дине өйрәтүенчә, кеше, Кыямәт көнендә кабат терелеп, мәңге яшәячәк. Бәндәләрнең әнә шул мәңгелек галәме «ахирәт» дип әйтелә.
Ахун (фарсыча – остаз) – муллалардан, мөхтәсибләрдән югарырак рухани дәрәҗә, аерым төбәкләрдә руханилар башлыгы.
Ахырзаман (заман ахыры) – Коръән буенча, кешеләрнең җир йөзендәге табигый тормышы вакытлы гына күренеш: «Белегез, дөньядагы тормыш – уен һәм шаяру, бизәнү һәм үзара мактанышу» (Коръән: 57 нче сүрә, 19 нчы аять), «Дөнья тормышы – ялган рәхәт кенә» (Коръән: 57 нче сүрә, 20 нче аять).
Ислам дине өйрәтүенчә, күпмедер вакыттан соң җир йөзендәге табигый тормыш тәмам булачак, барлык кешеләр дөнья тормышында кылган эшләре өчен Аллаһ каршында хисап бирәчәк. Шулай итеп, мәңгелек тормыш – ахирәт башланачак. Дини әдәбиятта җир йөзендәге табигый тормышның Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бетерелүе ахырзаман яки заман ахыры дип атала.
«Ахырзаман китабы» – XIX гасырда һәм XX гасыр башларында татарлар арасында киң таралган «көйле китап»ларның берсе (мөәллифе – Сөләйман Бакыргани дип фараз ителә). Һәр дүртьюллыкның соңгы юлы: «Андыйн артык тәкый гаҗәп дыңлары вар», – дигән җөмлә белән бетә. Шуңа күрә аны «Тәкый гаҗәп китабы» дип тә атаганнар. Бу китапның эчтәлеге ахырзаманны һәм Кыямәт көнен сурәтләүдән гыйбарәт.
Язма «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы –
Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993) файдаланып әзерләнде.
«Безнең мирас». — 2022. — №10. - Б. 62.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА