Ислам. Дини сүзлек
Адәм – 1. Тәүрат һәм Коръән буенча, Аллаһ тарафыннан балчыктан яралтылган тәүге кеше, беренче пәйгамбәр (галәйһис сәллам)
Аллаһының җирдә үзенең «вәкил»ен – Адәмне яралтуы турында Коръәндә берничә урында әйтелә: «Ул Адәмне туфрактан бар итте, аннан соң аңа: «Бул!» – диде һәм ул булды» (3: 52); «Иблис болай диде: «Мин аннан (Адәмнән) яхшырак: мине – уттан, ә аны кызыл балчыктан бар иттең» (7: 11); «Ул (Аллаһ) кешене судан бар итте» (25: 56); «Кешене куерып укмашкан каннан бар итте» (96: 2) һ.б.
Аллаһының кешене яралтуының максаты турында Коръән болай ди: «Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым. Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм» (51: 56-57).
Адәм белән Хәваның җәннәттән куылуы. Луи Огюст Гюстав Доре (1832-1883) рәсеме
Коръәннән чыгып караганда, Адәмне яралтуы – Аллаһ кодрәтенең иң югары нәтиҗәсе: җир, җирдәге бар нәрсә Адәм ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен. Аллаһ хәтта фәрештәләргә дә Адәмне олылап сәҗдә кылырга куша. Адәмнең кабыргасыннан беренче хатын-кыз – Хәва яралтылган, алардан кешелек башланып киткән.
Адәм белән Хәваның яралтылуы, оҗмах эчендә үскән агачның тыелган җимешен ашап бик зур гөнаһлы булулары турында Коръән аңлатмасы Тәүраттагыдан аерылмый диярлек. Әмма христиан дине өйрәтүендә Адәм белән Хәваның шул гөнаһысы
өчен җир йөзендәге бөтен кешелек Аллаһ җәзасына дучар ителгән булса («тир түгеп эшләү», «бала тудыру газабы»), Коръәндә аларның оҗмахтан сөрелүләре белән чикләнүе турында әйтелә: «...аннан соң Раббысы аны (Адәмне) сайлап алды, гафу итте һәм туры юлдан алып китте» (20: 120).
«Ислам. Белешмә-сүзлек» китабыннан
(1993, Татарстан китап нәшрияты) алынды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА