Дини мирас Уку өчен 6 минут

Галимҗан Барудига багышланган халык музее

Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә татар мәгърифәтчесе, дин галиме, реформатор, нашир Галимҗан Барудига багышланган музей эшли башлады. Галимнең рухи мирасы турында халык музеен оештыручыларның берсе – педагогика фәннәре кандидаты Разыя ханым Сәхипова сөйләде.

 

Галимҗан Баруди (1857-1921) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә.

 

 

УТЫЗЛАП ДӘРЕСЛЕК ТӨЗИ

 

XX гасыр башында милләтнең рухи тормышында зур үзгәреш ясаган күренекле галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Галиев (Баруди) 1857 елның февраль башында Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Биектау районы) дөньяга килә. Баруди – аның тәхәллүсе («баруд» гарәпчәдән «дары» дигәнне аңлата, чөнки бабасы Казанның дары заводында сакчы булып хезмәт итә.

 

 

Музей экспозициясе. /С.Камалетдинов фотосы.

 

 

Галимҗанга өч яшь булганда, гаиләләре Казанга күченә. Әтисе – Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев абруйлы сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе була, 1869 елда Казанда үз йортын салдыра (хәзер бу бинада ТР мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан).

 

 

 

Биш яшендә Галимҗанны Апанай мәдрәсәсенә бирәләр. 13 ел укыганнан соң, әтиләре аны энесе белән икесен Бохараның танылган «Мири-Гарәб» мәдрәсәсенә җибәрә. Соңрак Галимҗан Баруди Бохарада үткән 7 елны гомеренең иң бәхетле чоры дип атый.

 

 

Барудиның кулъязмалары.

 

 

20 ел белем алу дәверендә Галимҗан Баруди тормышта үзе өчен мөһим юлны сайлый. Язучы, тарихчы Йосыф Акчура (1876-1935) аның турында болай ди: «Галимҗан Барудиның тормышы ике принциптан торды – уку һәм укыту». Ул сайлаган юл татар халкының мәгариф системасын үзгәртеп коруга, Россия мөселманнарының рухи байлыгын үстерүгә зур этәргеч ясый.

 

 

Кадерле ядкәрләр.

 

 

Казанга кайткач, имтиханнар алып, 1882 елда Галимҗан Барудины 5 нче Җәмигъ мәчетенең (Галиев мәчете) икенче мулласы итеп куялар. Мөхәммәтҗан Галиев 1881 елда улы өчен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез сала. 1882 елда биредә Галимҗан хәзрәт педагогик эшчәнлеген башлый. Укучылар саны арту сәбәпле, мәдрәсә киңәйтелә, бинасы башта ике катлы, аннары өч катлыга әйләнә. Әйтергә кирәк, анда бүген дә укыту дәвам итә.

 

 

Баруди китаплары.

 

 

Галимҗан Баруди уку-укыту процессына, дини фәннәр белән бергә, дөньявиларын да кертә. Мәдрәсәдә татар, гарәп һәм фарсы телләре, математика, тарих, астрономия, медицина һәм башка фәннәр укытыла. Балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алына: элеккечә төрле яшьтәге балаларны бергә укыту бетерелә, шәкертләр яшьтәшләре белән бер сыйныфта белем ала. Дәресләр, тәнәфесләр, имтиханнар өчен билгеле вакытлар куела, парталар файдаланыла башлый. Мәдрәсәдә укыту катгый программа нигезендә алып барыла. Һәр фәннең программасы һәм методикасы була. Галимҗан Баруди үзе утызлап дәреслек төзи, алар 10-25шәр тапкыр нәшер ителгән.

 

 

Сулдан уңга: Илдар Галләмов, Зөлфәт Габдуллин, Разыя Сәхипова, Альмира Аҗыбаева, Гөлназ Һадиева. /С.Камалетдинов фотолары.

 

 

Мәдрәсә рәсми рәвештә җәдидчә укытуга 1891 елда күчә. Барудиның яңача укытуына каршы булган кешеләр жандармериягә, губернаторга шикаятьләр яза, мәдрәсәнең эшен күзәтеп-тикшереп торалар. Бу, әлбәттә, зур кыенлыклар тудыра.

 

Галимҗан Баруди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен 35 ел җитәкли.

 

 

МӨФТИ ИТЕП САЙЛАНА

 

Галимҗан Баруди 1906 елның гыйнвар һәм август айларында Россия мөселманнарының 2нче һәм 3нче корылтайлары эшендә катнаша. 1917 елның маенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда, тарихта беренче тапкыр демократик рәвештә күпчелек тавыш белән, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Әмма Галимҗан хәзрәт үзе бу вакытта Төркестанда булу сәбәпле, корылтайда катнаша алмый. Казанга кайткач, туганнары һәм кардәшләре белән киңәшеп, бу җаваплы вазифаны үз өстенә алырга ризалык бирә.

 

Галимҗан Баруди, 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага баргач, вафат була. Аны Казанда Яңа Татар бистәсе зиратында җирлиләр.

 

 

ХАЛЫК ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ТӨЗЕЛГӘН

 

«Галимҗан хәзрәт Баруди – милләтнең аң-белем дәрәҗәсен үстерү өчен бөтен күңелен, сәләтен биреп, гомере буе хезмәт куйган шәхес», – дип сөйләде Разыя Сәхипова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге халык музее эшчәнлеге белән таныштырып. Ул музейны оештыру мәсьәләләренә кагылышлы сорауларыбызга да җавап бирде.

 

– Разыя ханым, Галимҗан Барудиның язмышындагы авыр вакытларны искә төшерүдән башлыйк әле. Аның үз мәдрәсәсенә керә алмый йөргән чаклары була.

 

– Галимҗан Баруди «Хатирә дәфтәре» китабында 1920 елда Казанга кайткач, мәдрәсә каралты-курасы яныннан узганын яза. «Эченә кермәсәм дә, тышыннан хәлләре мәгълүм иде. Солдатлар урнашкан, бакча беткән, тәрәзәләр ватылган, тимер мич куеп, морҗаларын тәрәзәдән чыгарганнар. Кайнар су белән җылыту әсбабы ватылган, тәһарәтханә янган, 3 кыштан бирле мәдрәсәнең хастаханә, гаскәрханә булып торуы мәдрәсә өчен афәт булды. Аллаһының рәхмәте белән, вакытлы гына булып, ахырында хәерле хәлгә әйләнеп, кыямәткә [чаклы] шәригать гыйлемнәре йорты булып, хәерле урыннар булып дәвам итсә иде», – дип китеп бара ул.

 

Галимҗан хәзрәт Баруди – ислам дөньясында танылган шәхес. Ислам илләренең мәдәният министрлары карары белән, 2026 елда Казанны Ислам дөньясының мәдәни башкаласы, дип билгеләделәр. 2027 елның февралендә Барудиның тууына 170 ел тулачак. Шушы истәлекле вакыйгалар уңаеннан Галимҗан Барудиның рухи мирасын искә алу бик урынлы булыр.

 

– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди музеен төзү нидән башланды?

 

– Үзем мәдрәсәдә укыган елларда Галимҗан Барудиның тормыш, хезмәт юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнә башладык. Бу – күпкырлы эш: Баруди үзәген, аның нигезләмәсен, эш юнәлешләрен төзедек. Реконструкциядән соң мәдрәсәдә Барудиның халык музеен булдыру теләге туды. Моңа кадәр мәдрәсә тарихы музеен шәкертләре белән Флера Ханнанова төзегән. Ул музей күп еллар эшләде, ләкин кечкенә бүлмәдә иде. Хәзер Флера ханым лаеклы ялда. Аның язып калдырган китапларын кат-кат укыйбыз, зур рәхмәт аңа.

 

– Разыя ханым, мөһер ясату турында да әйтеп китсәгез иде.

 

– Музейның үз мөһере булырга тиеш – ул экспонатларны билгеләп кую өчен кирәк. Галимҗан Барудиның мөфти мөһере куелган документлар, аның имза үрнәкләрен дә музейда урнаштырдык. Аларны архив материаллары арасыннан таптык.

 

– Бу имзалар кайда сакланган?

 

– КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондында.

 

 

ЭКСПОНАТЛАР ХАЛЫКТАН ҖЫЕЛДЫ

 

– Экспонатларның иң кадерлесе дип кайсысын атый аласыз?

 

– Безнең өчен экспонатларның барысы да кадерле, аларны бөртекләп җыйдык. Бу эштә ярдәм иткән һәр кешегә Аллаһының рәхмәте яусын. Педагог буларак, Галимҗан Барудиның үз чорында дөнья күргән китап һәм журналлары, бүгенге татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре, галимнәрнең аның турында язган фәнни хезмәтләрен табу зур шатлык китерде.

 

– Баруди укыткан вакытта «Мөхәммәдия» шәкертләре өчен бердәм кием кертелә: алар ак күлмәк, жилет һәм түбәтәй кигән. Музейда тәкъдим ителгән чалма, чапан, һәм башка киемнәр Баруди заманындагы әйберләрме, әллә алар күчермә үрнәкләрме?

 

– Киемнәрне Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәрләре белән берлектә XIX гасырның оригинал чапаны үрнәге нигезендә белгечләр тегеп бирде. Материалларын озак эзләдек. Баруди чапанына охшатасыбыз килде.

 

Буадан Линур хәзрәт Сабирҗанов үз куллары белән чалма ясап бүләк итте; рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш Галимҗан Баруди туграсын эшләде. 50 елга якын мөселман ирләр киемен кисеп тегү белән шөгыльләнә торган Рәшидә Әхмәтҗанова шәкерт өс киемен текте, манекеннарны, чапанны үз акчасына сатып алып музейга тапшырды.

 

– Экспозициядә кызыл тастымалга төрелгән әйбер нәрсә ул?

 

– Экспонатларны халыктан җыйдык. Кызыл тукымадан эшләнгән тастымаллар (XIX гасыр), француз яулыкларын да алып килделәр. Татар һәм башкорт хатын-кызлары элек француз яулыгын бик кадерләп саклаган, буыннан-буынга тапшырган. Ул кызыл төстә, ак чәчәкләр, милли орнаментлардан торган. Тарихын төрлечә сөйлиләр. Мәсәлән, Наполеонны җиңгәч, өлкән яшьтәге хатын-кызларга бүләк итеп шундый яулыклар, тукымалар алып кайтканнар. Шул чордан андый яулыкларны «француз яулыгы» дип атау гадәте калган.

 

Музейда борынгы Коръән китабын, пакъ саклансын дип, «француз яулыгына» төреп куйдык. Коръән китабын кадерләп, тукымага төрү гадәте хәзер дә бар.

 

 

БАЙ КИТАПХАНӘ ТУПЛАНГАН

 

– Баруди чорында бастырылган китаплар музейда бармы, алар нинди типографияләрдә басылган?

 

– Музей экспозициясен төзегәндә халыкка мөрәҗәгать иткәч, китергән китаплар арасында 1888 һәм 1909 елларда басылган Коръән, 1911 елгы «Шәригать кагыйдәләре», 1889 елгы Коръән тәфсире, 1910 елгы «Шәригать китабы», Галимҗан Барудиның «Дин вә әдәб» журналларының аерым номерлары (1906, 1907, 1916), Хәдисләр китабы (1911), «Гарәп теле морфологиясе»н (1891) һ.б. билгеләп үтәргә мөмкин.

 

Барудиның 30 дәреслеге һәм әдәби әсәрләре Казанда Кәримов, Домбровский, Харитонов, Казан Император университеты, Вячеслав, «Миллият», «Умид», Чиркова типографияләрендә 10-15шәр, кайберләре 20шәр тапкыр бастырылган. Аның китаплары Санкт-Петербургтагы Ильяс Мирза Бараганый типографиясендә дә нәшер ителгән.

 

– Галимҗан Барудиның китапка мөнәсәбәте һәм китапханәсенең язмышы турында да әйтеп китсәгез иде.

 

– Йосыф Акчура аның турында болай ди: «Киемгә вә купшылыкка әһәмият бирмәенчә, бик садә (гади) киенүне ярата, акчасы булса, даим китапка сарыф итә иде». Ул балачактан китап укырга яраткан. Апанай мәдрәсәсендә сабак алган елларда Сәләхетдин хәзрәт китапханәсендә төннәр буе укып утырган. Бохарада уку дәверендә китапханәсен бик сирәк китаплар белән баеткан. Казанга 650 килограмм китап алып кайткан: алар Оренбургка кадәр – дөяләрдә, аннары поездда кайтып җитә.

 

Халкыбыз аның китапханәсендә булган бай мирас белән таныша алган.

 

1920 елда һәр китапның исемен, авторын, басма яки язма булуын, басылу елын, урынын күрсәтеп, үз кулы белән системасын төзеп, дәүләткә тапшырган. Ул хәтта китапларны саклау шартларын, нинди җиһазлар булырга тиешлеген дә язып биргән. Баруди китапханәсе КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә Көнчыгыш фонд нигезен тәшкил итә.

 

 

ЯРДӘМ КҮРСӘТҮЧЕЛӘРГӘ РӘХМӘТ

 

– Разыя ханым, музей ясау кыен эшме? Сезгә кемнәр ярдәм итте?

 

– Мәдрәсә җитәкчелеге тарих белән бәйле бүлмә, җиһазлар, телевизор бирде. Идеяләрне тормышка ашыруда мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек тудырды. Фикердәшләр белән музейның концепциясен фәнгә нигезләнеп, системага салып эшләргә тырыштык. Йөзләгән кеше, төрле оешмалар ярдәм итте. Кайберләренең исемнәрен сезгә дә җиткерәм: алар – мәдрәсә хезмәткәрләре Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Гөлназ Һадиева, Гөлшат Мөхлисова, Илдар хәзрәт Галләмов, Альмира Аҗыбаева, Әхмәт хәзрәт Сабиров, Камил хәзрәт Вәлиуллин, Рамил хәзрәт Зарипов, Флера ханым Ханнанова, Татарстан Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәге, КФУның Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, «Хозур-Тынычлык», «Иман», «Мәдинә» нәшриятлары, Татарстан Милли китапханәсе, «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды, «Җыен» фонды, шулай ук Нәҗип Нәккаш, Рәисә Камалетдинова, Айдар Гайнетдинов, Нияз хәзрәт Сабиров, Рәшидә Әхмәтҗанова, Диләрә Гыймранова, Светлана Измайлова, Алсу Хәйруллина һ.б.

 

Алар музейны оештыруга, эчтәлеген баетуга өлеш кертеп, ислам галимнәренә хөрмәт күрсәтте, аларның дәрәҗәсен киләчәк буынга җиткерү кирәклеген изге гамәлләре белән раслады. Аллаһның рәхмәтләре яусын барысына да! Музей белән танышырга теләге булган һәркемгә ишекләр ачык. (6+) Рәхим итегез!

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи