Нәрсә ул Кәгъбәтуллаһ?
Кәгъбәтуллаһ – мөселманнарның Мәккәдәге изге йорты, Әл-Мәсҗид әл- Хәрам, ягъни изге мәчет, Аллаһ йорты. Ул соры таштан эшләнгән яссы түбәле, дүрт почмаклы бина.
Кәгъбәтуллаһның озынлыгы – 13, иңе – 12, биеклеге 15 метр чамасы. Ишеге мәйдан өслегеннән 2,5 метр биеклектә, шуңа күрә аның эченә баскыч куеп кына керергә мөмкин.
Кәгъбәтуллаһның почмаклары дөньяның дүрт тарафына карап тора. Көнчыгыш яктагысы «кара почмак» дип атала.
Кәгъбәтуллаһның бер як диварына тышкы яктан «кара таш» кертеп урнаштырылган. Кәгъбәтуллаһ тышкы яктан кисвә белән капланган.
Кәгъбәтуллаһның төньяк почмагы – «Гыйрак», көнбатышы – «Сүрия», көньягы «Йәмән» дип атала.
II гасырда ук ук грек географы Птолемей, Мокарәбәдә (Мәккә ул чакта шулай аталган) мәҗүси гарәпләрнең изге урыны бар, дип яза. Риваятьләргә караганда, ул чагында бу изге таш койма белән әйләндерелгән туры почмаклы йорт булып, аның эчендә төрле кабиләләр аллаларының таштан ясалган потлары торган.
Мөхәммәд (с.г.в.) заманында инде ул ябык бина итеп эшләнгән Кәгъбәтуллаһны үз кулларына төшерү кораеш кабиләләре башлыкларының абруен сизелерлек күтәргән.
Хәзерге вакытта Кәгъбәтуллаһ хаҗ кылу урыны булып тора. Кәгъбәтуллаһка ел саен хаҗ кылырга бару – ислам диненең төп нигезләренең берсе.
Хаҗ кылган мөселманнарны хаҗилар дип атыйлар. «Кара таш» каршында изге Зәмзәм чишмәсе чыга.
«Ислам. Белешмә-сүзлек» китабыннан (1993, Татарстан китап нәшрияты) алынды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА