Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Сигезенче дәрес


Адәм вә Хәваның яралтылуы. Аларның Җәннәттә торулары. Иблиснең аларны котыртуы. Адәм белән Хәваның Җәннәттән чыгулары. Иблиснең Адәм балаларына дошман булуының сәбәпләре.


Мөгаллим: Йә, Шакир, әйт әле: элек бу дөнья булганмы-юкмы?


Шәкерт: Юк, булмаган.


Мөгаллим: Элек кем генә булган соң?


Шәкерт: Аллаһы Тәгалә генә булган.


Мөгаллим: Аллаһы Тәгалә дөньяны нәрсәдән яралткан?


Шәкерт: Юктан бар кылган.


Мөгаллим: Иң элек Аллаһы Тәгалә кемнәрне яралткан?


Шәкерт: Фәрештәләрне яралткан.


Мөгаллим: Дөрес. Фәрештәләрне яралткан шул. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне, безгә күренгән дөньяны яралтмас борын ук яралткан. Аннан соң дөньяны, ягъни күкләрне, җирләрне яралткан. Җирне менә без күргән хәлгә китергән. Аны үләннәр, агачлар, таулар, чишмәләр, күлләр, елгалар, диңгезләр белән зиннәтләгән. Аннан соң Адәм исемендә бер кеше яралткан. Беләсезме, Аллаһы Тәгалә Адәмне нәрсәдән яралткан?


Шәкерт: Нәрсәдән?


Мөгаллим: Аллаһы Тәгалә Адәмне балчыктан яралткан. Әнә шул балчыктан яралтылган кеше безнең иң әүвәлге атабыз була. Аның исеме – Адәм. Шуның өчен дә безгә, Адәм балалары, диләр. Аллаһы Тәгалә Адәмне яралткач, аны Җәннәткә урнаштырган. Ул шунда бик тыныч, бик рәхәт кенә торган булган. Аннан соң аңа бер хатын яралткан. Аңа Хәва диләр. Синең боларны ишеткәнең бар идеме моңарчы?


Шәкерт: Бар иде, әнкәй миңа аны сөйләгән иде.


Мөгаллим: Ишеткән булсаң, бик яхшы. Әнә шул Адәм белән Хәва – безнең иң әүвәлге ата-аналарыбыздыр. Без шуның өчен дә аларны атабыз Адәм, анабыз Хәва дибез. Без бөтенебез шулардан таралганбыз. Атабыз Адәм белән анабыз Хәва Җәннәттә торганнар, дигән идек. Аларга анда бик рәхәт булган. Аларга кирәк барысы да булган: төрле җимешләр дисеңме, татлы сулар дисеңме... Аллаһы Тәгалә аларга шунда булган бар нәрсәдән дә файдаланырга рөхсәт биргән. Теләгән җимешен генә ашарга аларга ирек куйган. Тик аларга бер агачның җимешен генә ашарга рөхсәт бирмәгән. Ул агачтан ашасалар, үзләренә авырлык киләчәген аңлаткан. Алар озак вакытлар шулай Аллаһы Тәгалә рөхсәт биргән нигъмәтләрдән файдаланып, әлеге агачның җимешен ашаудан тыелып торганнар. Бервакыт Иблис килеп, боларны котырта башлаган. Аларга Аллаһы Тәгалә тыйган әлеге агачтан ашарга киңәш биргән: «Ул – мәңгелек агачы, шул агачның җимешен ашасагыз, сез Җәннәттә мәңгелеккә калачаксыз. Сезгә бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр булачак. Мин сезгә яхшылык телим. Моны сезнең үз файдагыз өчен әйтәм», – дигән. Атабыз Адәм белән анабыз Хәваның күңелләре гел яхшылыкта, үзләре яхшы кешеләр булганлыктан, бу да яхшылыкка әйткәндер дип уйлаганнар һәм Аллаһы Тәгаләнең теге агачның җимешен ашаудан тыйганын да онытып җибәргәннәр. Җәннәттә мәңге каласылары килеп, әлеге агачның җимешен ашаганнар. Иблиснең бу эше тегеләрне тозакка төшерү өчен генә булган. Ул атабыз Адәм белән анабыз Хәваны, бу агачның җимешен ашатып, Җәннәттән чыгарырга тырышкан. Сез Иблиснең ни сәбәпле Адәм белән Хәвага, дошман булганлыгын беләсезме әле?


Шәкертләр: Ни сәбәпле дошман булган?


Мөгаллим: Белмисез шул. Менә мин сезгә аны сөйлим әле. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне Адәмне яралтмас борын, хәтта безгә күренгән дөньяны яралтканчы ук яралткан. Аннан соң Адәмне яралткан, дигән идек. Атабыз Адәм яралтылгач, Аллаһы Тәгалә бөтен фәрештәләргә аңа баш ияргә – сәҗдә кылырга кушкан. Бөтен фәрештәләр, шул җөмләдән Җәбраил кебек олуг фәрештәләр дә, «ләм-мим» дими, Аллаһы Тәгаләнең әмерен карусыз үтәгәннәр, шунда ук баш игәннәр. Шулвакыт Иблис Адәмгә баш июдән тартынган. Аның, үзенең олуглыгына сыя алмыйча, Адәмгә баш иясе килмәгән, тәкәбберлек кылган. Шулай итеп ул, Аллаһы Тәгаләнең боерыгына карышып, гаять зур гөнаһ эшләгән. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аны үзенең хозурыннан, ягъни Җәннәттән сөргән. Иблиснең бөтен эше Кыямәт көненә кадәр халыкны котырту-аздыру, яман юлга салудан гына гыйбарәт. Ул үзе дә, аңа ияргән башка шайтаннар да гел котыртырга-аздырырга гына тырышалар. Менә Иблиснең безгә вә атабыз Адәмгә дошман булуы ни сәбәпле икәнен белдегез инде.


Шәкерт: Белдек, хәлфә, белдек.


Мөгаллим: Иблис үзенең дошманы булган атабыз Адәм белән анабыз Хәваның алай рәхәттә торуларын күралмаган. Аларның андый тормышларыннан көнләшкән һәм үзенең хәйлә вә мәкере белән аларны Җәннәттән чыгарткан. Аллаһы Тәгалә Адәм белән Хәваның болай үзенең сүзенә каршы килгәнлекләре өчен аларны Җәннәттән куган. Шулай итеп, Адәм белән Хәва, Иблиснең котыртуы буенча, онытылып, гөнаһ кылып ташлаганнар. Шул сәбәпле алар рәхәт тормыштан чыгып, дөньяда михнәт вә мәшәкать күреп мәгыйшәт итәргә мәҗбүр булганнар.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


"Безнең мирас" . - №2. - 74-75 б .


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру