Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Җиденче дәрес
Кыямәт көне. Хәшер (җыелу) вә бәгыс (терелү).
Җәннәт. Җәһәннәм


Мөгаллим: Без үлгәч тәннәребез нишли дигән идек?


Шәкерт: Череп туфрак була, дигән идек.


Мөгаллим: Ә җаннарыбыз нишли дигән идек?


Шәкерт: Җаннарыбыз бер дә бетми, мәңге кала, дигән идек.


Мөгаллим: Шулай шул. Җан ул мәңге кала, бер дә бетми. Әмма безнең җаннарыбыз да гомер буе шул көенчә калмый. Бервакыт ул әүвәлдәгечә үзебезнең тәннәребезгә килеп керә һәм без яңадан әүвәлге кебек адәмнәр булып китәбез. Беләсезме, ул эш кайчан булачак?


Шәкерт: Кайчан?


Мөгаллим: Әлбәттә, белмисез. Мин сезгә хәзер шул хакта сөйлим. Бу дөнья мәңге калмаячак. Аллаһы Тәгалә аны бервакыт харап кылачак. Шулвакыт җир вә күкләрдәге безгә күренгән вә күренмәгән бөтен мәхлуклар һәлак булачаклар, үләчәкләр. Җирләр, күкләр тар-мар кылыначак. Таулар йон кебек тетелеп бетәчәк. Нәтиҗәдә, дөнья бөтенләй бер хәрабәгә әйләнәчәк, һичбер җан иясе калмаячак. Ялгыз Аллаһы Тәгалә генә калачак. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бөтенләй икенче бер галәм торгызып, җан ияләренең барысын да яңадан терелтәчәк. Без дә шулвакыт әүвәлдәге, дөньядагыча кешеләр булачакбыз. Әнә шул хәзерге дөнья җимерелеп, харап булып, икенче бер галәм торгызылуга Кыямәт көне (Ахирәт көне) диләр. Дөнья харап булган чакта үлгән һәм аннан әллә ничә мең еллар элек вафат булган кешеләрнең җаннары яңадан тәннәренә кайтуга, ягъни терелеп әүвәлдәгечә кеше булуларына «бәгыс» диләр. Димәк, «бәгыс» үлгәннән соң яңадан терелү дигән сүз була икән.


Кыямәт көне гаять дәрәҗәдә куркыныч, дәһшәтле көн була. Ул вакытта һәркем куркуда, тетрәүдә, һәркемнең исендә үзенең киләчәге булачак. Һәркем: «Йә, Раббым, миңа ни булыр икән?!» – дип, кайгы-хәсрәттә, уй вә фикердә, һәркемнең үз кайгысы кайгы булачак. Ата-ана, угыл-кыз, дус-иш ул көндә бөтенләй хәтерләрдән чыгачак. Ул вакытта ялгыз үз башыңны гына кайгыртачаксың.


Менә шуннан соң халыкларның дөньяда вакытта эшләнгән (кылынган) эшләрен тикшерү булачак. Алар Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгәннәрме, Аның боерыгыннан чыкмаганнармы? Изге гамәл кылганнармы? Әллә Аллаһы Тәгаләнең боерыгыннан чыгып, гөнаһка батканнармы? Ул көндә инде һәркемнең ни кылганлыклары – барысы да билгеле була. Аларның барысы да синең күз алдыңа килә. Ул вакытта инде бернәрсәне дә яшереп булмый. Шул хисап көненнән соң, халыклар төрле сыйныфларга аерылачаклар. Дөньяда изге гамәл кылган кешеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер вә савап бирәчәк. Алар мәңгегә рәхәттә калачаклар. Аллаһы Тәгалә аларны җәннәт (оҗмах) дип аталган урынга урнаштырачак. Анда сиңа ни кирәк – барысы да табылачак, ни телисең – барысы да хазир булачак.


Ә дөньяда явызлык, гөнаһ кылган кешеләр мәңге авырлыкта, мәңге кыенлыкта калачаклар. Аллаһы Тәгалә аларны газапка дучар итәчәк, ут газабы, икенче төрле әйтсәк, җәһәннәм газабы белән газаплаячак. Әлеге иблис вә шайтаннар да тәкәбберләнеп Аллаһы Тәгаләгә каршы килүләренең, гөнаһка батуларының җәзасын шулвакыт кичерәчәк. Җәһәннәм газабы гаять дәрәҗәдә каты булачак. Анда «аһ-ваһ» тавышлары яңгырап торачак.


Менә, шәкертләр, әле сез бик кечкенә балаларсыз, сез бервакыт, үсеп, егет, аннары ир уртасы булачаксыз, картаячаксыз. Сезгә һәрвакыт шул Аллаһы Тәгалә кушканча йөрергә, Аның боерганыннан чыкмаска тырышырга кирәк. Әлеге куркынычлы Кыямәт көнендә йөзләребез ак, күңелләребез шат булсын өчен хәзердән үк тырышлык кую сорала. Җәннәт әһеленнән, җәннәт рәхәтенә тап булырга, җәннәт затлары, җәннәт нигъмәтләре белән нигъмәтләнергә тырышырга кирәк. Ахирәт көнендә йөзләребез кара, күңелләребез боек, кайгылы-хәсрәтле, җәһәннәм газабына дучар булудан бик нык саклану тиеш. Шулайдыр бит, балалар?


Шәкертләр: Шулай, мөгаллим әфәнде, шулай.


Мөгаллим: Менә сезнең ата-аналарыгыз, мөгаллимнәрегез сезне гел яхшылыкка өндиләр. Алар сезне хәзердән үк яхшы юлга салып, киләчәктә дә, үскәч тә шулай яхшы юлдан баруыгызны өмет итәләр. Шулай итеп, сезнең Ахирәт көнендә дә бәхетле-сәгадәтле, җәннәтле булуыгызны телиләр. Алар хәзердән карышып, яман юлга кереп, үскәч тә шулай булып китүегездән куркалар. Ахирәт көнендә җәһәннәм газабына дучар булмасын иде бу дип тырышалар.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №1. - 70-71 б. 


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру