Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Алтынчы дәрес
Рух. Гөнаһ. Изге гамәл. Әҗер вә савап. Җәза вә газап


Мөгаллим: Бездә бер гәүдә генәме, әллә гәүдәдән башка да берәр нәрсә бармы?


Шәкерт: Бар. Бездә, гәүдәдән башка, җан дип аталган бернәрсә дә бар.


Мөгаллим: Без җанны күрә алабызмы?


Шәкерт: Юк, күрә алмыйбыз.


Мөгаллим: Алай булгач, юктыр ул. Каян беләсең син бездә җан барлыкны?


Шәкерт: Чөнки үлгән кешенең җаны чыга. Ул җансыз кала.


Мөгаллим: Бәлки, үлгән кешенең дә җаны бардыр. Аның җаны чыкканлыгын каян беләсең?


Шәкерт: Үлгән кеше бер дә селкенми, тик ята.


Мөгаллим: Шулай, афәрин. Бездә гәүдәдән башка җан барлыгын үзебезнең селкенүебездән беләбез. Бездә җан булганга күрә, без йөри, утыра, ашый-эчә, ни теләсәк, шуны эшли алабыз. Әгәр дә бездә җан булмаса, без таш вә агачлар кебек булыр идек. Үлү ул – тәннән җан чыгу дигән сүз. Шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай.


Мөгаллим: Безнең гәүдәләребез мәңге шулай торамы, әллә бервакыт бетәме?


Шәкерт: Бетә. Үлгәч бетә.


Мөгаллим: Әлбәттә, бетә. Үлдең исә, тәннәребез чери, туфрак була. Җан ул һичвакыт бетми. Ул, безнең гәүдәләребездән аерылса да, һаман кала. Ул мәңге кала. Аңа бетү юк.


Мөгаллим: Әле без бая фәрештәләрне нинди мәхлуклар дигән идек: яхшылармы, яманнармы?


Шәкерт: Яхшылар, дигән идек.


Мөгаллим: Әлбәттә, яхшылар. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең кушкан эшләрен бер дә карышмый башкаралар. Аңа гел гыйбадәт кылган, изге эш эшләгән кеше, әлбәттә, яхшы була. Ә Иблис вә шайтаннар яхшылармы, яманнармы?


Шәкертләр: Яманнар.


Мөгаллим: Алар ник яманнар соң?


Шәкерт: Чөнки алар Аллаһы Тәгаләгә карышканнар, шуңа күрә яманнар.


Мөгаллим: Дөрес, бик дөрес әйттең. Алар – бик явызлар, бик яманнар. Алар, Аллаһы Тәгаләгә карышканга, икенче төрле әйтсәк, гөнаһ кылганга күрә, яман, явыз булып киткәннәр. Ә фәрештәләр, Аллаһы Тәгаләнең боерыгын тотканга, икенче төрле әйтсәк, изге гамәл кылганга күрә, яхшы булганнар. Йә, Габдуллаһ, әйт әле: безгә фәрештәләрдән үрнәк алырга кирәкме, шайтаннарданмы?


Шәкерт: Фәрештәләрдән үрнәк алырга кирәк.


Мөгаллим: Әлбәттә, фәрештәләрдән үрнәк алырга, шайтаннарны дошман күрергә кирәк. Алар бит бездән гел явызлык гына кылдырырга тырышалар. Алардан Аллаһы Тәгаләгә сыенырга кирәк. Ә фәрештәләр гел изгелек кенә кылалар. Алар безгә һәрвакыт хәерхаһлар. Фәрештәләрнең бит безне явызлыкка, һәлакәткә төшүдән саклаучылары да бар. Безгә менә, алар кебек, Аллаһы Тәгаләгә буйсынырга, Аллаһы кушкан нәрсәләрне эшләргә, Аллаһы тыйган нәрсәләрдән тыелырга кирәк. Аллаһ кушкан нәрсәләрне эшләү, Аллаһы тыйган нәрсәләрдән тыелуны изге гамәл кылу диләр. Аллаһыга карышу, Аллаһы тыйган нәрсәләрне эшләү гөнаһ кылу була. Безгә, әлбәттә, фәрештәләрдән үрнәк алып, изге гамәл кылырга, шайтаннар кебек гөнаһ кылмаска кирәк. Шулай түгелме, шәкертләр?


Шәкертләр: Шулай, хәлфә, шулай.


Мөгаллим: Фәрештәләр әнә, гел Аллаһы Тәгалә кушканча йөргәнгә, изге гамәлләр генә кылганга күрә, Аллаһы Тәгаләгә бик якыннар. Ә шайтаннар, Аллаһы Тәгаләгә карышканга, гөнаһ кылганга күрә, Аның хозурыннан сөрелгәннәр, бәхетсезлеккә очраганнар. Шулай ук без дә, фәрештәләрдән үрнәк алып, яхшылык кылсак, Аллаһы кушканча торсак, Аның әмерләреннән чыкмасак, бәхеткә ирешәчәкбез, үлгәннән соң җаннарыбыз шат булачак. Әгәр, шайтаннар кебек, Аллаһы Тәгаләнең боерганыннан чыксак, гөнаһка батсак, без дә алар кебек явыз, бәхетсез булачакбыз. Йә, Кәрим, әйт әле: әгәр дә син гел әти-әниең кушканча йөрсәң, аларның сүзләрен гел тыңласаң, аларга бер дә карышмасаң, алар сиңа ничек карыйлар?


Шәкерт: Бик яхшы карыйлар, мине яраталар.


Мөгаллим: Шулай шул. Ул вакытта син аларга бик кадерле буласың. Алар шулай сине бик сөяләр, сиңа тәти киемнәр алып, тәмле нәрсәләр ашаталар. Әгәр дә син аларның сүзләрен тыңламасаң, аларга карышсаң, алар әйткәнчә йөрмәсәң, алар сине нишлиләр?


Шәкерт: Орышалар, тиргиләр.


Мөгаллим: Шулай шул, орышалар, тиргиләр, ачуланалар. Алар синең гел яхшы булуыңны телиләр, яман булып китүеңнән куркалар. Шунлыктан, начар эштән кайтсын, дип, сине шелтәлиләр. Менә шулай ук Аллаһы Тәгалә дә Үзенең әмерләрен үтәгән, ягъни изге гамәл кылган кешеләргә дөньяда әллә никадәр нигъмәтләр биргән кебек, киләчәгебездә, үлгәч тә, аларга бүләк бирә. Икенче төрле әйтсәк, әҗер вә савап бирә, аларның җаннарын шат кыла. Ә Үзенең боерыгын тотмаган, ягъни гөнаһ кылган кешеләргә җәза вә газап бирә. Шулай булгач, безгә нишләргә кирәк?


Шәкерт: Әлбәттә, изге гамәл кылырга кирәк.


Мөгаллим: Дөрес, шулай эшләргә кирәк. Изге гамәл кылып, саваплы булырга, үлгәч рухларыбызның шат булуына ирешү өчен тырышырга кирәк. Яман эшләр эшләп, гөнаһ кылып, үлгәннән соң рухларыбызның бәхетсез, кайгылы булуыннан саклану тиеш. Менә ата-ана, хәлфәләр гел шулай яхшы эшләр эшләргә, яман эшләрдән тыелырга кушалар. Сезгә шулар кушканча йөрергә, шулай итеп, киләчәктә бәхет-сәгадәткә ирешергә кирәк.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


Безнең мирас. — 2021. — №12. — 70-71 б.


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру