Дин дәресләре
Унсигезенче дәрес
Кәлимәи тәүхид. Кәлимәи шәһадәт. Мөэмин биһи
Мөгаллим: Мин сезгә дин дәресе укытырга керешкәндә иң башлап Аллаһы Тәгалә хакында сөйләгән идем. Шулай бит?
Шәкерт: Шулай, сөйләдегез.
Мөгаллим: Мин бөтен дөньяны, безгә күренгән вә күренмәгән нәрсәләрнең барсын да бер Аллаһы яралткан, ул һәрвакыт булган, һәрвакыт бар, һәрвакыт булачак, дигән идем. Хәтерегездәдер бит?
Шәкерт: Хәтеребездә, мөгаллим әфәнде.
Мөгаллим: Менә һәрбер кешегә шул Аллаһы Тәгаләгә ышану, Аның берлегенә иман китерү тиештер. Аллаһы Тәгаләгә, Аның берлегенә ышанмаган кеше мөэмин вә мөселман булмыйдыр. Шулай ук Аллаһы Тәгаләне безгә таныткан, безгә дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәткән пәйгамбәргә (с.г.в.) ышану да тиештер. Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) ышанмаган кеше мөселман булмыйдыр. Шунлыктан безгә, күңелебез белән нык ышанып: «Аллаһы Тәгалә бер генә, Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның хак илчесе», – дияргә кирәк. Моны гарәпчә: «Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүлуллаһ», – дияргә кирәк. Моңа, кәлимәи тәүхид, диләр. Безнеңчә ул «Аллаһны берләү сүзе» дигән сүз була. Шулай ук мөселман кешегә Аллаһы Тәгаләнең берлегенә, Мөхәммәднең (с.г.в.) пәйгамбәрлегенә гуаһлык итәргә дә кирәк. «Аллаһыдан башка иләһ юк, Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның хак колы вә илчеседер», – дияргә кирәк. Бу гарәпчә: «Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә-ллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүлүһ», – дип әйтелә. Моңа, кәлимәи шәһадәт, диләр. Безнеңчә, «гуаһлык» бирү дигән сүздер. Йәле, балалар, бердән әйтик: «Ләә иләәһә иллә-ллааһү Мүхәммәдүр-расүлуллаһ».
Шәкерт: «Ләә иләәһә иллә-ллааһү Мүхәммәдүр-расүлуллаһ».
Мөгаллим: Инде кәлимәи шәһадәтне бердән әйтик: «Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә-ллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүлүһ».
Шәкерт: «Әшһәдү...»
Мөгаллим: Менә мөэмин вә мөселман булган кеше шушы ике таныклык сүзен күңеле белән ышанып әйтергә тиеш. Аллаһы Тәгалә хакында сөйләгәннән соң, мин сезгә фәрештәләр хакында да әйткән идем. Фәрештәләр нишлиләр дигән идем әле?
Шәкерт: Гел Аллаһы Тәгаләнең хезмәтендә торалар, аңа гыйбадәт кылалар, дидегез.
Мөгаллим: Алар безгә күренәләрме-юкмы?
Шәкерт: Юк, күренмиләр.
Мөгаллим: Бер кешегә дә күренмиләрме?
Шәкерт: Борын заманнарда пәйгамбәрләргә күренгәннәр.
Мөгаллим: Дөрес әйтәсең, афәрин. Аннан соң мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәндәләрне туры юлга күндерү өчен пәйгамбәрләр җибәрелгән, дигән идем, шулай бит?
Шәкерт: Шулай.
Мөгаллим: Йәле, син олуг пәйгамбәрләрдән кемнәрне беләсең?
Шәкерт: Ибраһим (г.с.), Муса (г.с.), Гайсә (г.с.), Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрләрне беләм.
Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Аннан соң мин пәйгамбәрләргә китаплар иңдерелгән, дигән идем. Нинди китаплар, беләсеңме?
Шәкерт: «Коръән» исемле китап иңдерелгән.
Мөгаллим: Бик яхшы. Аннан соң мин сезгә бервакыт бу дөнья бетеп, икенче бер галәм торгызылачак, дигән идем. Ул көн нинди көн дип атала әле?
Шәкерт: Ахирәт көне дип атала.
Мөгаллим: Дөнья харап булып, икенче галәм торгызылгач, моңарчы үлеп туфрак булган кешеләр барысы да яңадан тереләчәкләр. Шуннан соң «тикшерү» – хисап тоту булачак. Дөньяда изге гамәл кылган кешеләр – җәннәткә, гөнаһ кылган кешеләр җәһәннәмгә керәчәк, дигән идем. Шулай бит?
Шәкерт: Шулай, мөгаллим әфәнде, сөйләдегез.
Мөгаллим: Менә мөселман булган, ислам дине вә Коръән белән гамәл кылган кешегә шушы нәрсәләргә ихлас күңелдән ышанырга кирәк. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләрнең барлыгына, пәйгамбәрләр җибәрелүенә, аларга китаплар бирелүенә, Ахирәт көненең булачагына, үлгәннән соң бервакыт барыбызның тереләчәгенә ышану, иман китерү – һәр мөселманга мәҗбүри эшләр. Шуңа күрә һәрбер мөселманга чын күңелдән: «Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә, үлгәннән соң терелүгә ышанам», – дияргә кирәк.
Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.
"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 50-51.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА