Дин дәресләре
Егерме дүртенче дәрес
Кыйбла. Ният. Ике рәкагатьле намаз
Мөгаллим: Менә без инде намазда укыла торган «Фатиха» сүрәсен һәм догаларны белдек. Кыска гына бер сүрә дә ятладык. Шулай бит?
Шәкерт: Шулай, мөгаллим әфәнде, белдек, ятладык.
Мөгаллим: Инде мин сезгә намаз укуны өйрәтәчәкмен. Тик намаз өйрәнергә керешкәнче, берегез шул сүрә вә догаларны укып чыгыгыз әле. Кем укый белә, кул күтәрсен!
(Шәкертләр кул күтәрәләр.)
Мөгаллим: Намаз укырга керешәчәк кешенең тәне һәм киеме, намаз укый торган урыны пакь булырга тиеш, дигән идек. Аннан соң тәһарәтле булырга кирәк, дип тә әйттек. Менә шуннан соң намаз укый торган урынга киләсең. Аягүрә басасың, йөзеңне кыйблага юнәлдерәсең. Кыйбланың нәрсә икәнлеген беләсезме?
Шәкерт: Нәрсә?
Мөгаллим: Кыйбла дип Кәгъбәтуллаһка әйтәләр. Кәгъбәтуллаһ турында мин сезгә әүвәлге дәресләрдә сөйләгән идем. Искә төшерик әле. Кәгъбәтуллаһ кайда дигән идек?
Шәкерт: Мәккә шәһәрендә, дидек.
Мөгаллим: Дөрес. Менә безгә шул Кәгъбәтуллаһка карап укырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә намазны шунда карап укырга кушкан. Дөньяның һәр тарафында булган мөселманнар барысы да шул якка карап намаз укыйлар. Безнең мәчетләребез дә кыйблага каратып салынган. Менә хәзер безнең мәктәптә намаз укыганда кыйбла шушы тарафта була. Димәк, без намазны шул тарафка карап укырга тиеш.
Намаз укый торган урынга басып, йөзне кыйблага юнәлдергәч, үзеңнең намаз укырга әзер булганлыгыңны белдереп, күңелеңнән ният кылырга кирәк. Шуннан соң кулларыңны колакка кадәр күтәреп, ике баш бармакны колакка тидерергә дә: «Аллаһу әкбәр» – дип әйтергә кирәк. «Аллаһу әкбәр» – «Аллаһы Тәгалә бөек, ягъни бик олуг» дигән мәгънәне аңлата. Менә шушы баш бармакларны колак йомшагына тидереп: «Аллаһу әкбәр», – дип әйтүгә «тәкбир» диләр. Тәкбир әйтү белән кулларны төшереп, кендек асты турысына китереп (кыз шәкертләргә, әлбәттә, үзләренчә өйрәтергә кирәк) уң кулны сул кул өстенә куярга, шуннан соң «Сүбхәнәкә» укырга, «Әгүзү», «Бисмилләһи» әйтергә, «Фатиха» сүрәсен укырга кирәк. «Фатиха» сүрәсен укыгач: «Әәмииин», – дип, эчтән генә әйтергә кирәк. Безнеңчә әйткәндә, ул «кабул ит» дигән сүз була. Аннан соң бер сүрә укырга кирәк. Сез ничә сүрә беләсез әле?
Шәкерт: Ике сүрә беләбез.
Мөгаллим: Шулай. Сез ике генә сүрә беләсез шул. Зурая төшкәч, күбрәк белерсез әле. Хәзер инде «Фатиха» сүрәсен укып бетергәч, үзегез белгән икенче сүрәне укырсыз. Шуннан соң тәкбир әйтеп, менә шушылай итеп бөгелергә кирәк. (Мөгаллим рөкугъ кылып күрсәтә.) Болай бөгелүгә «рөкугъ кылу» диләр. Рөкугътә өч мәртәбә: «Сүбхәәнә раббийәл-газыйим», – дип әйтергә кирәк. Безнеңчә ул: «Олуг Раббымны кимчелекләрдән пакьлыйм», – дигән сүз була. Шуннан соң: «Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ», – дип, аяк өсте торырга кирәк. Бу, безнеңчә, «Аллаһы Үзен мактаган кешенең сүзен ишетә» дигән сүз була. Рөкугътан калыккач, тәкбир әйтеп, менә шулай итеп ятарга кирәк. (Мөгаллим сәҗдәгә китә.) Болай ятуга сәҗдә кылу диләр. Сәҗдәдә өч мәртәбә: «Сүбхәәнә раббийәләгъләә», – дип әйтү тиешле. Безнеңчә, бу: «Бик югары дәрәҗәле Аллаһыны кимчелекләрдән пакь кылам», – дигән сүз була. Сәҗдә ике мәртәбә кылынырга тиеш. Сәҗдәгә ятканда һәм сәҗдәдән торганда тәкбир әйтергә кирәк.
Сәҗдә кылгач, яңадан аяк өсте торып, «Бисмилләәһ» әйтеп, «Фатиха» сүрәсен укырга, аннан соң бер сүрә кушарга, шуннан рөкугъ кылырга, аннан соң ике мәртәбә сәҗдә кылырга да, аннан соң менә шулай итеп утырырга кирәк. (Мөгаллим кагъдәнең рәвешен күрсәтә.) Утыргач «Тәшәһһүд» уку тиеш. «Тәшәһһүд» укып бетергәч, менә шушылай итеп уң якка карарга да: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ!» – дип сәлам бирергә, аннан соң сул якка карарга да: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ», – дияргә кирәк. Бу: «Сезгә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!» – дигән сүз була. Намазның тәкбирдән башлап ике сәҗдә кылып бетергәнчегә кадәр булган эшләренә «рәкәгать» диләр. Мин сезгә менә ике рәкәгать намаз укуны өйрәттем.
Инде, балалар, сез бик дикъкать белән карап тордыгыз! Хәзер инде сезгә ике рәкәгать намаз укып күрсәтим. (Мөгаллим нияттән башлап «сәлам» догасына кадәрге бар догаларны кычкырып укып, ике рәкәгать намаз укып күрсәтә.) Менә намазны шулай итеп укыйлар инде. Сезнең бит моңарчы да намаз укыганны күргәнегез булгандыр?
Шәкерт: Булды.
Мөгаллим: Әлбәттә, шулай, чөнки өйдә әти-әниегез намаз укый, шуны гел күрәсездер. Мәчеткә дә барганыгыз бардыр. Йә, Сабир, син, чыгып, намаз укып күрсәт әле. Сез, балалар, барыгыз да дикъкать белән карап торыгыз!
(Шәкерт намаз укый, мөгаллим килмәгән җирләрен дөресли. Догаларны укуга ярдәм итә. Рөкугътә ничек бөгелергә, сәҗдәдә ничек ятарга кирәк – барысын да дикъкать белән аңлата.)
Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.
"Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б.50-51.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА