Дин дәресләре
Ундүртенче дәрес
Сәхабәләрнең мөшрикләрдән җәбер күрүләре. Хабәшәгә
(Эфиопиягә) һиҗрәт итүләре. Мөшрикләр белән ара киселү. Хәдичә
вә Әбү Талибның вафаты. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.)
Таифкә баруы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) догасы
Мөгаллим: Мөшрикләр пәйгамбәрләргә (г.с.) дә, сәхабәләргә дә бик начар мөгамәлә кылганнар. Алар Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) вә сәхабәләргә мөгамәләләрен һаман да начарлата гына барганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе Әбү Талиб химаясендә булганлыктан, аңа улкадәр җәбер итә алмасалар да, сәхабәләргә бик зур җәфа кылганнар. Бигрәк тә кешедә хезмәттә булучылар хуҗаларыннан әйтеп бетергесез кысынкылыклар вә катылыклар күргәннәр. Хуҗалары аларны челләдә, ялангач көе эссе ком өстенә яткырып, өсләренә ташлар белән бастырып газаплый торган булганнар. Кайбер кешеләрне, муеннарына баулар тагып, балаларга тоттыралар да, аларны ат иттереп уйнатып, мәсхәрә иттерәләр икән. Соңыннан Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мәзине булган хәзрәти Билалны менә шулай итеп җәфалаганнар. Ул мескен мөшрикләрдән бик күп газаплар чиккән. Кайбер кешеләрнең тәннәренә тимер кыздырып басканнар. Мондый газаплар байтак кына хатын-кызларга да күрсәтелгән. Мөшрикләрнең максатлары аларны диннәреннән чыгару булган, ләкин сәхабәләр моңа сабыр иткәннәр. Бервакыт Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер әле дип түзгәннәр, өметләрен өзмәгәннәр, диннәреннән аерылмаганнар. Шулай газаплардан үлүчеләр дә булган. Мондый кешеләр бик изге кешеләрдер бит инде, балалар?
Шәкерт: Әлбәттә, изгеләр инде.
Мөгаллим: Шулай, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен шундый авырлыклар күтәрүдән дә изге эш булырмы?! Мәккә гарәпләренең сәхабәләргә җәбер вә золымнары бигрәк тә арта башлагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга Хабәшә дигән җиргә күченергә кушкан. Ул җирнең падишаһы бик яхшы вә тугры бер кеше икән. Шулай итеп, сәхабәләрнең күбесе, хатын вә бала-чагалары белән сөекле ватаннарын, туган-үскән җирләрен ташлап, чит җиргә – Хабәшәгә китәргә мәҗбүр булганнар. Болар ни өчен алай ватаннарын ташлаганнар, Габдуллаһ?
Шәкерт: Мәккә гарәпләре аларга җәбер иткәннәр, шуңа күрә аннан китәргә мәҗбүр булганнар.
Мөгаллим: Шулай шул. Аларга мөшрикләр җәбер вә золым кылганнар, диннәрен тотарга ирек бирмәгәннәр. Шунлыктан, диннәрен тыныч вә рәхәт тоту өчен, гадел падишаһның канат астына кергәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе бәгъзе сәхабәләре белән Мәккәдә калган.
Моннан соң Мәккә гарәпләре Пәйгамбәр (с.г.в.) вә сәхабәләренә тагы да артыграк җәбер итә башлаганнар. Алар Пәйгамбәрне (с.г.в.) яклаган Әбү Талиб белән дә бик нык дошманлашканнар. Әбү Талиб вә аңа ияргән кешеләр белән араны бөтенләй өзәргә булганнар. Алар белән алыш-биреш итмәскә, алардан кыз алмаска, кыз бирмәскә, бөтенләй мөнәсәбәтне кисәргә сүз биргәннәр. Шулай итеп, Пәйгамбәребез (с.г.в.), Әбү Талиб вә аңа ияргән кешеләр Мәккә халкыннан аерылып тора башлаганнар. Болай аерылып тору өч елга сузылган. Шул вакыт эчендә алар бик зур кыенлыклар күргәннәр, ач калганнар, сусыз торганнар.
Моннан соң озакламый Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тагы да зуррак кайгы килгән: башта сөекле хатыны Хәдичә, аннан соң аның артыннан ук Әбү Талиб вафат булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моңа бик кайгырган, чөнки Хәдичә бик бай, акыллы, үтемле булып, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) гел юата, аны башкаларның җәбереннән саклый торган булган. Ә Әбү Талиб, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) үз канаты астына алып, аны мөшрикләрдән тулысынча яклаган. Менә шунлыктан Пәйгамбәребез (с.г.в.) болардан аерылуына бик көенгән. Әбү Талиб вафат булгач, Пәйгамбәргә (с.г.в.) бик авыр көннәр килгән: мөшрикләр инде аңа бик каты бәйләнә башлаганнар – кайвакыт аны тотып алып, суккалаганнар. Ул намаз укыганда аның өстенә пычрак, тизәк ыргытканнар. Аның капкаларына пычрак ягып, буяп киткәннәр. Шуңа күрә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Мәккәдә тору бик авырлашкан. Ул Мәккәдән ерак түгел Таиф дигән бер шәһәргә торырга бармакчы булган. Таиф халкы Мәккә гарәпләренә дошман булганлыктан, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзен анда яхшы кабул итәрләр дип уйлаган. Шулай итеп, ул, янына бер сәхабәне алып, Таифкә киткән. Тик Таиф халкы моңа бик салкын караган. Аны канат астына алу кайда, хәтта куып җибәргәннәр.
Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик пошынып-кайгырып Таифтән чыгып киткән. Аннан чыкканда, яшь-җилкенчәкләр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ташлар атканнар. Шулвакыт Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мөбарәк аяклары, үкчәләре җәрәхәтләнгән, канаган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Таифтән яңадан Мәккәгә кайткан. Юлда ул Мәккәгә якын бер йөзем бакчасы янына хәл җыярга утырган. Шулвакыт ул боек, җәрәхәтле күңеле белән, Аллаһыга, зарилык белдереп, дога кылган: «Йа Раббым, миңа ярдәмеңне төшер. Синнән башка һичбер арка таянычым юк. Миңа ачуың гына төшмәгән булса ярар иде. Мин бу мәшәкатьләр, бу кыенлыкларның барсына да түзәчәкмен, тик миңа ачуың гына булмасын», – дигән. Әлеге йөзем бакчасы Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) дошман кешеләрдән булган Мәккәнең ике олуг кешесенеке икән. Алар шулвакыт бакчада булганнар. Пәйгамбәрне (с.г.в.) шундый кайгылы, йончыган хәлдә күреп, аны кызганганнар һәм үзләренең бер малайлары аркылы аңа бер тәлгәш йөзем җибәргәннәр. Шуны ашап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) азрак хәл җыйган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккәгә якын килеп җитсә дә, анда керергә курыккан, чөнки бер мәртәбә аннан чыгып яңадан кайткач, аларның аңа тагы да ныграк ачуланачакларын белгән. Шунлыктан ул, берәүне Мәккәнең олуг бер кешесенә җибәреп, үзен канаты астына алуын үтенгән. Теге кеше бик яхшы күңелле икән. Мөшрик була торып, ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) үтенечен кабул иткән: каршы чыгып өенә алып, аны сау-сәламәт килеш илтеп куйган. Менә, балалар, Пәйгамбәребез (с.г.в.) никадәр авырлыклар, газаплар һәм мәшәкатьләр күргән. Башка пәйгамбәрләргә (г.с.) килгән авырлыклар Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) дә килгән, хәтта артыгы белән дә килгән. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң шул: Ул һаман аны саклаган. Пәйгамбәр (с.г.в.) Таифтән Мәккәгә кайткач, аңа тагы да авыррак булган – Мөшрикләрнең җәберзолымнары тагы да арта төшкән. Ләкин ул моңа һаман да түзгән.
Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.
"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 70-71 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА