Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Унөченче дәрес



Дингә өндәү. Иң башлап иман китергән кешеләр. Мәккә
мөшрикләренең пәйгамбәрләргә (г.с.) каршы төшүләре. Әбү
Талибның Пәйгамбәрне (с.г.в.) химая кылуы. Мөшрикләрнең
могҗиза сораулары



Мөгаллим: Хәзрәти Мөхәммәдкә (с.г.в.) нинди җирдә пәйгамбәрлек килгән дигән идек әле?


Шәкерт: Хира тавында килгән, дидек.


Мөгаллим: Дөрес. Аңа шунда пәйгамбәрлек килгән, бу вакыт пәйгамбәргә (г.с.) кырык яшь булган. Пәйгамбәрлек килү белән ул иң башлап яшерен сурәттә генә дингә өндәргә керешкән, чөнки ачык сурәттә пәйгамбәрлеген сөйләп, дингә өнди башласа, мөшрикләр каршы төшәрләр, үзенә зарар китерерләр дип курыккан. Шунлыктан ул элек дусларына, сүзе үтәрлек кешеләргә генә ачылган. Мөхәммәд (с.г.в.) әүвәлдән үк бик тугры булганга, бер дә ялган сөйләмәгәнгә, яхшы күңелле бәгъзе бер кешеләр аңа шунда ук ышанганнар. Пәйгамбәрнең (с.г.в) хатыны Хәдичәнең Вәрака исемле бер якыны булган. Ул хәзрәти Гайсә (г.с.) динендәге бер галим икән. Хира тавында үзенә фәрештә килү вакыйгасын сөйләү белән, Хәдичә Пәйгамбәрне (с.г.в.) аңа алып киткән. Вәрака моңа: «Син – чын пәйгамбәрсең. Ул фәрештә Муса (г.с.) пәйгамбәргә пәйгамбәрлек китергән Җәбраил фәрештә инде», – дигән. Шулай итеп, хәзрәти Мөхәммәднең (с.г.в.) пәйгамбәрлегенә иң беренче ышанучы кеше ошбу Вәрака булган. Ул бу вакытта инде күзләре сукрайган бер карт икән, озак тормый вафат булган. Пәйгамбәргә (с.г.в) иң башлап хатыны Хәдичә белән аның якын дусты хәзрәти Әбү Бәкер дә иман китергәннәр. Шулай ук Әбү Талибның улы Гали дә иман китергән. Бу вакыт әле ул бала гына булган. Әбү Бәкер яхшы дәүләтле бер сәүдәгәр саналып, халыкка бик сөекле, бик игътибарлы вә сүзе үтүче кеше икән. Ул да үзенә иярерлек кешеләрне дингә өндәгән. Шулай итеп, аның аркылы да берничә кеше Пәйгамбәргә (с.г.в.) иман китергән.


Күпмедер вакыт шулай яшерен сурәттә дингә өндәгәч, бервакыт Аллаһы Тәгалә аңа халыкны дингә ачыктан-ачык өндәргә кушкан. Шунлыктан, Пәйгамбәр (с.г.в.) Мәккәдәге бер тау башына менгән дә, бик каты тавыш белән кычкырып, үз янына халыкны чакыра башлаган. Халык, агылып, тау янына җыелган. Шулай итеп, тау тирәсе халык белән тулган. Шуннан соң хәзрәти Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәр итеп җибәрелгәнлеген, аларны хак дингә өндәргә кушылганлыгы турында сөйләгән. Халык бер дә көтелмәгән бу эшкә аптырап калган. Ләкин хәзрәти Мөхәммәднең (с.г.в.) моңа кадәр бик яхшылык, тугрылык, ышанычлылык белән танылганлыгын игътибарга алып, аңа бер дә каршы сүз әйтмәгәннәр. Бары Пәйгамбәрнең (с.г.в.) атасы белән бертуган агасы Әбү Ләһәб кенә аңа бик ачуланган: «Дөмеккере нәрсә, шуның өчен безне монда чакырып китердеңме?!» – дигән. Менә шул вакыттан алып, Пәйгамбәр (с.г.в.) халыкны ачыктан-ачык дингә өнди башлаган. Мәккә мөшрикләре, бигрәк тә олуг кешеләрнең моңа бик эчләре пошкан. Үзләреннән түбән бер кешенең, хосусан ата-анадан фәкыйрь хәлдә ятим калган бер бәндәнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәр итеп җибәрелдем диюеннән бик көнләшкәннәр. Алар бөтен көчләре белән аңа каршы торырга тырышканнар. Аңа бигрәк тә дошман кешеләр Әбү Ләһәб белән Әбү Җәһел исемендәге кешеләр булган. Болар аны күрә алмаганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) исә үз эшен һаман дәвам иткән. Ул, Аллаһы Тәгаләнең кушуы буенча, әледән-әле тегеләрнең потларын кимсеткән, аларның тоткан юлларын, диннәрен, гореф-гадәтләрен тәнкыйтьләгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер Аллаһыга гыйбадәт итәргә, изге гамәлләр кылырга өндәгән. Акрынлап аңа иярүчеләр булып торган, ләкин күпчелек дошманлыкларын арттыра гына барган. Шулай да болар аңа күп зарар китерә алмаганнар. Мөхәммәдтән (с.г.в.) көлү, аны мәсхәрә кылудан узмаганнар, чөнки агасы Әбү Талиб гарәпләр арасында бик олуг вә хөрмәтле бер кеше булган, шуңа аннан курыкканнар. Ул үз кардәшен дошманнардан нык саклаган, аңа (с.г.в) тияргә ирек бирмәгән.


Мөшрикләр, Пәйгамбәрнең (с.г.в.) үзенә нык зарар китерә алмасалар да, аңа ияргән кешеләрне бик каты җәберләгәннәр. Аларга гыйбадәт кылырга да ирек бирмәгәннәр. Шунлыктан, алар качып-посып кына гыйбадәт итә торган булганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә ышанып, үз эшен һаман да дәвам иткән. Халыкның көлүенә, мәсхәрә кылуына, иптәшләренә җәберзолым итүенә бер дә игътибар бирмәгән, сабырлык саклаган. Мәккә мөшрикләре аның пәйгамбәрлегенә дәлил итеп могҗиза сораганнар. Ул: «Пәйгамбәрлегемә могҗизам – Коръән. Әгәр дә сез мине ялганчы дисәгез, шул Коръәндәге кебек итеп бер генә юл сөйләгез», – дигән. Тегеләр, никадәр тарышсалар да, булдыра алмаганнар, бөтенләй җиңелгәннәр. Без бит элегрәк пәйгамбәрләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан китаплар бирелгән дип әйткән идек, шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай, пәйгамбәрләргә китаплар бирелгән.


Мөгаллим: Менә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) Коръән исемле китап бирелгән инде. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) могҗизасы да шул булган. Мәккәдә нинди мәчет
бар иде әле, Гариф?


Шәкерт: Кәгъбәтуллаһ бар.


Мөгаллим: Ул кайчан салынган иде?


Шәкерт: Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр (г.с.) заманында, алар тарафыннан салынган.


Мөгаллим: Менә шул Кәгъбәтуллаһ Гарәбстандагы бөтен гарәпләр өчен изге урын санала, Гарәбстанның төрле тарафларыннан ел саен халык җыелып, анда үзләренчә гыйбадәт кыла торганнар иде. Кәгъбәтуллаһка җыелып гыйбадәт кылуга хаҗ кылу диләр. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әнә шул хаҗ кылу өчен килгән башка гарәпләрне дә бер дә күздән ычкындырмый, аларны да дингә өнди торган булган.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №7. - 74-75 б. 


Фото: pixabay

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру