Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Унберенче дәрес


Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) Исмәгыйль (г.с.) белән Һәҗәрне Гарәбстанга илтүе. Зәмзәм чишмәсе. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) белән Исмәгыйль пәйгамбәрнең (г.с.) икәүләп Кәгъбәтуллаһны бина кылулары. Кәгъбәне бина кылганда аларның догалары. Аллаһы Тәгаләдән Исмәгыйль (г.с.) нәселеннән бер пәйгамбәр җибәрүен сораулары. Ул доганың кабул булуы


Мөгаллим: Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) ничә улы булган әле?


Шәкерт: Ике улы булган.


Мөгаллим: Алар яхшы кешеләр булганнармы, әллә яман кешеләрме?


Шәкерт: Бик яхшы, бик изге булганнар. Алар икесе дә пәйгамбәр (г.с.) булган.


Мөгаллим: Исмәгыйль пәйгамбәрнең (г.с.) нәселеннән кем туган?


Шәкерт: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган.


Мөгаллим: Дөрес әйттең. Аңардан шул пәйгамбәрләрнең ахыргысы һәм иң олугы булган Мөхәммәд (с.г.в.) туган.


Мөгаллим: Ә Исхак пәйгамбәрдән (г.с.) кемнәр туган?


Шәкерт: Аның нәселеннән бик күп пәйгамбәрләр килгән.


Мөгаллим: Шулай, дөрес. Мин үткән дәрестә сезгә Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) турында сөйләгән идем. Инде бу дәрестә аның белән Исмәгыйль пәйгамбәр (г.с.) хакында сөйлим. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) ул Канган (Фәләстыйн) дигән җирдә торган. Аллаһы Тәгалә аңа бер улын Канган җиреннән ерак бер җиргә урнаштырып, шундагы халыкларны тугры юлга күндерергә, аларга дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтергә кушкан. Ул җир Гарәбстан җире булган. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) карт хатыны Сараны Канганда калдырып, Һәҗәр белән Исмәгыйльне (г.с.) әлеге җиргә алып киткән. Ул вакытта әле Исмәгыйль (г.с.) имчәк баласы гына булган. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) боларны хәзерге Мәккә шәһәре урынында калдырып киткән. Ә ул вакыт анда шәһәр дә, авыл да – бернәрсә дә булмаган. Ул урын комлыктан, чүлдән гыйбарәт булган. Анда һичбер су әсәре табылмаган. Хәзрәти Һәҗәр суга бик аптыраган: анда йөгергән, монда йөгергән, ләкин су таба алмаган. Шулвакыт Аллаһы Тәгаләнең әмере белән бер фәрештә, шунда килеп, җиргә суккан да, әлеге җирдән бер чишмә чыккан. Бу чишмә Зәмзәм дип аталган. Сезнең Зәмзәмне ишеткәнегез бардыр бит?


Шәкерт: Бар.


Мөгаллим: Зәмзәм шул вакыттан калган чишмә инде. Исмәгыйль (г.с.) әнә шул җирдә үскән. Ул әлеге тирәдәге халыклар белән аралашкан, алардан кыз алган. Андагы халыклар гарәп милләтеннән булганнар. Исмәгыйль пәйгамбәр (г.с.) дә алар белән бергә яшәп, гарәпләшеп киткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә Исмәгыйль пәйгамбәрнең (г.с.) нәселеннән, ул да гарәп булган. Хәзерге гарәпләр дә Исмәгыйль пәйгамбәрдән (г.с.) таралганнар.


Байтак еллардан соң, бервакыт Ибраһим пәйгамбәр (г.с.), улының хәлен белү өчен, Мәккәгә килгән. Шулвакыт Аллаһы Тәгалә аңа шунда бер гыйбадәтханә салырга кушкан. Шунлыктан алар, аталы-уллы икәүләп, бер гыйбадәтханә төзегәннәр. Әлеге гыйбадәтханә хәзер дә бар. Ул Мәккә шәһәрендә. Аңа Кәгъбәтуллаһ диләр. Менә иң башлап шул мәчетне Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) белән Исмәгыйль пәйгамбәр (г.с.) бина кылганнар. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) бинаны үз кулы белән салган, Исмәгыйль (г.с.) аңа булышкан, кирпечләр биреп торган. Менә хәзерге көндә безнең кыйблабыз, ягъни намаз укыганда юнәлә торган урыныбыз булган Кәгъбәтуллаһ моннан ничә мең еллар элек Ибраһим белән Исмәгыйль пәйгамбәрләр (г.с.) тарафыннан бина кылынган. Ул соңыннан төзәтелгән генә. Аның урыны – шул урын, нигезе дә – шул нигез. Кәгъбәтуллаһны бина кылган чакта Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) белән Исмәгыйль пәйгамбәр (г.с.) ошбу рәвешчә дога кылганнар: «Ий безнең Раббыбыз, безнең ошбу эшебезне кабул ит! Ий Раббыбыз, безне Үзеңә итагать итүдән, баш июдән аерма. Балаларыбызны да Үзеңә итагать итүче өммәт кыл. Кимчелекләребез булса, ярлыка, гафу ит. Ий Раббыбыз, безнең балаларыбыздан бер пәйгамбәр (г.с.) җибәр. Ул аларны начар эшләрдән, начар гадәтләрдән арындырсын. Аларга дин вә шәригать өйрәтсен. Синең кодрәтеңнең, хикмәтеңнең иге-чиге юк!» Аллаһы Тәгалә аларның догаларын кабул иткән. Хәзрәти Исмәгыйльнең (г.с.) нәселеннән бөтен дөнья халкына сөенеч булган бер пәйгамбәр (с.г.в.) җибәргән ки, ул Ахырзаман пәйгамбәре – Мөхәммәд (с.г.в.). Бина тәмам булгач, хәзрәти Исмәгыйль (г.с.) вә аңа ияргән кешеләр анда кереп гыйбадәт кылганнар, аны зиярәт кылыр өчен төрле җирдән килә торган булганнар. Шул вакыттан бирле ул гыйбадәт урыны булып киткән. Хәзерге көндә дә дөньяның бөтен тарафыннан ел саен мөселманнар бер вакыт анда барып гыйбадәт кылалар. Сезнең кайсыларыгызның хаҗга барган кешеләрне күргәне бар?


Шәкерт: Безнең абзый хаҗга барган. Аңа хаҗи диләр.


Мөгаллим: Әнә ул шул Кәгъбәтуллаһка барып гыйбадәт кылып кайткан инде. Бу турыда без киләчәктә тагы да сөйләрбез әле.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 90-91 б. 


Фото: pexels

Теги: Сөнгатулла Бикбулат Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру